Шәһри Казан

Балалар музейга бушлай йөриячәк

Россиянең Мәдәният министры Владимир Мединский белдергәнчә, 2015 елның 1 гыйнварыннан илебезнең федераль карамактагы музейларына балалар, кайсы илдән булуларына карамастан, бушлай керә алачак. Министр бу адымга төбәк җитәкчеләрен дә чакырып, балаларны төбәк музейларына да бушлай кертергә тәкъдим итте. Россиядә инде ике ел махсус туристик программа кысаларында мәктәп укучылары Санкт-Петербург, Мәскәү һәм...

Россиянең Мәдәният министры Владимир Мединский белдергәнчә, 2015 елның 1 гыйнварыннан илебезнең федераль карамактагы музейларына балалар, кайсы илдән булуларына карамастан, бушлай керә алачак. Министр бу адымга төбәк җитәкчеләрен дә чакырып, балаларны төбәк музейларына да бушлай кертергә тәкъдим итте.
Россиядә инде ике ел махсус туристик программа кысаларында мәктәп укучылары Санкт-Петербург, Мәскәү һәм Алтын боҗра шәһәрләренә экскурсия белән йөри. 2014 елда әлеге программада 25 меңләп мәктәп укучысы катнашкан.
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: