Шәһри Казан

«Авыр, әмма кызык: мин әле моны яңадан эшләячәкмен!»

Татарстан һәм Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Хәмзә Шәрипов интарсия техникасы буенча осталык дәресе бирәчәк, дип хәбәр салуга, Байназар Әлменов исемендәге 3нче Ба­лалар сәнгать мәктәбе укучылары сәгате-минуты белән килеп тә җитте.

Осталык дәресе башланганчы, рәссам башта кунакларны «Шәһри Казан» редакциясенең күргәзмәләр залында барган үзенең ­шәхси күргәзмәсе белән таныштырып чыкты. Балаларның күзләре кызганнан-кыза баруын чамалавы кыен түгел иде. Чөнки рәссамның эшләре, нигездә, нәкъ менә ул өйрәтәчәк техникада башкарылган. Бу алымны кулланып, драптан, катыргыдан йөзләрчә паннолар, картиналар иҗат иткән, шул эшләре белән күпсанлы шәһәр, рес­публика, гомумроссия, халыкара күргәзмәләрдә катнашкан рәссам Хәмзә Шәрипов. Шуңа күрә дә ул аның рәтен, серләрен кемгә караганда да яхшырак белә. Әйтик, ни өчен төсле кәгазь түгел, ә катыргы? Монысына да ул эшли-эшли төшенгән. Кәгазь, кискәндә, теткәләнеп бетәргә дә мөмкин, ә катыргыда бу күзәтелми, аннан аның төсе дә тотрыклырак, эш тә затлырак килеп чыга.

Реклама



Бу алымның үзенчәлеге шунда ки, беренчедән, берьюлы берничә картиналы буласың, икенчедән, аппликация эшләгәндә, һәр бизәк берсе өстенә икенчесе ябыштырыла барса, биредә һәр деталь бер-берсенә керешеп, берегеп бара. Җитмәсә, бүген генә уйлап табылган техника түгел, ә борынгыдан килгән алым булуы белән дә кызык әле ул. Безнең борынгы әби-бабаларыбыз, бу техниканы кулланып, киез келәмнәр эшли торган булганнар. Монысын Алтайның Пызырак курганнарында табылган ядкярләргә таянып әйтәбез.

Эш өчен кирәк әйберләрне, ягъни өч-дүрт төстәге катыргы, канцелярия пычагы (кечкенәсе), җилем-карандаш, скотч, тасмалап киселгән бик юка кәгазьне балалар үзләре алып килде. Иң башта булачак картинаның эскизы ясалды, аннан өч-дүрт табак төсле катыргы өстенә шул үлчәмдәге эскизны куеп, барысы бергә - селкенмәслек итеп ян-ягыннан скотч белән беркетелде. Аннан канцелярия пычагы белән рәсемнең детальләре киселә. Моннан соң төсләрне яраштырып, әлеге детальләрдән яңа композицияләр җыясы гына кала. Башта ничә катыргы беркетелгән булса, шуның кадәр яңа эш җыела. Әзер композицияләрнең арткы ягыннан, детальләр ялганган җирләрен җилем һәм тасма итеп телемләнгән юка кәгазь белән ябыштырабыз. Эш барышын санап чыкканда гына бик җиңел кебек, әмма балаларга ике сәгатьтән артыграк тырышырга туры килде. Нәтиҗәдән барысы да канәгать иде. Хәтта арада иң тиктормас булып тоелган Рома Башлыков та басылып эшләде, кызыксынып, сорау арты сорау яудырды рәссамга.



- Авыр, әмма кызык. Мин әле моны яңадан да эшлә­я­чәкмен, - диде ул.
- Бу техника бөтенләй уйламаган өр-яңа эшләр килеп чыгуы белән игътибар­ны җәлеп итә икән. Без моны үзебезнең дәресләрдә дә дәвам итәчәкбез әле, - диде сәнгать мәктәбе укытучысы Дарина Ильясова да, рәссамга рәхмәтләрен җит­кереп.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: