Шәһри Казан

«Азат синеке түгел, Азат – халыкныкы», – диделәр...»

Татарстанның халык артисты Азат ТИМЕРШӘЕХнең хатыны Рәмзия апа - Татарстан милли китапханәсенең редакция-нәшрият бүлеге җитәкчесе белән бәхетле парның мәхәббәт тарихын тыңлыйм. Хатын-кызның зирәклеге һәм зур йөрәкле булуына тагын бер кат шаккатам. Ә бит хак - күп нәрсә хатын-кыздан тора. Дөнья дилбегәсе дә хатын-кыз кулында түгелме икән әле...

Артистка кайсы юләре ышансын ди?
- Азат миннән ике яшькә өлкәнрәк, абый кеше иде, - дип яшьлек хатирәләрен барлый Рәмзия апа. - Авылдашлар бит инде - икебез дә Актанышның Яңа Богады авылыннан. Мәктәпнең иң чибәр егете - Азат, әле шуның өстенә, районның чаңгы буенча чемпионы да. Әмма аңа егет кешегә караган кебек караш ташлау юк - шту син, олы бит ул! Җитмәсә, кызлар өчен дә күз өстендәге каш. Ә алар күрше авыл кызлары янына йөри, безнең - үзебезнең егетләр дигәндәй. Мин аны гомумән бертуган абыемның классташы буларак кына кабул иттем. Алты балалы, бик дус - тату, авылга үрнәк иде аларның гаиләсе. Әни бүген арабызда булмаса да, Тимершәех әтиебезгә 91 яшь тулды.
- Абый белән сеңелдән сөйгән ярларга әйләнү тарихын сикереп үтмик тагын...
- Азатның армиядән, минем беренче курсны тәмамлап авылга кайткан вакыт - 1978 ел. Минем абый авылда клуб мөдире, Азат исә комсорг булып эшкә урнашкан иде. Кичке уенда Азат мине озата кайтмасынмы! Аптырадым инде. Ә алар абый белән аңа кадәр фотолар карап утырган булган икән. Шунда Азат, мине күргәч: «Сеңлең минеке булачак», - дигән.
- Сезнең йөрәкнең ул вакытта хуҗасы юк идеме?
- Очрашып йөргән егетем бар иде. Аны Азат тиз хәл итте - мине башка аның белән очраштырмады. Авылга хас булмаган романтикларча минем арттан йөри башлады: ул «Урал» мотоциклында кичен клубтан кайтулар, су буйларында йөрүме, кыш көннәрендә чаңгы шуу дисеңме... Бик матур итеп аралаштык. Аннан җәй узды, ул Богадыда эшләп калды, мин Казанга - мәдәният һәм сәнгать институтындагы укуымны дәвам итәргә дип чыгып киттем. Ниятем - китапханәче булу иде.
- Үзе авылда торып калган егет Сезне дә шунда гына калырга димләмәдеме?
- Юк, ул каршы түгел иде. Мин беренче елны авылга җиде тапкыр кайтсам, бәйрәм-фәлән җитсә, Азат үзе дә Казанга килеп китү ягын карый иде. Хәтерлим: Яңа ел төне, күз ачкысыз буран. Сәгать унике туларга унбиш минут калган идеме икән - ишектән өстен-башын кар сарган Азат килеп кермәсенме! Зур торт, каз күтәргән, үзе шат. Бүлмәдәш кызлар шаккатты инде. Ул вакыттагы юл газапларын искә алсаң, Актаныштан Казанга Яңа ел төнендә килеп җитүе үзе бер могҗиза иде инде аның!
- Димәк, арадагы чакрымнар гына хисләргә киртә тудырмаган?
- Кая ул - арадагы чакрымнар хисләрне ныгыта гына бит ул! Аннан, безнең арада һәрдаим, һәр көн хатлар йөреп торды. Көннең минуты-сәгате белән нәрсә эшләп йөргәнеңне тәфсилләп язасың - ул кешең синең һәр сулышыңны тоеп торадыр кебек. Шуңа да арага көнләшү түгел, хәтта кырын караш та кермәде.
- Авылда калган егеттән көнләшмәссез инде...
- Алай димә - Азатны кызлар һәрвакытта да яратты. Аннан, бервакытта да үземне Казан белән бәйләп караганым булмады - әти-әни, Азат янына кайтасы килде. Азаттан яхшырагы булмаган, күрәсең - мин башкага күз дә салмадым.
- Ул вакытта: «Синнән дә яхшырагы юк!» - дип үзенә әйтмәгәнсездер бит инде?
- Азат хисләрен 1978 елда - беренче очраша башлаган елны ук аңлатты. Сентябрьдә укырга китәр алдыннан: «Мин сине яратам, беркемгә дә бирмим», - диде. Мин кайтарып берни дә әйтмәдем, аның хисләре бер-ике атналык булыр да үтәр кебек тоелды. Ә мин аңа гомумән, «яратам», дип әйттемме икән ул?! Дөресен генә әйткәндә, мине, ныклап яратсам, ул мине ташлап киткәндә авыр булыр, дигән уй бервакытта да җибәрмәде. Өйләнешеп яши башлагач та, ул «ара саклау» инстинкты юкка чыкмады - ныклап яратудан курыктым. Ул бит артист кеше. Артистка хис мәсьәләсендә ышанып була димени?!
«Иптәш Хөсәенов нишләп йөри?»
- Ә чын-чынлап артистны үзегез әвәләгәнсез булып чыга түгелме соң?

- Шулайдыр, әмма миңа хәзер үземә дә рәхәт. Ул бит авылда торып эшләсә дә, җырчы булырга хыялланды. Аның хыялын тормышка ашырасым килде. Азат армиядән кайту белән авылда ялгыш кына эләгеп калган кеше - ул вакытта документ бирми җәфалыйлар иде. Мин исә аны гел белем алырга кыстадым: ул башта читтән торып электромеханика техникумын тәмамлады, аннан Алабугада югары белем алды. 41 яшенә кадәр укыды: гомер буе студент белән яшим, дип көлә идем. Бу дөньяда шулай бит инде ул - барыбер кемдер кемнедер үстерә белергә тиеш. Безнең очракта, мин Азатның үсеше өчен тырышырга тиеш идем. Миңа дус-танышлар көлеп әйтә инде: «Ул синеке түгел, ул - халыкныкы - җыр мәсьәләсендә дә, ир-ат буларак та!..»
- Азат абыйны әти-әниегез яратып кабул иттеме?
- Әнием Нурдидә - укытучы, әтием Әбелвәрих партком секретаре иде. Пенсия яшьләре җиткәч, балаларга да җиңелрәк булыр дип, Чаллыга күченергә булдылар. Аларны Чаллыга Азат күчереште. Шунда берни аңламаган әти әнидән сорый икән: «Карчык, бу иптәш Хөсәенов нишләп йөри соң бездә?» Әни, кеткелдәп: «И-и, картым, шуны да белмисеңмени, алар бит Рәмзия белән яратышып йөри», - дип җавап биргән. «Бинобат икән, карчык, бинобат», - дигән әти. Шул очрактан соң гына иптәш Хөсәенов безнең гаилә өчен кияү Азатка әверелде. Яратып кабул иттеләр, хәзер дә, кияү, дип өзелеп торалар, шөкер.
- Өйләнешкәч, артист Хөсәенов башка төрле холык күрсәтмәдеме соң?
- Яшәп китү авыр булмады - Азат гаҗәеп дәрәҗәдә гаилә җанлы кеше бит ул. Өйләнешкәндә Чаллыда заводта эшли иде, бер елдан соң шуннан малосемейка бирделәр, шунда яшәдек. Кибет күргәнем булмады - азык-төлек төяп сумка күтәреп кайтулар да минем өчен гайре табигый күренеш. 1982 елның 30 июлендә өйләнешкән идек, шуннан бирле йомырка эчендәге сары кебек кенә яшәдем. Азат - хатын-кыз өчен барысын да эшли торган кеше. Бакчада да бөтен җирне казып, түтәлләргә кадәр әзерләп бирә, мин төртеп кенә йөрим. Җырлый-җырлый эшләп тик йөри ул. Әнкәйгә ул яктан зур рәхмәт инде - улын шундый итеп тәрбияли белгән бит!
- Кибеткә йөрмәгән хатын-кыз чиргә сабышмыймы соң ул, Рәмзия апа?
- Мин бит кибеттә йөрергә яратмыйм. Анда чыгарып җибәрсәләр, бер юньле-башлы әйбер ала белмим! Өйдәге бөтен эшне эшләп куярга әзер - кибеткә генә чыгармагыз. Азатка сәхнә костюмы алганда гына чыгам. Гастрольләргә ныклап әзерләп чыгарып җибәрү дә миннән - Азат ишек төбендәге әзер сумкасын эләктереп кенә чыгып китә.
Якын да китермисең, ерагайтмыйсың да
- Азат абый - инде гаиләле булган килеш, студент тормышын дәвам иткән ир-ат. Башка хатын-кыз өчен бу әрепләшергә җитди сәбәп инде...
- Бик әрепләшер идең ул, тик безнең күрешергә вакыт булмады. Укудан - эшкә, эштән үзешчән сәнгать дип чапты, аны күрү бик сирәк тәтеде. Мине үз әбием сабырлыкка өйрәтте - гаиләне саклап калу өчен, иң элек хатын-кызның тырышлыгы кирәк, ди иде. «Ирле килеш ирсез яшисең», - дип, «җылы» сүзләр төяүчеләр булды - мин бернәрсә дә әйтмәдем, йөрәккә дә якын алмадым. Үзем теләп чыктым бит кияүгә, үзем сайлаган ярга! Укуына да аркылы төшмәдем - ул бит аның профессиональ үсеше өчен кирәк иде. Аннан, Азат үзенекен эшләп бетерергә өйрәнгән кеше: китәсе булса, командировкасына китә, укыйсы булса, укуына китәр иде барыбер.
- Кешене ничек бар - шулай кабул итәргә кирәк, диләрме әле?!.
- Аның башкасы мәгънәсез дә. Үзгәртергә тырышмадым да: ничек бар - шулай кабул иттем. Азатның начар ягын белмим дә, бәлки, юктыр, бәлки, күрми башлаганмындыр. Акыллы, сабыр булырга тырыштым - әби кушканча... Якын да җибәрмисең син мине, карчык, ерагайтмыйсың да, ди иде Азат. Ул үзе, бәлки, башкаларны да сөйгәндер - артист кеше бит. Әмма мин сизмәдем.
- Алайса андый шик-шөбһә аркасында гаилә какшамады инде?
- Какшап алган вакыт булды - мин бит балаларны бер-бер артлы - 1983 елда Алияне, 1984 елда Илдарны таптым. Шул вакытта Азатны гаиләдән алып китәргә омтылу тарихы булды. Тормыш бит ул - көрәш, анда аягүрә йоклап җиңүгә ирешеп булмый. Без дә утырып сөйләштек, аңлаштык һәм, гаилә хакына, әлеге авырлыкны да икәүләп уздырып җибәрә алдык. Әйтәм бит, хатын-кыздан бик күп әйбер тора: матур, әйбәт итеп яшәү өчен, иң әүвәл хатын-кыз зирәклеге кирәк.
- Мин аңа якынаерга курыктым, дигән сүзләрегез яши-яши үзгәрдеме соң, Рәмзия апа?
- Ул курку киртәсе гомер буе сакланып килде кебек. Бәлки, кайсыдыр аралыкта юкка да чыккандыр. Хәзер инде мин авыз тутырып, аны яратам, дип әйтә алам. Азат бит ул үзе ун балага торырлык! «Мин һаман да бер хатын белән яшим», - дип шаярткан була инде кайчак, хатыны әйбәт булганга яшәгәнен белми инде ул (көлешәбез). «Яратам» сүзен, Аллага шөкер, ишетеп торам. Кайвакытта хәтта: «Миннән башка берәү дә сине моның кадәр ярата алмас иде», - дип тә куйгалый.
Хатынның хезмәт хакы ул - хатынның хезмәт хакы...
- Азат абый бүләкләр белән сөендерә торган ир-атмы?
- Үзем сорамыйм - үзе алып кайта торган бүләге: «Үзем бүләк, үзем генә бүләк...» Артистларның эшләгән акчасы бит аның үзенә китеп бара - акчага туенып, кинәнә-кинәнә яшәгән чакны хәтерләмим. Җиткәне җитеп, калганы көтеп тора инде. Бүләк, акча сораганым юк - булса, бирә. Күпме акча алып кайттың, дип тә сораганым юк - гомер бакый бер-беребезнең күпме акча алганын белгәнебез булмады. Миңа аның күпме акча алып кайтуы мөһим дә түгел - кирәкле бөтен нәрсә өйгә кайтып торгач, ни хаҗәтемә ул миңа акча?! Ит булса, ашарга пешерәм, булмаса, Азатның алып кайтканын көтеп торам. Үземнең хезмәт хакымны үземә генә тоттым, бүгенге көнгәчә шулай.
- Илленең аргы ягында яшәлгән гомер, киләсе көннәр турында уйландырамы, Рәмзия апа?
- Илленең бу ягына чыккач, әле яши генә башлаганыңны аңлыйсың. Азатның иҗатында да ирешелгән уңышлары шактый булды, шөкер. Татарстанның халык артисты исемен алды. Монда синең өлеш тә бар, карчык, диде аны алгач... Дүрт оныгыбыз үсеп килә, үзебез исән-саулар, шөкер. Бу килештән без бик канәгать, бик бәхетлеләр. Әнә шул түгәрәк бәхеткә күз генә тимәсен, шуның кадерен белеп яшәргә язсын иде әле...

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: