Шәһри Казан

Арчалылар иҗаты

Зөлфия ГАЛӘВЕТДИНОВА, Арча Тәүге сукмаклар Көн дә үтәм шушы сукмаклардан Иртән укып изге догамны, Аерма, дим, туган җирләремнән Дусларымны, бала-чагамны. Әле генә атлый идем таңда, Инде кичен кайтып киләмен. Сукмаклары һаман да шул аның - Яшьлегемнең яшел үләне... Язмыш шулай йөртә сукмаклардан: Баскан эзгә кабат басасың, Иртән берни мөһим түгел...

Зөлфия ГАЛӘВЕТДИНОВА, Арча

Тәүге сукмаклар
Көн дә үтәм шушы сукмаклардан
Иртән укып изге догамны,
Аерма, дим, туган җирләремнән
Дусларымны, бала-чагамны.
Әле генә атлый идем таңда,
Инде кичен кайтып киләмен.
Сукмаклары һаман да шул аның -
Яшьлегемнең яшел үләне...
Язмыш шулай йөртә сукмаклардан:
Баскан эзгә кабат басасың,
Иртән берни мөһим түгел кебек,
Ә кичләрен уйга батасың.
Күк йөзендә янган йолдызларга
Карап, матур теләк телисең.
Ә иртәсен барын да онытып
Эшкә чумып тормыш көйлисең.

Минем йөрәк нигә моңсу икән?
Минем йөрәк нигә ярсу икән,
Мәхәббәттән яна, күрәсең...
Миләшләрнең алсулыгын алып,
Моңсуланып «сөям», - диясең.
Язлар килер кабат сиңа минсез,
Ә мин бары исеңә төшәрмен.
Яратам дип әйткән сүзләреңне
Гөлләр белән бизәп китәрмен.
Моңаймасын әле синең күңел -
Миндәй ярлар әле табарсың;
Яшьлегемнең хатирәсе булып,
Тик төшләрдә исемә төшәрсең.

Синең яшьлек әле үтелмәгән
Ялгыш әйткән авыр сүзләр өчен,
Булдыра алсаң, кичер - үтенәм.
Йөрәгеңә якын алма, җаным
Мин үзем дә инде үкенәм.
Төшләремә керер диеп куркам,
Сөю тулы нурлы йөзләрең.
Күз алдымнан китмәс инде һич тә
Уйга баткан моңсу күзләрең.
Сөю диңгезендә йөзә алмам -
Чакырма син мине упкынга!
Син башканы яратырга тырыш,
Куеп кара минем урынга.
Чынлап сөйсәң, мине газаплама -
Кызган минем янган йөрәкне.
Мәхәббәтең инде соңга калды, -
Аңла хушлашырга кирәкне.
Син әле яшь, синең үз тормышың,
Ә мин инде сынган-сыналган.
«Яратам» дип әйткән сүзләрең дә
Ишетелә гүя томаннан.
Синең әле алда бик күп еллар,
Бик күп юллар әле көтәсе.
Минем тормыш инде көйле арба -
Үтәсе дә, шулай үтәсе.
Юк ышанма, мине сөяр, диеп,
Мин бит сиңа инде тиң түгел.
Синең яшьлек әле үтелмәгән,
Ә мин инде сүнгән бер күмер.

Көз
Сокланам сары көзләргә -
Алтын сыман бар җиһан;
Әйтерсең матур төсләрнең
Барчасын бергә җыйган.
Табигатьнең моңсу чагы -
Сары яфрак коела.
Җәйдән калган истәлекләр
Күнелләргә уела.
Карап торам зәңгәр күккә -
Ак болытлар йөзәләр,
Көзләрнең бөек күгенә
Ак алкалар эләләр.
Бакчамдагы чәчәкләрем
Яфрак-таҗын җуялар:
Язга кадәр саубуллашып,
Күз яшьләрен коялар.

Реклама

Бүгенге катлаулы заманда балаларны иҗат дөньясына алып керү зур сабырлык һәм осталык сорый. Әмма бу өлкәдә эшләү - һәр туган тел укытучысының изге бурычы. Безнең Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә дә һәр уку елының башында иҗат итәргә яратучы балалар барлана һәм ел дәвамында аларның иҗади сәләтләрен үстерү өстендә эш алып барыла.
Көллияттә эшләп килгән иҗат түгәрәге дә бай тарихлы. Аны беренче оештыручы тәнкыйтьче Гали Халит була. Гали Халит җитәкләгән бу түгәрәккә Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев һәм Яхъя Халитлар йөри. Биредә алар чынлап торып иҗат эшенә тартылалар. Гали Халит эшен Рәмзия Вәлитова дәвам итә. Училищега Сәләй Вагыйзов кайткач, бу эш тагын да җанланып китә, чөнки Сәләй ага үзе дә шигырьләр яза. Еллар үтә. Бу эшне олуг галимнәребезнең дәвамчылары Гөлсинә Гайнетдинова, Дамир Каюмов, Мөнирә Исхакова, Рәшидә Моратова һәм Роза Ибраһимовалар алып баралар. Иҗат түгәрәгенә «Тамчылар» дигән исем бирелә. Әлеге түгәрәккә йөргән Рифә Рахман, Сания Әхмәтҗанова һәм Алсу Гайфуллиналар - хәзер инде үзләре танылган шагыйрәләр.
«Тамчылар» иҗат түгәрәге бүген дә эшен дәвам итә. Анда дистәдән артык әдәбиятка гашыйк бала тәрбияләнә. Шундыйларның берсе - милли җанлы кыз, түгәрәкнең актив әгъзасы Гөлзилә Гафурова. Ул 2012 елда, шигърият өлкәсендәге уңышлары өчен, Г.Ахунов исемендәге премиягә лаек булды. Монда аңа белем алуы, укытучылар, иҗатташ дуслары, танылган әдипләр белән очрашуы да, һичшиксез, ярдәм иткәндер.
Гөлзиләнең шигырьләрен сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.
Фәридә Гайфуллина, «Тамчылар» иҗат түгәрәге җитәкчесе.



Гөлзилә ГАФУРОВА

Яшьлек
Таң атканда назлы гөлләр
Бөре ачкан шикелле,
Яшьлек бит ул - иң матур җыр,
Яшьлек бит ул - сөйкемле!

Тау астында салкын чишмә
Уйный кояш нурында.
Ул да җырлый иң бәхетле
Безнең яшьлек турында.
Яшьлек үзе нинди матур,
Гүя кояш нурлары.
Еракларга яңгырасын
Аның дәртле җырлары.
* * *
И, Ходаем, миңа гына, берүк,
Бирмә көчле сөю газабын.
Насыйп ит Син бары үз тиңемне,
Нурлы булсын аның азагы.
Сөю гөлем биектәге якты
Йолдыз өчен чәчәк атмасын.
Үз кулымда булган бәхетемне
Ходай берүк үзе сакласын.
Берсен-берсе сөйгән гашыйкларның
Юлларына томан салмасын.
Шул томанда берсен-берсе күрми,
Сөйгән ярлар ялгыз калмасын!
Сагышларга төрми, томаннарга кертми,
Ходай безне үзе сакласын!

Мин нишләрмен?
Төннәремдә килеп яннарыма,
Тыныч йокы, кызым, димәсәң...
Мин нишләрмен, әнкәй, мин нишләрмен,
Синең нурлы йөзең күрмәсәм?!

Таң атканда чәчләремнән сыйпап,
Тор, кызым, дип мине сөймәсәң...
Мин нишләрмен әнкәй, - канатларсыз
Чиксез күккә мине җибәрсәң.

Төннәремдә язмыш салкыныннан
Ышыкланыр урын эзләсәм,
Синең кебек кемнәр киңәш бирер,
Серләремне әгәр сөйләсәм...

Ярлар кала
Челтер-челтер җыр җырлашып
Ага сулар.
Җырны тыңлап, озаталар
Текә ярлар.
Ярларында үсеп чыга
Сары чәчкә.
Җыр тыңлагач утлы күзен
Йома кичкә.
Чәчкә сула, еракларга
Ага су.
Ярлар кала, аларга бик
Ямансу.

* * *
Гөлнара МӨБӘРӘКШИНА, Арча

Яшьлегемдә килә каласым...
Үткәнемә кабат борылам да
Яшьлегемдә килә каласым.
Беренче кат керсез сөю белән -
Саф мәхәббәт белән янасым...

Хыял тулы назлы уйлар аша
Бәхетемне килә табасым...
Чынбарлыкка ашсын өчен өмет
Яшьлегемдә килә каласым...

Яшьлегемдә калыр идем, ләкин
Үткәннәргә инде юл ябык...
Алар бары татлы истәлекләр
Бүгенгедән булмый аерылып...

Гаилә учагы
Гаилә җылысын сакларга,
Якларга омтыла һәр кеше.
Төп нигез баласы хакына
Тырышып башкара ул эшен.

Гаилә учагын сүндерми
Килә шул бәхетле яшисе.
Тик шуны аңламый адаша,
Югала парларның берише.

Тормышта адашып, югалып
Яшәүче ялгызлар булмасын.
Гаилә учагы гөнаһлы
Күз яше утыннан янмасын.

Бәхет...
«Бәхетлеме син?» - дип сорамагыз,
Аны һәркем күрә үзендә.
Җирдә яшәү, тормыш ямен тою
Күзләремнән минем беленә.

Бәхетне бит сатып алып булмый,
Һәркем аны таба, өелә.
Югалтканда йөрәк әрнеп яна,
Очратканда күңел сөенә.

Бәхетебез мөлдерәмә торсын,
Чайкалмасын җилдә, давылда.
Тормыш сынавыннан сыналганда
Бәхет торсын һәр җан янында.


* * *
Роза ШӘЙХЕТДИНОВА, Арча, Чөмә-Елга

Кайтыгыз
Туган авылыңа кайту бит ул
Хаҗга барган кебек саваплы.
(Ф.Яруллин)

Су буйларын урап йөрим,
Безнең эзләр күмелгән.
Авылдашлар, яшьтәшләрем,
Һич чыкмыйсыз күңелдән.

Монда дөньяга килгәнбез,
Тәпи басып киткәнбез.
Тормышлар авыр булды шул,
Таралышып беткәнбез.

Сагышлардан саргаймагыз,
Кайтыгыз сез авылга.
Монда кайткач, күңел эри,
Сырхаулар да савыга.

Уй-хәтерегез яңарыр,
Авылны урасагыз.
Чишмәләрдән сулар эчеп,
Һавасын суласагыз.

Сагындыра туган авыл,
Гомерләр үткән саен.
Кайтыгыз, күреп китәргә
Табыгыз берәр җаен.

Кайтыгыз Сабан туйларга,
Кайтыгыз ямьле җәйдә.
Җай булмаса да кайтыгыз,
Табыгыз берәр хәйлә.

Монда әби-бабаң кабере,
Ата-анаң күмелгән.
Туган туфрак - изге җир ул,
Китми бит ул күңелдән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: