Шәһри Казан

«Ашны һәркем үзенчә пешерә»

«Әкият» татар дәүләт курчак театрына да 80 ел тулды. Театрның сәнгать җитәкчесе, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Илдус Зиннуров - үзенең 40 ел гомерен шушы театрга багышлаган шәхес. Аның белән сөйләшүебез дә үткәннәрне искә төшерүдән башланды.

- Илдус әфәнде, авылда туып үскән егеттә курчак театрына мәхәббәт тәрбияләгән кеше кем булды икән? Югыйсә, башкаладан читтәге төбәктә курчак театрын да еш күрергә туры килмәгәндер.
- Без бәләкәй чакта ук туган авылым Яңа Думага (Аксубай районы) курчак театры елга ике мәртәбә килә торган иде. Татарстанның халык артисты Фоат Таһировның гастрольләргә килгәч һәрвакыт безгә фатирга керүе әле дә хәтеремдә. Алар белән аралашу гаҗәп кызык иде. Шулай да курчак театрында эшләрмен дип уйламадым. Мәктәптән соң Казанга килеп бер ел музыка училищесында укыгач, армиягә китеп бардым. Анда ансамбльдә җырчы булып хезмәт итәргә туры килде. Кайткач, Фоат Таһиров режиссер Сәлах Хөсни янына алып килде. Шуннан соң театрга эшкә алдылар. Шунда тәүге тапкыр «Бәхет җыры» спектаклендә Аҗдаһа ролен уйнадым. Ленинградтагы театр сәнгате институтында укып кайтканнан соң, курчак театрына режиссер итеп куйдылар.

- Инде хәзер үзегез дә яшьләргә театр сукмагыннан китәргә ярдәм итәсез. Араларында өметлеләре күпме?
- Заманында мине шагыйрь Ренат Харис театр училищесында укытырга өндәде. 1978 елда театр училищесында курчак театры бүлеге ачылды. Соңрак мәдәният һәм сәнгать университетында актерлар әзерләү базасы оештырылды. Безгә күп кенә төбәкләрдән укырга килә башладылар. Театрга һәр елны яшь актерлар килергә тиеш. Бүген коллективта 32 артист, шуларның унысы татар төркемендә. Яшьләрнең һәркайсы өметле. Безнең төп бурыч - үзебезнең эшне дәвам итәрдәй кадрлар әзерләү.

- Театрда артист язмышын режиссер хәл итә. Рольсез утыру актер өчен фаҗигагә тиң.
- Чыннан да, артист режиссерга бәйле. Аның роле булса гына тамашачыга таныла. Безнең татар төркемендәге артистларның һәр спектакльдә диярлек рольләре бар. Рольгә тилмереп йөргәннәре юк.

- Илдус әфәнде, яратмаган артистыгыз бармы?
- Юк, мин бөтенесен дә яратам. Беркайчан да артист белән конфликтка кергәнем булмады. Шуңа күрә дә әлегә безнең театрны ошатмыйча киткән кеше юк.

- Актерга үзенең уйнаган каһарманы йогынты ясыймы?
- Артистның үз холкына капма-каршы рольләр дә булырга мөмкин. Актер үзенең холкын образга сала. Ләкин аңа тискәре рольнең дә уңай ягын табып уйнарга кирәк.

- Сезнең театрда әледән-әле премьералар булып тора. Театрда эшләү дәверендә ничә спектакль куйганыгызны исәпләп карамадыгызмы?
- Барысы йөздән артык спектаклъ сәхнәләштердем. Без үзебез белән генә чикләнмибез бит әле, читтән дә режиссер чакырып куйдырабыз. Шулай да елына бер-ике спектакльне үземә куярга туры килә.

- Озакламый «Ханума» дигән спектакль куярга җыенасыз икән. Әмма ул өлкәннәр өчен бит. Җитмәсә, Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында да бара.
- Без аны өлкән сыйныф укучылары өчен булыр, дип уйлыйбыз. Мин аны башкача куярга исәплим. Аш пешергәндә һәркем үзенчә пешерә бит.

- Бүген балаларга нинди әсәр кирәген дә белмәссең. Спектакльләр куйганда балаларның теләкләрен күздә тотасызмы?
- Әлбәттә, без аларга анкета сораулары бирәбез. Соңгы сораштырулардан күренгәнчә, «Волшебник изумрудного города» дигән әкият яратулары билгеле булды. Аны да куярга җыенабыз. Балалар зәвыгын гына күздә тотып булмый. Театр сәнгате тамашачыдан алдан барырга тиеш. Элек куелган әсәрләрне дә бүгенге көнгә туры килерлек итеп, җәлеп итәрдәй спектакльләр куярга тиешбез. Тәэсир итү көче зур булсын. Безнең өчен беренче планда әсәрнең эчтәлеге әйбәт булуы кирәк.

- Коллективта бердәм булып эшләгәндә генә уңышларга ирешеп була торгандыр ул.
- Әйе, без озак еллар режиссер Людмила Дьяченко, рәссамнар Валентина һәм Александр Губскийлар белән бергә бик тату эшләдек. Кызганыч, рәссамнарыбыз хәзер пенсиягә китеп барды.

- Үзегезнең театрның юбилеен яңа бинада билгеләп үттегез. Читтән килгән кунаклар да сезнең бинага соклануларын белдерделәр.
- Әгәр безнең директорыбыз Роза Җаббарова тырышып йөрмәгән булса, бу театр бинасы булмас иде. Ул моның белән үзенә һәйкәл салды, дияргә була. Әдәби бүлек мөдире булып эшләгән җирдән аны директор итеп сайлап куюлары юкка гына түгел. Аның кебек озак еллар эшләгән җитәкчеләр театрларда юктыр әле. Җитәкчелек итү бик җаваплы һәм авыр хезмәт. Мин театрыбызны ныклы гаилә итеп күрәм.

Cүзен-сүзгә
Дусен Касеинов, «Тюрксой» оешмасының генераль секретаре:
- Менә шундый гаҗәп биналарда үз ватанының лаеклы улларын һәм кызларын тәрбияләргә мөмкиндер. Сәнгать яратып үскән бала гына чын шәхес, үз илен яратучы булачак. Курчак театры бәйрәменең Россиядә Мәдәният елы һәм «Казан - төрки дөньяның мәдәни башкаласы» белән бергә туры килүе сөендерә.

Әкиятлеләрнең юбилей тантанасына тәбрикләргә мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, «Тюрксой» оешмасының генераль секретаре Дусен Касеинов һәм башка төбәкләрдәге курчак театрлары җитәкчеләре килгән иде. Министр Президентның тәбрикләү хатын юллаганнан соң, берәр яшь буын артистка чит илгә барып стажировка үтү өчен сертификат тапшырды. Шулай ук бер төркем артистларны, хезмәткәрләрне күкрәк билгеләре, Мактау кәгазьләре белән бүләкләде. Татарстанның халык артисты Сания Каюмова Президентның рәхмәт хатына ия булды.
- Мин бүген әкият дөньясына эләктем. Һәркайсыбызга «Әкият»нең Россиядә иң яхшы театр булуына шатлануын телим, - диде министр.
Тантанада «Әкият» курчак театрының Казан шәһәре Мактау кенәгәсенә кертелүе хакында да игълан ителде.

Реклама

Фотолар: Шамил Абдюшев

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: