Шәһри Казан

Балачак йолдызлыгына таба...

Кулына каләм алган һәр иҗатчы балаларга атап шигырь язмый калмагандыр. Алар һәркайсы балалар күңелен үзенчә яуларга тырыша. Шулар арасында балалар дөньясын үз нарасыйлары күзлегеннән күрергә тырышкан балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрәпова да бар. Аңа балалар шигърияте күгенә юлны Татарстан Республикасының халык шагыйре Шәүкәт Галиев үзе күрсәткән. «...шигъриятнең балачак йолдызлыгында яңа Йолдыз...

Реклама

Йолдыз Шәрәпова Татарстанның Буа районындагы Яңа Тинчәле авылыннан. Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлагач, Биектау район газетасында, аннан «Яшь ленинчы»да («Сабантуй»да) эшли. Үзенең балалар шагыйрәсе булып китүендә ул «Сабантуй» газетасының роле зур булды, дип уйлый. Бу хакта ул үзе болай искә ала: «Балалар өчен яза башлавыма нәкъ менә «Яшь ленинчы» («Сабантуй») сәбәпче булды. Мин килгәндә, анда Роберт Миңнуллин, Госман Садә эшли иде. Алар белән очрашуларга барабыз, балалар шигырьләрне йотлыгып тыңлыйлар. Кара, балалар шигырь ярата икән бит, дип, кечкенәләр өчен яза башладым. Шулай итеп, шигырьләрем сабыйландылар да куйдылар».
Йолдыз Шәрәпова әнә шулай балалар шигъриятенә кереп китә. Бүгенге көндә ул - балалар өчен язылган җиде китап авторы. Шагыйрәнең «Антенналы бәрәңге» китабы 1994 елда «Ел китабы» республика конкурсында икенче урынны яулады, «Колаклы коймаклар» (2003) җыентыгы А.Алиш исемендәге премиягә лаек булды.
Йолдыз Шәрәпова үзе дә, биш бала анасы буларак, балаларның эчке дөньясын яхшы белә, алар кебек үк шатлана, шаяра, дулкынлана, уйлана. Аның геройлары - дөньяның матурлыгын күрә белүче, тапкыр, шаян малайлар һәм кызлар. Шагыйрә, балалар дөньясына юл алу өчен, төрле темаларга мөрәҗәгать итә. Нәниләрнең күңел битләре чиста, ул киптергеч кебек барысын да үзенә сеңдерә бара. Бала психологиясен яхшы белгән Йолдыз моны ачык аңлый. Аның иҗатында төп темалар булып туган җир, аның табигате, анда яшәүче гаилә, әхлак мәсьәләләре тора. «Кавын» шигырендә бу аеруча ачык күренә. Биредә туган якка, ата-бабаларыбызның кендек каны тамган туган җиргә мәхәббәт һәм гаилә, әхлак мәсьәләләре төрле алым һәм буяулар аша бирелә.
Көнкүрештәге гади-гадәти хәлләр дә Йолдыз каләме астында җанланып, күз алдына килеп басарлык күренеш-манзара тудыра. Бала күңеле табигатькә талпына. Бу табигый. Табигать тә бала күңеле кебек чиста, матур, саф. Анда очып йөрүче күбәләкләр дә бала күңеленә аерым бер дөнья булып килеп керә.
Йолдыз бала күңелендәге җаваплылыкны күрсәтер өчен, аның үзен дә ана роленә куеп сурәтли. «Әни булдым» шигырендәге кыз чынлап та әни булып карый: курчагын ашата, эчертә, ә ул йокламый да йокламый, көйсезләнә. Шунда ул әни булуның никадәр авыр эш икәнлеген аңлый һәм аның әнисенә карата ихтирамы тагын да арта төшә.
Бөтен-тулы гаилә темасы Йолдыз иҗатында төп урынны алып тора. Бу аңлашыла да. Шагыйрәнең шәхси тормышына килсәк, ул үзе әнисе һәм әбисе тәрбиясендә генә үскән. Әтисез үсүнең бала күңеленә ничек тәэсир итүен ул үз язмышында татыган. Шуңа күрә аның иҗатына берән-сәрән генә булса да «Бүләк» кебек шигырьнең килеп керүе бер дә гаҗәп түгел.
...Бергә яшәмиләр алар,
Сәбәбен белми Марат.
Башын аска иеп тора,
Яшьләре аша карап.
Маратның бер хыялы бар,
Өмете, изге теләк.
Эх, әтисе кайтсын иде,
Шул булыр иде бүләк!

Бу юллар бала бәхетле, аның йөзендә гел елмаю булсын өчен, гаиләдә әти дә, әни дә булырга тиеш дигән фикерне тагын да көчәйтә. Әти-әнисез калгач, балалар гына түгел, хәтта хайваннар да моңсулана-күңелсезләнә: аларга да җылытучы, туендыручы, саклаучы әни кирәк.
Бабасының сугыш кырында ятып калуын, матур тормыш өчен гомерен биргәнен нәни күңелләр бөтен нечкәлеге белән аңлап та бетермиләрдер, бәлкем. Ләкин гаиләдә изге әйберләр, нәсел хәтеренең булырга тиешлеген алар инде аңлап үсә. Хәтерле халык сафына басар өчен шуларны яшьтән белеп үсү зарур. Йолдыз шигырьләре балаларны әнә шуңа өйрәтә.
Туган якларыннан аерылып киткәннәрнең сагышын да сизгер күңелле лирик герой үзенеке итеп кабул итә. «Песи сагышы» шигырендә авылда туган, хәзер шәһәрдә яшәүче песинең туган җирен юксынып яшәве күрсәтелә. Шагыйрә кеше сагышын песи сагышы белән алыштыра. Төшенчәләр бер үк, ләкин объект төрле. Шигырьне укыганда, балада, һичшиксез, сорау туа. Песиләр дә сагышланамы икән? Әлеге сорау балада гаҗәпләнү тудыра. Саф күңелле нарасыйда песине кызгану, аңа ярдәм итәргә омтылу хисе туа. Шагыйрәнең төп максаты да шул - балаларны уйландыра, гаҗәпләндерә, могҗизага ышандыра алу.
Йолдыз Шәрәпова шигырьләре белән әнә шулай, балаларга сиздерми генә, аларны тәрбияли, сабыйлар күңеленә әхлаклылык, битараф булмау, шәфкатьлелек орлыклары сала. Балаларның искиткеч фантазиясен, иҗади фикерли белүләрен куллану исә шагыйрәгә әдәби могҗиза тудырырга ярдәм итә. Антенналы бәрәңге, колаклы коймаклар, авылын сагынып газ өстеннән ташып төшкән сөт - болар барысы да Йолдызның балалар фантазиясе аша туган әдәби табышлар. Ул моңа балалар дөньясын бөтен нечкәлеге белән тирәнтен белүе һәм, ниһаять, үзенең һаман да бала күңелле булып калуы аша ирешә.

Йолдыз ШӘРӘПОВА
Балыклар
Аквариум балыкларын
Кызганып карап торам.
Бу мәхлукларны нигә
Телсез яраттың, Ходам?

Авызларын ачсалар да,
Бер ләм-мим сүз дәшмиләр.
Пешерсәң дә, өшетсәң дә,
Берни дә эндәшмиләр.

Ашатсаң, рәхмәт әйтмиләр,
Бирмәсәң, сорамыйлар.
Авырта дип ыңгырашып,
Жәлләтеп еламыйлар.

Тик күзләреңә карыйлар,
Мөлдерәтеп күзләрен.
Аннары үлеп китәләр,
Йоммыйча да күзләрен.

Ул күзләрдә күпме әрнү,
Әйтелмәгән сүзләр дә.
Уйлаганыңны әйтмичә
Күпме мөмкин түзәргә?!

Ай, бик сызлангандыр инде
Аларның да җаннары.
Телсез булгач, кем тыңласын,
Кем аңласын аларны?

Аңламагач, теләсәң дә,
Ярдәм дә итеп булмый.
Үлгән балыкларга карап ;
Әнә шуларны уйлыйм.

Булган телне онытабыз
Әллә инде җүләр без.
Болай булса, беркөнне бу
Балыклардай үләрбез.

Шундый шомлы уйлар белән
Балыкка карап торам.
Балык-халык булулардан
Саклый күр, безне, Ходам!


Зилзилә
Табигать ишарәсеме
Без - исәр бәндәләргә.
Бар җиһанны айкап, чайкап,
Зилзилә бәргәләнә.

Агачлар җиргә иелде,
Гүя сәҗдә кылдылар.
Кайберләре турайдылар,
Кайберләре сындылар.

Кешеләрне дә табигать
Язмышлар белән сыный.
Кемнәрдер бик тиз бирешә,
Кемдер сыгыла, сынмый.

Ямь-яшел яфрак бураны
Күмде Казан урамын.
Сынган агачка карыйм да
Кабат уйлап куямын:

Давылларда тамырларның
Тирән булуы кирәк.
Давылларда кеше өчен
Туган җир - иң зур терәк.

Кешеләр дә агачлар күк
Түзгәне күп, сынганы күп.
«Барыгыз да минем балалар», - дип,
Өстән карап тора сыман күк.

***
Төтеннән черки дә курка,
Утка күбәләк килә.
Канатын өтсә дә, килә,
Янып бетсә дә, килә,
Син аны җүләр димә.

Гомер буе пыскыганчы,
Бер януга ни җитә?!
Нәни генә күбәләк
Битараф җаннарны шулай
Гомерен биреп кисәтә.


Яңа җирдә
Яңа урында беренче яз,
Танышлар аз.
Ярый әле, бер таныш бар,
Ул - кояш!


Эһ, исән булса әни!
Сөенечләр килде
Бер-бер артлы.
Ә мин җүләр, сантый, беркатлы -
Дус-ишләргә әйттем аларны.
Миңа кушылып сөенерләр дидем,
Чөнки үзем бик биектә идем.
Тик битараф булды шул алар,
Чак бозылмый калды аралар.
Нәкъ шул чакта
Сыенасы килде
Иң назлы һәм җылы кочакка,
Өзелгәндәй булды әллә ни.
Йөрәк сулкылдады, тыела алмый
- Эһ, исән булса әни!
Кайгы килде,
Әрсез кунак кебек,
Ишегемне какты.
(Ә мин җүләр һаман беркатлы!)
Дусларыма әйттем аларны.
Бәйләрләр дип күңел ярамны,
Сөртмәсләрме диеп яшемне.
Күз карашын алар яшерде.
Нәкъ шул чакта
Сыенасы килде
Иң назлы һәм җылы кочакка,
Өзелгәндәй булды әллә ни.
Йөрәк сулкылдады, тыела алмый
- Эһ, исән булса әни!
Әни үлгәч, кояш сүнә -
Юатучы кеше калмый.
Ни кызганыч, кеше моны
Бик соңга калып аңлый...


Мин
Мин үземнән зур түгелмен,
Бары тик үзем кадәр.
Кичерегез, кемнәргәдер
Зуррак күренсәм әгәр.

Куркак, диеп кимсетмәгез,
Оятсызлардан качсам.
Йолдызларга буем җитә,
Аяк очыма бассам.


Күбәләк
Мин - күбәләк,
Канатым пар,
Яши алмыйм очмасам.
Очам, очам,
Күкне кочам -
Шундый рәхәт, ичмасам.
Мин - күбәләк,
Очам, очам.
Кайчак түбән,
Кайчак биек.
Канатларым кояшка да
Китәдер кебек тиеп.
Яңгыр асларында калып,
Канатларым нык чыланып,
Кояшта кибенеп ятам.
Бүтән кабатланмасын иде дип,
Мондый җүләр хатам.
Кайчак туңып, кайчак өшеп,
Кайчагында тирләп-пешеп.
Азга гына җиргә төшеп,
Тәмам хәлсезләнеп бетеп,
Җылы, матур көннәр көтеп
Яшим!
Тагын бераз хәл алам да
Күтәреләм күккә.
Ә биектә бөтен нәрсә
Әйләнә шул чүпкә.
Мин - күбәләк.
Очам, очам,
Яши алмыйм очмасам.
Сөенәмен, ярый әле
Оча беләм, ичмасам!
Очу - шатлык,
Күктә - ирек!
Күбәләк кенә булсам да,
Тоям кайчакта үземне
Горур бөркет диеп.
Бөркет тә шул ук күктә,
Шунда ук күбәләк тә.
Ләззәтле дә, газаплы да
Канаты бар йөрәккә...


Ятим бала
«Ул еламый, ул бит әнисез»... (шифаханә коридорында ишеткән сүз)
Ул еламый, түзә әле,
Булса да шундый нәни.
Ул бит белә - яннарында
Юатырга юк әни.
Ул еламый, елмаймый да,
Күзләрендә - моң, сагыш.
Ул аңламый ник үзенә
Мондый аяусыз язмыш.
Ул еламый, ник еласын
Энҗе яшен әрәм итсен юкка.
Әнисе юк, күз яшьләрен сөртеп,
Алыр өчен кайнар кочакка..
Әнисе юк, юатырга
Хет ела, хет елама.
Ә шулай да нәни бу җан
Ачулы бу дөньяга,
Башканың бар, аның гына
Нигә юк? Кая киткән?
Әниләрне урлый торган
Диюләр хакмы икән?
Сораулар күп, җавабы юк.
Ул бит әле бик нәни.
Ләкин белә: сабыйларга
Үсәргә кирәк әни!

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: