Шәһри Казан

Айдарның директоры

Айдар Галимовның тамашачылары фотосурәттәге егетне таныгандыр. Павел Волонихин - «Айдар» студиясенең директоры. Татар эстрадасының иң популяр җырчысының директоры урыс егете булуы күпләрне гаҗәпкә дә калдыра.

- Павел, «җырчы директоры» төшенчәсен аң­латып бир әле. Мөгаен, күпләр сине җылы кабинетта телефон шалтыратуларына җавап бирүче итеп кенә күз алдына китерәдер...
- Ул берничә һөнәр иясе була алырдай кеше. Кирәк икән, ул сакчы, кирәк икән - фотограф һ.б. Кыскасы, артистка эшләр өчен барлык уңайлыклар тудыручы кеше. Бу бик җаваплы эш. Артист белән бер-береңне аңлау һәм максатларың бер булу мөһим.

Рус эстрадасында җыр­чылар үзләренең директорлары белән нинди генә маҗараларга юлыкмый. Астыртын эшләр кылган өчен ул директорлар дистә ел рәшәткә артында утырып чыга. 12 ел буе әлеге вазифаны алып торуым белән горурланам. Димәк, Айдар Галимов миңа ышана.

- Ә нинди язмыш җилләре рус егетен татар дөньясына якынайтты?
- Мин Уфаның Дан бульварында туып үстем. 2000 елның май аенда безнең урамда урнашкан элеккеге «Салют» кинотеатры бинасына «Айдар» студиясе күченде һәм мин анда эшкә килдем. Ул вакытта БДУда укый идем. Дүшәмбедән җомгага кадәр дәресләр. Күпчелек студент эшләп укый. Минем шимбә, якшәмбе көннәрем буш иде, шуңа сакчы булып урнаштым. Дүрт ай гына эшләп өлгердем, икенчерәк эш тәкъдим иттеләр. Үземне ярдәмче һәм администратор вазифаларында сынап карадым. Шулай итеп, хезмәт баскычым тиз арада сакчыдан директорга күтәрелде.

2003 елда «ВиП-арт» продюсер үзәге эшли баш­лады. Аның төп максаты - Башкортстан Республикасында татар һәм башкорт җырчыларының концертларын оештыру. Дистә ел Габделфәт Сафин, Нәфкать Нигъмәтуллин, Зөһрә Шәрифуллина, «Мунча ташы» һәм башка җырчыларның концертларын безнең үзәк оештыра.

Бар эшне дә «бишкә» эшләү канга сеңгән. Мәктәпне - алтын медаль, университетның география факультетын кызыл диплом белән тәмамладым. Магистратурага «Икътисади һәм социаль география» белгечлеге буенча укырга кереп, 0000001 санлы кызыл таныклык алып чыктым. Бүгенге көнне укыту һәм фәнни эш белән дә шөгыльләнәм. Ә география фәнен практикада өйрәнүне дәвам итәм. «Айдар» студиясе белән кайларда гына концерт оештырырга туры килми, гомеребезнең күп өлеше юлда үтә. Русия картасын аркылыга-буйга кичеп, дөнья гизәбез.

- Хәзер инде татарча да аңлыйсыңдыр?
- Аңлау гына түгел, азмы-күпме сөйләшәм дә. Әмма рус телендә фикер йөрткәч, авыргарак туры килә. Башта индивидуаль дәресләр дә алырга туры килде. Ә хәзер җиң сызганып татар телен өйрәнеп утырырга вакыт җитми. Урыс егете булу кыенлык­лар тудырмый. Татар районына баргач, саф булмаса да, вата-җимерә татарча сөйләшкән булам.

- Укыту эше белән дә шөгыльләнәм, дисең...
- Әйе, атнасына бер көнемне тулысынча мәктәпкә багышлыйм. Өлкән сыйныфларда география һәм экономика фәнен укытам. Күптән түгел мәктәп психологы белән сөйләшеп утырдым. «Ник мин монда эшлим? Акча өчен түгел бит. Нәрсә мине тота?» - дип сорагач, ул, миңа калса, дөрес җавап бирде: «Павел, син төп эшеңдә бик арыйсың: финанс җаваплылык, мораль яктан авыр... Ә мәктәпкә килеп, син гап-гади укытучыга әйләнәсең. Синең кебек укытучылар монда 30 кеше! Шул рәвешле син ял итәсең».

Ә дөресен әйткәндә, мин география фәненең фанаты. Мәктәптә укыган елларда барлык республика олимпиадаларында призлы урыннар яулый идем.



- Айдар Галимовның җырларын үзең тыңлыйсыңмы?
- Юк, күрәсең, эштә тыңлап туям. Машинада кайчак кабызам, әмма бары тик эш буенча гына. Мәсәлән, яңа җыр яздырса... Ә шефымның бөтен репертуарын да яхшы беләм, йөзләгән җырының авторларын дә әйтеп бирә алам. Аның башкаруында яраткан җырларым да бар. Мәсәлән, 90 нчы ел хитлары - «Толпар-акбузат», «Илүзәм», «Кәккүк» һ.б.

Мин рус-украин гаилә­сеннән. Өйдә дә Айдар Галимовны әлләни тыңламыйлар, әмма әнием белән сеңелкәшем безнең концертларны калдырмый. Татар дөньясына читтән караган тамашачы буларак, аларның фикеренә дә колак салам.

- Айдар Галимовның өч уңай һәм өч тискәре сыйфаты.
- Айдар - хезмәт сөючән, кешелекле, һәрвакыт интеллигент. Бервакытта да кешене рәнҗетмәс, дәрәҗәсен төшермәс, начар сүз әйтмәс. Эштә ул җитди, таләпчән. Юкка әрләмәс. Әмма аның урынлы һәм гадел, йомшак итеп әйтелгән шелтәләреннән нишләргә дә белмисең.

Ә тискәре сыйфатларына килгәндә, газета укучылар хәзер әйтер инде: «Бөек артистның кимчелекләрен сөйләп утырырга кем соң ул Паша?!» - дип. Әйтсәм, җитәкчем үзе үпкәләмәс дип уйлыйм.

Ул артыгы белән һәр вак-төяккә таләпчән карый, әмма бу вакчыллык турында сөйләми, киресенчә, һәрнәрсәне нигезле башкарырга омтыла ул. Аныңча, һәрьяклап яхшы, чиктән тыш яхшы булырга тиеш. Бәлки, нәрсәгәдер җиңелрәк тә карарга кирәктер. Икенчедән, пунктуаль түгел. Өченчедән, бар әйберне дә йөрәгенә якын ала.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: