Шәһри Казан

Балтачлылар сәнгатьтә дә алдынгылар рәтендә

Авыл үзешчәннәре өчен иң авыры, катлаулысы, мөгаен, спектакль өйрәнүдер. Киштә-киштә китапларны аралап, күңелгә ятышлы спекталь таптык дип рольләрне бүлә башлауга, көймә комга терәлә.

Реклама

Спектакль уйнарга тугыз кеше бар, ә рольгә туры килә торган унынчы кешене, үтер, ризалаштырып булмый. Нинди генә хәйләле алымнар кулланылмый бу очракта. Берсенең хатынын, икенчесенең ирен йә каенанасын көйләү дисеңме, уйнамаса да, фәлән дә катнаша, син генә калырсыңмы дип хәйләләүме... Механизатор, фермер, кибетче, хат ташучының һәркайсы артист булып билгеләнгән сәгатькә мәдәният йортының сәхнәсенә менеп бассын өчен иң элек аның мөдире бер пот тоз ашарга тиештер, мөгаен. Ничек кенә булмасын, авыл үзешчәннәре, ким дигәндә, елына бер спектакль куялар. Якташлары Кәшифә Тумашеваның тууына 125 ел тулу уңаеннан быелгы сезонда Балтач районының һәр авыл мәдәният йорты бер сәхнә әсәрен өйрәнгән. Финалга чыккан алты авыл район сәхнәсендә чыгыш ясаган. 17 апрель көнне район мәдәният йортында рольләрне иң оста башкаручыларга, төрле номинацияләрдә җиңгән авыл мәдәният йорты коллективларына кыйммәтле бүләкләр тапшыру тантанасы булды. Чарада район, җирле үзидарә һәм күмәк хуҗалык җитәкчеләре дә катнашуы бик күркәм күренеш, дисәм, каршы килүчеләр булмастыр. Һәр җирлектәге җитәкче, чын хуҗа булып, авылның мәктәбен, мәдәниятен, ялгыз әбисен, инештәге күперен һәм тагын бик күп мәшәкатьләрне кайгыртып торганда гына, авыл тулы канлы булып яши. Район хакимияте башлыгы Рамил Нотфуллинның сәхнәгә менеп саллыдан-саллы бүләкләрне үзе тапшыруын аның үзешчәннәрне олылавы, мәдәнияткә булган игътибары дип кабул итте халык. Җиңүче дип табылган Шубан мәдәният йорты үзешчәннәренең Аманулланың «Әлепле артистлары» спектаклен караганнан соң, сөйләшү чәй өстәле артында дәвам итте. «Вакытында кыр эшләрен башкарырга, ит-сөт җитештерүдә калышмаска һәм мәдәниятне дә кайгыртырга кирәк. Һәр халыкның йөзен аның мәдәнияте күрсәтә. Җитәкчеләрнең, мәдәният хезмәткәрләре белән менә шулай итеп очрашып, эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясап, проблемаларны уртага салып сөйләшүе авыл мәдәният йортларының эшчәнлеге өчен бик мөһим. Авылның, аның халкының матур итеп яшәве, эшләве, күңел халәте мәдәният хезмәткәрләреннән, аларның булдыклылыгыннан тора», - ди Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Радик Михайлов. Ул әлеге чараларны оештырып, башлап йөрүче. Аның теләге - авыл мәдәният йортында, китапханәләрендә эшләүчеләргә карата игътибарны, хөрмәтне арттыру, хезмәтләрен тиешенчә бәяләү. «Ял, бәйрәм көннәрендә һәм кичләрен дә хезмәттә алар», - ди Радик Михайлов. Мәдәният хезмәткәрләре эшенең четереклелеген Балтач җирлегендәге хуҗалар аңлый кебек тоелды миңа. «Кайчакта акча түләп, эшләргә кеше таба алмыйсың, ә мәдәният йорты мөдирләре халыкны бушка уйната, җырлата», - ди, уенын-чынын бергә кушып, «Труд» ҖЧҖ җитәкчесе Рәшит Хафизов. Казан артистлары авыл мәдәният йорты залларын тутыра алмаса да, авыл үзешчәннәре чыгыш ясый торган көнне энә төшәрлек тә урын булмый икән. Авыл җитәкчеләренең үзләренең дә кайчандыр спектакльләр уйнап йөргән вакытлары булган, әлбәттә. Шушы ук сорау белән район хакимияте башлыгы Рамил Нотфуллинга да мөрәҗәгать иттем.
- Рамил Рәшитович, үзешчәннәр чыгышын караганда ниләр кичереп утырдыгыз? Сәхнәдә Хәлил булганыгыз бармы?
- Бер спектальдә яшь егет ролен башкарганымны хәтерлим, мәктәп елларында ук иде, ахры. Үзешчәннәрнең чыгышына килгәндә, рольләрне яхшы итеп башкаручыларны күреп сөенәсең, килеп җитмәгән урыннар булса, чын артистлар түгел, ә үзешчәннәр, гап-гади хезмәт кешеләре бит болар дип аңларга тырышасың. Сәхнәдәге геройлар тормышта да чагылыш таба, нәрсәнедер күрсәтә, кисәтә, уйландыра. Ничек кенә булмасын, мәдәни чаралар, район смотрлары халыкны бергә туплый, рухи яктан баета, тормышка карашын үзгәртә дип уйлыйм. Шуңа күрә, бездән ярдәм кирәк икән, без булышырга һәрвакыт әзер. Балтачлылар, хезмәттә генә түгел, сәнгатьтә дә алдынгылар рәтендә булырга тиеш.
Бу мәсьәләдә районның актив хәбәрче-ветераны Рәфыйк Шәрәфиев та, үз фикерен белдереп, Кәшифә Тумашеваның якташлары Казан сәхнәсен яуларга тиеш, диде. Камиллекнең чиге булмаган кебек, һәр эштә кешенең эзләнүе, үсештә булуы бик күркәм. Шулай да төп шарт иң югары бүләкне генә дә алу түгел. Төрле һөнәр кешеләренең бер коллективка туплануы, кич белән, дулкынланып, репетицияләргә йөрүләре, авылдашларының аларга биргән бәясе, борчылып кайгыртучанлык күрсәтүләре авылның яшәеше белән бербөтен була, аны баета, күзгә күренмәс ниндидер җепләр суза. Рухи матурлык, рухи үсеш әнә шулай иң элек күңелләрне яулый.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: