Шәһри Казан

Артист тормышы кәмитләрдән тора

Үзләренең иҗат юлын Диас Вәлиевнең «Намус хөкеме»ннән башлаган Яшьләр театры коллективы шушы көннәрдә үзенең егерме биш еллыгын билгеләп үтә. Бу дәвердә театрда куелган спектакльләрне санап бетерерлек түгел. Театрда актерлар төркеме дә шактый алышынган. Аларның хәтер сандыгындагы хатирәләрен, үткән тарихларын барлап язылган китап шушы көннәрдә дөнья күрәчәк. Аның төзүчесе - Татарстанның...

Реклама

Хәзерге вакытта Г.Кариев исемен йөрткән Казан дәүләт Яшь тамашачы театры артистларының кайберләренә үзләренең үткәннәренә күз ташлау максатыннан, без «Театрга килгән беренче елларыгыз ничек хәтерегездә калган?», «Беренче ролегезнең Сезнең иҗатка йогынтысы булдымы?», «Театрда исегездә калган кызыклы мизгелләр...» дигән сораулар белән мөрәҗәгать иттек.
Алия КӘЛИМУЛЛИНА, Татарстанның атказанган артисты:
- Мин театрга үзебезнең курска караганда берничә айга иртәрәк килеп кердем. Килүгә үк, әкият дөньясына чумдым. Нинди генә җанварны уйнарга туры килмәде. Әнә шул рольләрем миңа башка каһарманнарны уйнарга этәргеч булды. Театрга килгән елны ук Фәнис белән гаилә корып җибәрдек.
Бервакыт сәхнәдә «Мәхәббәт өчпочмагы» спектакле бара. Мин, үзбәк киемнәре киеп, Үзбәкстаннан кайткан хатын ролендә уйныйм. Сәхнәгә чыксам, эчтән кигән киемем төшеп китте. Тамашачы көлә башлады. Кире кереп китәргә туры килде.
Фәнис КӘЛИМУЛЛИН, Татарстанның атказанган артисты:
- Укуны тәмамлауга, Островский урамындагы җимерек бинага килеп кердек. Шунда бераз югалып та калдык. Режиссер Фәрит Хәбибуллин очып барганда җиргә төшереп куйды үзебезне. Ул безгә: «Театрның киләчәге булыр», - дип тә ышандырды. Режиссер миңа, Ибраһим Салаховның «Тайгак кичү» әсәрен сәхнәләштергәндә, Ибраһим ролен биргәч, аны Күкчәтау шәһәренә барып уйнадык. Шунда авторның үзе белән дә күрештек. Ул охшаш якларыбыз булуын да әйткән иде. Әлеге рольдән соң миңа күп кенә төп образларны гәүдәләндерергә насыйп булды.
Бервакыт «Килмешәк» спектаклендә Гөлнара Фазылҗанова белән уйныйбыз. Без аның белән кара-каршы җырларга тиеш. Мин - Саескан ролендә. Шунда сәхнә артында егетләр миңа: «Әгәр хәзер ялгыш Гөлнара фонограммасы яңгыраса, нишлисең?» - дип шаяртканнар иде. Нәкъ шулай булып чыкты. Үз җырым урынына Гөлнараныкын башкарып чыктым.
Лилия НИЗАМИЕВА:
- Мин, Чаллы театрында эшләгәндә, төп рольләр уйнарга гадәтләнгәнгә, бирегә килгәч, балалар өчен ничегрәк уйнармын дип уйлый идем. Аннары режиссер «Сак-Сок» спектаклендә Чәчәк ана ролен тапшырды. Беренче рольләреңнән үк режиссерның ышанычын акласаң, башкаларын да бирә торгандыр, дип уйлыйм. Беренче рольнең иҗатка йогынтысы булмый калмый, билгеле. Минем өчен артистның тормышы һәр көнне кызыклы вакыйгалардан, кәмитләрдән тора.
Илнар НИЗАМИЕВ, Татарстанның атказанган артисты:
- Бирегә К.Тинчурин исемендәге театрдан килгәч, миңа «Алмачуар»дагы Ат ролен тапшырдылар. Шунда, бу хайванны ничек уйнап була инде, дип аптырап калган идем. Беренче рольләрем барысы да каһарманнар булгангадыр, калганнары да шулай дәвам итте.
Без театрга һәрвакыт үзебез белән балаларны алып киләбез. Бервакыт репетиция ясаганда кызыбыз Айсылуны утыртып куйдык та аның турында онытып җибәргәнбез. Репетиция беткәч карасак, бала урынында юк. Бөтен җирдән эзләп бетердек. Ә ул беренче каттагы чишенү бүлмәсенә кереп йоклап киткән икән. Әнә шулай сәхнә кешесе бөтен нәрсәне дә онытып җибәрә. .
Фирүзә ЗИННӘТУЛЛИНА, Татарстанның атказанган артисты:
- Театрга килеп керүгә, без «Уеннан уймак» спектаклендә уйнадык. Аның белән районнарга гастрольләргә йөрүләр аеруча истә калган. Беренче чиратта артист режиссер белән бер-берсен аңлап эшләргә тиеш. Мин әкиятләрдән баш рольләргә күчтем. Әгәр башта ук үзеңне күрсәтсәң, режиссер киләчәктә дә геройларны уйната башлый.
Бервакыт авылларда гастрольләрдә йөрибез. Бер артистыбыз авырып китте дә аның урынына студент егет белән уйнарга туры килде. Мин аның хатыны булып уйныйм. Ул мине сәхнәдән куып чыгарырга тиеш иде. Шул күренешне уйнаганда, егет ялгыш сүгенеп җибәрде. Соңыннан бер тамашачы килеп: «Ул сүзне әллә автор язганмы?» - дип сорады. Хәзер кызык булса, ул чакта безгә оят иде, әлбәттә.
Энҗе КАМАЛИЕВА, Татарстанның атказанган артисты:
- Театрга килгән елларда безне Мәскәүгә стажировкаларга җибәрәләр иде. Күренекле режиссер Олег Табаков, безнең белән спектакль куйганда, миңа баш рольләрнең берсен биргән иде. Аның миңа: «Син сәхнәдә яшисең», - дигән сүзләре зур мәртәбә булды, мине канатландырып җибәрде. Табаков мәктәбен үтү бүгенге көндә дә матур образлар тудырырга ярдәм итә.
Бервакыт «Бер күрешү үзе бер гомер» дигән спектакль белән авылларда гастрольләрдә йөрибез. Безнең барыбызны да бер фатирга керттеләр. Хуҗа хатын белән уртак телне бик тиз таптык. Кич белән спектакльдә мин үткен хатынны уйныйм. Шунда безнең хуҗа апа Нуриәхмәт абыйга: «Бозау булма инде, бир шуңа катырак итеп», - дип, залдан кычкырып җибәрде.
Халидә СӨНГАТУЛЛИНА, Татарстанның атказанган артисты:
- Мин бу театрда егерме өч ел эшлим. Халык театрында да уйнаганлыктан, миңа коллективка кереп китү кыен булмады. Эшли-эшли укуымны тәмамладым. «Сандугачлар килгән безгә» спектаклендә уйный башлаган Роза роленнән соң күп кенә баш рольләр уйнарга насыйп булды.
Бервакыт районда әкияттә Бурсык ролен уйнадым. Спектакльдән соң ашханәгә баргач, бер апа: «Нигә теге Бурсык булып уйнаган бәләкәй кызыгыз ашарга килмәде?» - ди. Ә мин аның каршында басып торам.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: