Шәһри Казан

«АЙДАР АГАдан соң гына...»

Айдар Хәлимнең бу роман-эпопеясен укып чыкканга байтак вакыт үтсә дә, андагы фикерләр, язмышлар, вакыйгалар күңелдән китмиләр, җанны әрнетәләр, тирә-якның, кешеләрнең, җәмгыятебезнең яшәеше, үткәне, киләчәге ныграк уйландыра.

Реклама

Бөек язучыбыз Аяз Гыйләҗевнең «Өч аршын җир», «Җомга көн кич белән», «Балта кем кулында», «Урамнар артында яшел болын», «Ягез, бер дога» повесть һәм романнарыннан соң кыргыз-татарыбыз Чыңгыз Айтматовның «Гасырларга тиң көн», «Ахырзаман», «Тавро Кассандра» китапларын укыгач, алардай югарылыктагы, алардай уйландыргыч, алардай тетрәндергеч күләмле әсәрләргә юлыкканым юк иде.
Хунвейбин романы, минемчә, ул бөек әдәби әсәр генә түгел, ә олы тарихи, фәнни, фәлсәфи әсәр дә. Шул ук вакытта ул караңгы да, шомлы да, татарыбыз үзенең ачы язмышын аңларга тырышуын, күпләренең инде аңлый да башлавын, «БЕЗ - ИСӘН» дип сөрән салып, уйлардан гамәлләргә күчә башлавын тасвирлаган, шуның белән киләчәгебезгә өмет тә уята торган олы хезмәт. Минемчә, Айдар ага аны гомере буе уйлаган, гомере буе язгандыр сыман.
Бу алты китаптан торган өч томлык зур күләмле әсәр гади роман түгел, ә гаять катлаулы. Мин аны музыкадагы Олы хор һәм Олы оркестр белән башкарылучы Олы симфония әсәре белән яки Олы эпик халык операсы белән чагыштырыр идем. Яки йөзләгән-меңләгән өлешләрне үз эченә алган, тик ерактан карап кына бөтен итеп аңлап, бәяләп булган Олы рәсем-паннога тиңләргә дә буладыр. Бәлки күп дистәләгән сериялардән торган, бөек татар артистлары, режиссерлары, музыкантлары эшләгән Олы кино аңа тиң булыр иде сыман.
Хунвейбин роман-эпопеясе тарихи вакыт буенча да гасырдан артык киңлекне ала: XIX гасыр урталары - XXI гасыр башы.
Татарстан, Россия, Кытай, Америка - алар барысы да ТАТАР ДӨНЬЯСЫ киңлекләре буларак тасвирлана. Мамадыштагы Сәләхиләрнең изге нигезләре булган Кизләү авылы, меңәр еллык бердәм татар иленә кергән тугандаш уйгыр җирләрендә нигезләнгән, тик соңыннан ХХ гасыр денсезләре Сталин һәм Мао килешеп Кытай ягында калган Кизләү 2 авылы. Инде ул йортлары да туздырылгач, Американың бер штатында Сәләхиләр нәселенең дәвамчысы тагын Кизләү 3не торгыза. Туктаган җирләрендә үзләренең Кизләүләрен торгызалар, шул җирләр өчен кан, яшь, тирләрен түгәләр татарлар - барган урыннарында «ростовщик» банклары ачмыйлар, җиргә сыеналар, җирне олылыйлар.
Роман колачлаган тагын олы киңлек - ул анда тасвирланган йөзләгән, меңләгән татарларның үткән һәм бүгенге язмышы, шөгыльләре, яшәү халәтләре, моң-зарлары, шатлык-бәхетләре.
Затлы Сәләхиләр нәселе, аларның дәвамчысы дөнья зыялысы Иркен ага аша татар-төрки кавеменең меңәр еллык, Монтьескелар сокланган тарихына, Атилла, Чыңгыз, Туктамыш, Олуг Мөхәммәт бабаларыбызның шанлы дәүләтләр тотканнарына инанасың. Аларның зыялылыгын, иманлылыгын, кешелеклелеген күреп, 2 нче меңьеллыкның иң Олы заты дип табылган Чыңгыз бабабызның ЯЗУ (Яса, Писание) нигезендә йөзләгән халыкларны берләштергән, үз заманы өчен алдынгы, гадел җәмгыятъ төзүенә дә һичбер шигең калмый.
Айдар ага әсәрендә бүгенге заманыбызның гади дә, гыйбрәтле язмышлы да, иманын югалтмаган дистәләгән якты кешеләрне яратып, сокланып тасвирлаган. Китапчы Рагыйб, Зөфәретдин абзый, Магәриф кардәш, Ачулы Зөфәр, Җәкәү дәдәй, Мәгрифә апа, Мөкәррәмә түтки, Ильяз һәм Биарсланнар - һәрберсе гыйбрәтле язмышлы, фикерләре, гамәлләре белән милләтебезнең бүгенгесенә һәм киләчәгенә өмет уяталар.
Узган гасырның 90 нчы елларындагы татар милли күтәрелешенең төп казаны булып Чаллы шәһәре, аның рыясыз һәм романтик милли хәрәкәте вәкилләре торды. Аларның күбесе авыллардан, бурлыкка баткан предлар, бригадирларга түзәргә теләмичә, «бөек» төзелешкә - КамАЗга килгән бунтарь егет һәм кызлар. Татарстан суверенитеты өчен көрәшнең оеткысы алар иде. Айдар ага үзенең тарихи да булган шушы китабында әлеге реаль көч булган хәрәкәтне, үзенең дә танылган көрәштәшләрен яратып тасвирлаган.
Алар янында бүгенге җәмгыятьнең олы афәте булган әтрәк-әләмлек - хунвейбинлык баткагына бата баруын да автор бөтен ачысы белән күрсәтә. Үзебезнең татар Зоммерлары, Хромосомнары, Икзимнары, Фикция Саматовналары рухи шапшаклар, милләтнең корткычлары итеп күрсәтелә.
Баксаң, заманында бөек Чыңгызыбыз керткән «манкортлык» та алай ук куркыныч булмаган сыман, чөнки ул күбрәк аерым кешеләрнең афәте.
Ә әтрәк-әләмлек (туган телебездә нинди җирәнгеч атама кушканнар андыйларга) бигрәк тә куркыныч, чөнки ул тиз йогучан, шуңа да тиз таралучан - чума, холера кебек. Хунвейбинлык җәмгыятьнең барлык катламнарына да тиз тарала, елдан-ел глобальрәк була бара. Гасырлар буе ныгыган дала чирәм җирләрен сукалап ташлап, алдагы елларда ком бураннарында харап булган уңдырышлы өске катлам кебек ул. Аяз аганың «Балта кем кулында» повестенда ул әтрәк-әләмнәр яшь урманны кырсалар, бүген алар инде йөзләгән татар мәктәпләрен, татар кафедраларын, татар гуманитар институтын ябалар, татарның изге истәлеге «Болгар» номерларын вәхшиләрчә җимерәләр - без булдырабыз, диләр. Әле ярый бу гыйбрәтләрне Аяз ага күрмәде. Шәүкәт ага Галиев, олы гөнаһ белән китәбез - Тукаебызны саклый алмадык, дип елый-елый әйтте...
Рухи әтрәк-әләмлекнең югары катламда үрчүе җанны бигрәк тә әрнетә, куркыта... Аллага тапшырдык инде...
Әсәрдә чиксез олы талант белән тасвирланганы - бүгенге татарыбызның мәдәнияте, мәдәни тарихы, халкыбыз энҗе-мәрҗәннәре - аның шагыйрьләре, шигърияте. Автор нинди олы нәзакәт белән, искиткеч урынлы итеп, Тукаебыз, Гафуриебыз, Закир һәм Сәгыйть Рәмиевләребез, Такташыбыз иҗаты аша, җәмгыятьнең фәлсәфи халәтен, җанын, рухын күрсәтә алган.
Романның мавыктыргыч та, бик моңлы да булып тууында андагы хатын-кызларның бик тә матур, татарларга гына хас сөйкемле итеп, самими күңелле итеп тасвирлануы да сәбәпче булгандыр - аларның хәдисләрдәге «оҗмах ул - аналарның аяк астында» диюгә тәңгәл килүендәдер. Илаһи җанлы Мәдинәсе, дөньяга бәхет алып килергә, бәхетле булырга яратылган Сихәт сылу, Сәгыйдә сылу, башкорт чәчәге Зөһрә сылу - аларны сагынасың, хәерле язмыш теләп каласың.
Әсәрнең тагын бер үзенчәлеге - аның телендә: ул әдәби татар телендә генә түгел, ә әдәби ТАТАР ИЛЕ телендә. Баштарак сәеррәк тоелса да, соңыннан инде ул телне шулчаклы хуш итәсең, татар дөньясын тасвирлаган андый эпик әсәрнең нәкъ шул татар иле телендә язылырга тиешлегенә инанасың.
Айдар ага - Татар теленең бөтен байлыгын, нечкәлеген тирәннән белеп, аның бөтен моңын, җанын аңлаган әдип. Ул дөнья халыклары телләре арасында татарыбызның изге АНА теленең иң камилләрдән булуын белә, аның бик күп телләргә нигез булганын әнә Уфадан Вильдан ага Фатхуллинның өйрәнүләре буенча, Европа телләрендә берничә йөз татар теле тамырлары, хәтта Америка индеецлары телендә дә зур охшашлыклар булуын белә.
Һәм Айдар ага шушы кешелек цивилизациясенең җәүһәрен саклап калыр өчен мәйданнарда ачлык тотты, кыйналды, кагылды, йөзләгән, меңләгән чыгышлар ясады, ачык һәм ябык хатлар язды - күп тапкырлар Россия Федерациясе Президентына; бәлкем шулай милләтебезне саклый алырбыз дип бер утрау «сорап», Норвегия короленә, милләтләрне бетерүгә каршы Патриарх Кириллга һ.б. Чөнки ул белә: Аллаһы Тәгаләбездән татар милләтенә иңдерелгән бу изге ТЕЛ һәм без аны сакларга тиеш!
Айдар аганың күзе - ялангач сыркыган татарлык җаны, татарлык рухы белән тоташкан булыр. Шуңа да аның күрмәгән әйбере, җитмәгән җире, кысылмаган нәрсәсе, кермәгән тишеге юк... Аның Иҗаты һәрвакыт Гамәлләре белән бергә бара. Шуның бер үрнәге булып «Хунвейбин» роман-эпопеясе тора.
Юкка гына бездә шагыйрь - Шагыйрь генә түгел, җаны белән язган язучы - Язучы гына түгел!
PS. БИКТЫРЫШ АЙДАР ХӘЛИМ - Татарстан Республикасының быелгы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә иң лаеклы иҗади, көрәшче шәхесебез! Аның иҗади хезмәттәшләреннән хөрмәт белән үтенеп сорар идем: «Айдар агадан соң гына», - дип, бердәм булып чыгарыгыз шундый карарыгызны.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: