Шәһри Казан

«БАНКРОТ»НЫ караган чакта

Тагын кайсы спектакль кул чабудан башлана икән?! Бу режиссер өчен, әлбәттә, көтелгән реакция булгандыр. Сәхнәдә трамвай йөри - менә сиңа яңалык - тамашачы алкышлый. Мин дә, ак трамвайны күргәч, елмаеп, кечкенә бала сыман, кулларымны чәбәкли башладым. Миңа калса, сәхнәдә трамвайдан кала да кызыклар җитәрлек иде. Мәсәлән, шул ук трамвайда «килгән»...

Радик Бариевның уйнавы күңелемә аеруча хуш килде: ул спектакльнең башыннан ахырынача, чын мәгъ­нә­сен­дә, Сираҗетдин булып яшәде. Искәндәр Хәйруллинның телсез Гарәфиен дә спектакльнең күркәм табышы, уңышы дип саныйм. Ләйсән Рәхимова (Гөлҗиһан), Ил­төзәр Мө­хәммәтҗанов (Җамалетдин), Рамил Вә­җиев (Камалетдин), шулай ук Фирая Әкбәрова (Гарифә) белән Раушания Юкачева (Мә­ликә), Рузия Мотыйгуллина (Нәгыймә) белән Фәридә Сафина (Хәдичә) уеннары да күңелдә матур тәэсирләр калдырды.
Бикчәнтәев байтак яналыклар керткән, кем әйтмешли, тамашага бүгенге заман сулышын өргән: залдагылар һәр яңалыкны, рәхәтләнеп көлеп, кул чабып бәяләде.
Мине исә сәхнәгә чыккан өлкән буын артистлар (Ирек Баһманов, Әзһәр Шакиров, Наил Дунаев, Хәлим Җәләй) бик нык сөендерде. Алар сәхнәдә пәйда булган чакта күзләремә яшьләр килде хәтта - бик эмоциональ күренеш булды ул. Джеймс Бонд кебек мәшһүрләребез пөхтә костюмнар кигән, ауропача эшләпәләрдән үзләре. Тавышлары яңгырап тора, уйнаулары - соклангыч. Афәрин!
Театр турында бер язган идем инде. Ул вакытта игътибарны тамашачыларга күбрәк юнәлткән идем, бу юлы да алар хакында әйтми кала алмам, ахрысы. «Туфта, туфта... Шәрәфи түгел инде», - дип, янымда берөзлексез «өзгәләнеп» утырган ир затына кисәтү ясарга туры килде. Минем гел шундый күршеләрдән «бәхет» булды инде. Бу адәмнең дә буфеттан кәефләнеп, колбасалы бутерброд ашап кергәне ару гына сизелә иде...
Янә гардероб мәсьәләсе. Артистлар баш ияргә дип сәхнә алдына чыккан мәлдә, тамашачыларның бер өлеше урыннарыннан кузгалды. Тәрбия дигәннең эзе дә юк икән боларда, дип уйлап куйдым.
Кул чабу ул - рәхмәт әй­түнең бер төре. Рәхмәт әйтә белмәгән кеше тәрбиясез була. Гардеробка ашыккан кешеләрне, зинһар, туктатыгыз. «Артистлар уенына рәх­мәтең шул булдымы инде?!» - дип оялтыгыз аларны. Театрга килгән икән, димәк, аларда өмет бар әле. Ул әфәнде-ханымнар сез әйткән­не ишетер, аңлар, уңай нәти­җә ясамыйча калмас. Минем янымда утырган ир заты да әйткәнне аңлады бит, «туфта» дигән сүзен бүтән ишетмәдем аннан... Тик аракы исе генә беркая югалмады.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: