Шәһри Казан

АРЧА ЫМЛЫГЫ

1968 ел... Казан университетында укыган Зөлфәт, Раф Хуҗин һәм Арча ягы егете Сәетҗан белән Чистай мишәре Әмир Дәминов кайсыдыр фәннән уңышлы гына имтихан биргәннәр. Болар дүртесе бергә җыелганнар да: - Их! Дүрт борынга Кәүсәр чишмәсенең дүртенче суын иснәтәсе иде, - диешкәннәр. - Ике кетшегә бер тчирек зәм-зәм күпме генә тора...

Реклама

1968 ел...
Казан университетында укыган Зөлфәт, Раф Хуҗин һәм Арча ягы егете Сәетҗан белән Чистай мишәре Әмир Дәминов кайсыдыр фәннән уңышлы гына имтихан биргәннәр. Болар дүртесе бергә җыелганнар да:
- Их! Дүрт борынга Кәүсәр чишмәсенең дүртенче суын иснәтәсе иде, - диешкәннәр.
- Ике кетшегә бер тчирек зәм-зәм күпме генә тора инде, молойлер! - дигән саф мишәр телендә Әмир, озын чалбарының тар кесәсен капшап.
- Миндә тиен дә юк! - ди шагыйрь Зөлфәт, гадәтенчә, һәм, Чистай егете бер кесәсен кашып маташкан арада, ике кесәсен дә куян тиресе кебек әйләндереп сала.
Шулчак Вятка малае Раф Хуҗин, үзенчә бер кызулык белән, кичке ашка дигән соңгы тиеннәрен чутлый башлый, аны Сәетҗанның:
- Әй-әй! - дигән күп мәгънәле Арча ымлыгы гына туктата. Шушы ымлык барысын да хәл итә, аны ишетүгә, колаклары бурзай этнеке кебек торган соры-зәңгәр күзле Зөлфәт, бөдрәләрен селкетеп, Сәетҗанның уйчан, фәлсәфи карашлы, сөрмәле күзләренә бага:
- Сәетҗан, син Күәмнән, Мөхәммәт абый Гөберчәкнеке! Аңлыйсыңмы?
- Шуннан? - ди тегесе.
- Сез якташлар бит!
- Булса ни, - ди Сәетҗан уйчан гына.
- Соң, якташтан теләсә кайчан өч сум алып торырга була ич!
- Ул сине укытса, университет доценты булса дамы?! - дип мантыйкка терәмәкче була дусты.
- Их, безнең шундый якташ булсамы? Безнең хәлне кафедрада аннан да яхшы аңлаган кеше юк. Сора гына, бирә ул, ач икәнебезне аңлат! Бар ышаныч синдә!
Соңгы сүзләрдән Сәетҗанга батырлык иңә һәм ул татар әдәбияты кафедрасында нидер язып утыручы доцент Мөхәммәт Мәһдиев янына юнәлә. Ишеген дә япмыйча, яртылаш ачык калдырып, килеп керә бу:
- Мөхәммәт абый!
- Тыңлыйм, - ди Мәһдиев, башын күтәреп һәм бер кавымга язуыннан туктап.
- Менә... имтиханнар тапшырдык...
Сәет шулай күплектә сөйләшергә ярата, бер имтихан бирсә, имтиханнар, дияр иде.
- Бик яхшы булган!
Кыска җөмлә белән турыдан-туры эшкә керешүдән өмет юклыгын сизгән Сәетҗан Хәкимҗанов сүзне ерактан чолгый башлый:
- Студентлар тормышлары инде ул, Мөхәммәт абый, әй-әй...
Менә шунда укытучысы үгезне мөгезеннән ала:
- Озаклап тыңлап утырырга вакытым юк, Сәетҗан. Күпме?
- Нәрсә күпме? - ди сүз йөрешен югалткан егетебез.
- Син бит әҗәткә акча сорарга кердең. Ничә сум кирәк, дим.
- Ә?! Әй-әй. Дүрт кешеләргә... ө-ө-өч кенә... сумнар... Мөхәммәт абый.
Мәһдиев, берни булмагандай, гүя кәгазь кисәген чүп савытына ташларга җыена, кесәсеннән өч сум акча чыгарып бирә. Шунда ишек артындагы шәкертләрнең җанына җылы иңә, ә ашказаннары нидер кыздыргандай итеп кытыклап ала. Сәетҗан, рәхмәт әйтергә дә онытып, ишеккә ташлана. Шулчак язуына кадалган Мәһдиев башын күтәрә:
- Сәетҗан!
- Әү, Мөхәммәт абый...
- Туктале, ашыкма.
Менә ул кәчтүм кесәсенә кереп китә һәм аннан өч егерме тиен, бер ике тиен алып Сәетебезгә суза:
- Мә! Кибеттә бер тиен тулмаса да бирмиләр. Беләм бит, әле сезнең кабарлык алырга да... Ярый, ул нәрсә белән артык мавыкмагыз!
Сәетҗанның кояштай йөзенә коридорга чыгуга болыт куна, фәлсәфи карашка сагыш-моң иңә. Ә теге өч исәр сыгыла-сыгыла көлеп маташа.
Кибет ягына юл алуга, нигәдер Сәетҗанның сөмсере коела. Һәм ул, Зөлфәт ягына усал карап, әйтеп куя:
- Хурлар иттегез! Күзләре үк: «Беләм бит мин синең ни өчен акча сораганны», - дип карый ич аның...
Аннан, кулын селкәп, иптәшләреннән алгарак чыга да, Арча ымлыгын эшкә җигә:
- Әй-әй!

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: