Шәһри Казан

Айдар ХӘЛИМ (Шигърият)

Эстәрле калкулыгында Түбә булып кына бер хикмәтсез, Калкулыклар юньне яктыртмый. Юньгә хикмәт кирәк! Ат аталып, Чаптар үзе генә чат тотмый. Китап дигән хуҗахикмәтулла Эстәрлебаш тамырын яшәртеп, Мең яфраклы мәдрәсә кәүсәсен Хәлфә итеп тоткан яшәтеп. Шуңа монда таң яратылганда Кара болыт корса киртәләр, Көченнән бушанып, һәр тупсага Түшәләләр алсу иртәләр... Шуңа...

Реклама

Эстәрле калкулыгында
Түбә булып кына бер хикмәтсез,
Калкулыклар юньне яктыртмый.
Юньгә хикмәт кирәк! Ат аталып,
Чаптар үзе генә чат тотмый.

Китап дигән хуҗахикмәтулла
Эстәрлебаш тамырын яшәртеп,
Мең яфраклы мәдрәсә кәүсәсен
Хәлфә итеп тоткан яшәтеп.

Шуңа монда таң яратылганда
Кара болыт корса киртәләр,
Көченнән бушанып, һәр тупсага
Түшәләләр алсу иртәләр...

Шуңа монда, хикмәтле төбәктә,
Тик түбәнгә агар елгалар
Бер үк таштан - гаҗәп! - көньяк-төньяк,
Хәтта алга-артка агалар.
Игелекле булгач һавалар!..

Иңеңә төшкән ирекне күтәрми
Үткәнеңне хурлау - җәнҗал ул.
Хәнҗәр нәрсә? Хәнҗәр - тупас тимер,
Эчеңә үтсә генә хәнҗәр ул...
Эстәрлебаш!
Ач яңа мәдрәсә!
Мин Кәркәлдән* килеп әкертен,
Булыр идем бозыңда баз казып,
Боздан очкын чаккан шәкертең...

Алтмыш белән җитмеш арасында
Алтмыш белән җитмеш арасында
Яшәдем мин милләт ярасында.

Лаеш тарафларында
Кем фәрманы саклый бу ферманы?
Каян бу сип-симез бозаулар?
Янәшәдә көнбагыш басуы
Кызыл телен сузып кызарган.

Кукуруздан күренми Хрущевның
Башы кебек пеләш урыннар.
Ә юл чите гүя татар башы
Плитуа1 белән кырылган.

Табигатьтә зур сайланыш бара! -
Башак чыккан көмеш иләктән.
Өер бала кошлар күтәрелә
Җыелмыйча кипкән җиләктән.

Ай капланып төшкән күл буйлатып
Йөзеп килә татар угъланы.
Берни булмагандай рәттән йөзә
Тумпак башлы тузбаш еланы...

Пешкән ашым кая очып китте
Әле генә соскан табактан:
Кара елан илгә шуышып чыкты
Хәнҗәр булып һәрбер яфрактан!..

Ботарланды яфракларда елан -
Каплагандай кара парафин.
Китапларны кардага2 - сыерга
Бушатты бу сөмсез кара фил,
Калдырмыйча җирдә хлорофилл!..
Сизми калдым чебен күзле филнең
Патшалыкның капка күгәнен
Каерып, ике такның бер җөп булып
Фиргавенлек яулап килгәнен...

Мендәрлекул чишмәсе яныннан чакыру
Эчмә, туган!
Эшлә, туган!
Нишләсәң дә нишлә,
Туган,
Үз кайгыңда
Пешмә, туган!
Беркая да
Күчмә, туган!
Билең сынса,
Кешнә, туган!
Телең сынса,
Тешлә, туган!..
Эшлә, туган!..
Эчмә, туган!..
Бирешмичә
Яшә, туган!..

Юлдагы уйлар
Куркаклар көн дә үләләр,
Мин, шөкер, исән - үлмим.
Яшим тыныч, кулда кылыч,
Кайчан үләрмен - белмим.
Аллам мине куенында
Бар дошманнардан яклый,
Исемлек буенча түгел,
Шәхси гамь белән саклый.
Сез куркак та, мин батыр дип
Яманатымны сатмыйм.
Үлемнән бик курыкканга
Үз исемемне аклыйм.

«Йасин» сүрәсен ятлаганда
Бу төрмә таштан салынган.
Ташның да йөрәге бар.
Йөрәк булгач, төрмәләрдән
Котылу теләге бар.

Алар, таштан атылып чыгып,
Төннәрен серләшәләр.
Таңны тизрәк яулау өчен
Пышылдап берләшәләр.

Берләшкән көчләр, ниһаять,
Алдылар ирек дисәң:
Кулларында - кәгазь генә,
Көч исән, төрмә исән.

Оҗмах һәм тәмуг
Тамыр буйлап өскә күтәрелдем.
Сезгә түзем тели тамырлар.
Җир астында оҗмах көтә-көтә
Яшәгән тамырлар - сабырлар.

Тамыр очларында яшел йолдыз
Катламнарны тишә бораулап.
Кыямәт көне якынайган саен
Катлаулана гади сораулар...

Оҗмах кайда? Җирдәме? Күктәме?
Кем көчле? Иманмы? Коралмы?
Бер могҗиза:
Оҗмах кайгыртканнар
Җирдә тәмугсыз һич торалмый...

Тамыр уйлый: Оҗмах җир өстендә
Кеше тарафыннан яуланган.
Һәр кешенең урыны оҗмахта,
Тамырларга урын калмаган...

Шунсын оныткан тамыр: якынайтып
Гөнаһ белән Савап арасын,
Аллаһ оҗмахка тик сират аша
Үткәрә һәр адәм баласын...

* Кәркәле - авыл исеме
1 Гавам теленнән. Урысның «бритва» дигәненнән.
2 Карда (урыска кайсы телдән кергәнен белмим) - татарчасы «утлык». Биредә шигъри сөйләмдәге «тар-яфр-кар-пар-лар» кебек яңгырашларны тагын да көчәйтү өчен алынды.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: