Шәһри Казан

Бабайлар

Бабайсыз үстем мин. Бабайларсыз. Хәер, бер минем генә түгел, яшьтәшләрем һәм сыйныфташларым Дәбирнең дә, Илһар белән Данирның да, Азат белән Индусның да бабалары юк иде. Безгә, ни кызганыч, бабай дип дәшәргә, яратып, үз итеп, бабакай, бабакаем дип эндәшергә язмады. Без - бабайларсыз үскән буын. Бабайлар йогынтысын татымадык без, бабайлар назы,...

Реклама

Бабайсыз үстем мин. Бабайларсыз. Хәер, бер минем генә түгел, яшьтәшләрем һәм сыйныфташларым Дәбирнең дә, Илһар белән Данирның да, Азат белән Индусның да бабалары юк иде. Безгә, ни кызганыч, бабай дип дәшәргә, яратып, үз итеп, бабакай, бабакаем дип эндәшергә язмады. Без - бабайларсыз үскән буын. Бабайлар йогынтысын татымадык без, бабайлар назы, бабайлар иркәләве тәтемәде, бабайлар тәрбиясе эләкмәде безгә.
Минем ике бабаем да - әтиемнең әтисе Хөҗҗәт тә, әниемнең әтисе Әүһади дә, сугыш башлануга, фронтка киткән. Шул елларга туры килгән сабый чагын искә төшереп, әниемнең болай дип сөйләгәне истә:
- Без, әтиләрен яу кырына озаткан берничә бала, кайвакыт, берәребезнең өенә җыйналып, мич янында «кино» карый идек. Табада кәгазь яндырабыз да шул утлы табаны акшарланган мич янына якын китерәбез. Ялкын телләре уйнаклый. Ут шәүләсе акшарланган «экран»га төшә. Андагы төрле хәрәкәтләргә - «сугыш күренешләре»нә карап, дәррәү кычкырырга тотынабыз:
- Әнә минем әти! Күрдегезме?! Әнә, әнә! Бер нимечне атып екты!
- Әнә минеке! Минеке - атка атланганы! Чаптыра гына аты!
- Карагыз, кара! Әнә безнекеләр килә!.. Әнә нимечләр кача!..
- Әнә, әнә! Минем әти егылды! Аһ, үлде! Күрдегезме?! Күрдегезме, минем әти үлде?! Юк! Үлмәгән икән... Әнә торып басты... Урра!
- Әти-и-и! Әтием! Мин монда! Үлмә! Тиз кайт!
Әнием, кайт, дип ялынса-ялварса да, кайтырга язмаган шул Әүһади бабаема. Ни үкенеч, Хөҗҗәт бабама да исән-сау кайту насыйп булмаган. Ят җирләрдә, ят туфракларда ятып калганнар. Аларның кайда җирләнгәне әлегә кадәр тәгаен билгеле түгел.
Әнием Шәргыя сөйләгән икенче бер эпизодны янә хәтеремдә яңартам. Бабам Әүһадинең үлеме турындагы кайгылы хәбәр, ягъни шул чор теле белән әйтсәк, кара мөһерле «похоронка» килгән көнне әбием Мофакирәнең кышка әзерләнеп, өйне җылыту нияте белән мәш килеп яткан вакыты - аскы ниргәләре күмелгәнче өеп, йорт нигезенә туфрак салып азапланган чагы була. Көрәге белән җирдән туфракны батырып ала икән дә, каударланып-дуамалланып, черек ниргә буйлатып сибеп җибәрә икән. Үзе, ярсуына чыдый алмыйча, берөзлексез сөйләнә ди:
- Тапкан вакытын!.. Шушындый авыр чакта!.. Шушындый кыен чакта... Кырык эш кырык җирдә кырылып яткан чакта... тик торганнан үлә димени кеше?! И-и-и, бәхетсез башкайларым...
Әбиемнең шул чактагы тетрәндергеч, авыр, кызганыч халәтен күз алдыма китерәм дә мин, инде аның бүген ир уртасы булган оныгы, яшькә буылып, үзен - яшьли тол, газиз нарасыйларын - кызы Шәргыя белән улы Рөстәмне - әтисез калдырган, туганнан туган эне-сеңелләрем белән мине бабайдан мәхрүм иткән аяусыз сугышны - утлы мәхшәрне, дәһшәтле, гарасатлы елларны каһәрлим...
«Похоронка» белән бергә, Әүһади бабайга сугышта кылган батырлыклары өчен бирелгән медальләрен дә җибәргән булганнар. Чигү чигәр өчен дип, ул медальләрдәге җепләрне сүтеп алган идем, дигәне хәтердә әнинең...
Мин - бабайларсыз үскән бала. Кайвакыт бигрәкләр дә рәхимсез син, и Тормыш!
Аллага шөкер, улым да, кызларым да бабайлы булды. Алар ике як бабаларын да күреп, аралашып, гөрләшеп, бабайлар белән яшәүнең нинди рәхәт икәнлеген татып, тоеп үсте. Инде хәзер - үзем бабай.
Оныгым Фәридәнең дә бабасы, дөресрәге, бабайлары бар, иншалла! Берүзенә - өч бабай!
Йа Хода, оныгымнан, берүк, күпсенмә аларны...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: