Шәһри Казан

Артист язмышы гел шатлыктан гына тормый

Артистның талантына беренче чиратта тамашачы бәя бирә. Ә инде һәр театрда да андый актерлар җитәрлек. Әлмәт татар дәүләт академия театрыннан Фәймә Бикморатова да үзен бер күрүдә яраттыра торган, күзгә бәрелеп торган артист. Бигрәк тә сәхнәдә җырлавы белән дә җәлеп итә ул тамашачыны.

Аның Р.Мингалим әсәре буенча куелган «Кунак кызы гел килмәс» спектаклендәге Галиябануын, Н.Фәттахның «Сармат кызы Сәринә»сендә Мәлихасын, Х.Вахитның «Назлы кияү»ендә Җиһан әбине, «Тал бөресе имәндә»сендә берьюлы дүрт роль уйнаганын һ.б. образларын кем генә хәтерләми икән?!
Артист шушы көннәрдә үзенең гомер бәйрәмен билгеләп үтә.
Фәймә Арча районының Иске Иябаш авылында ундүрт балалы гаиләдә уникенчесе булып аваз сала. Әнисе Зөһрә апаның: «Син кызым, йә бик бәхетле, йә бәхетсез булырсың», - дигән сүзләре балачактан ук аның йөрәгенә шом салып куя. Чыннан да, артист язмышы гел күңел ачулардан, шатлыклардан гына тормый шул. Тормыш юлында аңа шактый гына киртәләрне үтәргә дә, югалтуларны кичерергә дә насыйп була. Әмма бүгенге көндә ул бик бәхетле артист. Фәймә Бикморатова үзенең үткәннәре, иҗаты турында сөйләшкәндә сүзне хыялый бала чагыннан башлый.
- Авылда балачактан җырлап-биеп үскәнгәдер, үзебез дә артистлар килүен көтеп ала торган идек. Аларны караганда: «Их, шушылар кебек уйнарга иде», - дип хыяллануларым әле дә истән чыкмый. Аннары үзебез дә авылларда спектакльләр куеп йөри башладык. Ул чакта миңа артист булу теләге тынгы бирмәгәнгә күрәдер инде, мәктәптән соң туры Казан театр училищесына юл тоттым. Аны тәмамлагач, Әлмәткә тугыз егет һәм кыз киттек. Бервакыт Празат Исәнбәт безгә спектакль куярга килгәч: «Мин сине Казанга алып китәм. Монда әрәм буласың», - дигән иде. Ул чактагы режиссер Рөстәм Абдуллаев: «Анда синең кебек артистлар күп, алар арасында югалып калуың бар», - дип, миңа каршы төште. Минем театрга эшкә китәсемне белгәннән соң, әнинең: «И Ходаем, ирең дә, балаң да булмас инде», - дип утырып елаганын һич онытасым юк.
- Авылда Сез үскән чакларда ундүрт балалы гаиләләр булмагандыр да. Әти-әниегез Сездә күбрәк нинди сыйфатлар тәрбияләргә тырышты?
- Шундый күп балалы гаиләдә үсүем белән гомер буе горурланып яшим. Әни мәктәпкә ата-аналар җыелышына барса, безнең өчен сөенеп кайта иде. Иң мөһиме - әти-әни безне туган җанлы итеп тәрбияләде. Аннары әни безгә һәрвакыт: «Әтиегез пәйгамбәр ул», - ди торган иде. Монысы инде гаилә башлыгына хөрмәт белән карарга өйрәтүе булгандыр.
- Әниегезнең күз яшьләре дә юкка булмаган икән. Кайгы җилләре дә ишегегезне шакыган. Инде танылып кына җиткәч, театрдан да китеп торырга туры килгән үзегезгә.
- Бервакыт гастрольләрдән салкын тидереп кайткач, табиблар миңа театрдан китеп торырга куштылар. Аннары икенче баламны җир куенына иңдергәннән соң, театрга ундүрт ел бармадым. Шул вакыт эчендә кызым Алинә туды. Балалар үсә төшкәч, эшсез яшәү туйдыра башлады. Ирем Марсельгә рәхмәт, ул миңа театрга кире кайтырга кушты.
- Артист кеше, бер «агулангач», сәхнәсез яши алмый бит. Сезгә дә театрдан ундүрт ел аерылып тору бер дә җиңел булмагандыр...
- Аның авырлыгын бер үзем генә беләм. Телевизордан спектакль карасам, елап җибәрү дисеңме, көзге алдына басып монологларымны сөйләп торумы - берсе дә калмады. Ниһаять, бүгенге көндә Аллага шөкер. Өйдә балалар үстергәндә шигырьләр дә яза башладым.
- Һәр артистның үз амплуасы бар. Сез нинди пландагы актер?
- Мин үземне драма артисты дип саныйм. Кызганыч, моңа кадәр күбрәк комедиядә уйнарга туры килде.
- Актер үзенең уйнаган ролен тудырган баласы кебек күрә. Халәтегезгә туры килмәгән образлар да булмый калмыйдыр бит.
- Һәрвакыт үзең өчен генә язылган роль булып бетми шул. Ошамаганны бирсәләр дә, баш тартып булмый. Мин Туфан Миңнуллинның «Исәнмесез» спектаклендә Антониданы яратмыйча уйнадым. Ир кешегә мыскыллап карау ул безгә хас сыйфат түгел. Антонида минем холкыма бөтенләй капма-каршы роль булды.
- Кайбер артист бөреләнеп калган чәчкә кебек кенә - таланты ачылмый кала. Үзегезне дә андыйлар рәтенә кертмисезме?
- Әйе, минем дә бөтен талантны ачып бетерергә мөмкинлек булмады. Алар минем эчтә яшеренеп ята. Кызыккан рольләрем дә күп калды. Ләкин режиссердан бервакытта да роль сорап алмадым.
- Сезнең театрда һәр спектакльне диярлек читтән килгән режиссерлар куя. Бу артистка тискәре йогынты ясамыймы?
Бер яктан, көчле режиссерлары булу театр өчен бәхет. Килгән режиссер белән эшләгәндә артист ачылмый да калган кебек тоела. Шулай да, һәр режиссердан нәрсә дә булса аласың. Ул үзе бер дәрес була.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: