Шәһри Казан

БАР ИДЕ ЗАМАННАР...

(Язучыларның «Тынгысыз каләм» дигән дивар газетасыннан) Ул чагында Татарстан җирендә 150гә якын союз әгъзасы һәм 300дән артык яшь язучы яши иде. Әйе, рәхәт иде тормышлар. Отчетларга, докладларга кыстырып җибәрәсең, мин сиңа әйтим, трибуналардан торып тондырасың - тыңлаучыларның күзләре шар була. Ә кәкже. 500дән илле генә язучы ким бит. - Ничек...

Реклама

(Язучыларның «Тынгысыз каләм» дигән дивар газетасыннан)
Ул чагында Татарстан җирендә 150гә якын союз әгъзасы һәм 300дән артык яшь язучы яши иде. Әйе, рәхәт иде тормышлар. Отчетларга, докладларга кыстырып җибәрәсең, мин сиңа әйтим, трибуналардан торып тондырасың - тыңлаучыларның күзләре шар була. Ә кәкже. 500дән илле генә язучы ким бит.
- Ничек дисең, ничек дисең, Фабий? Әйберләрен кайларда бастырып бетерәләр иде, дисеңме? Бетерәләр иде. Урын табыла иде. Ә кәкже, калын әдәби журнал бар иде. Дөрес, ул чагында бер генә иде ул. Шулай да җитә иде 400 язучыга. Сезнең кебек имансыз түгел иде ул чагында язучылар. Язарлар иде елга бер яки ике хикәя, утыз-кырык шигырь, ярты поэма, йә булмаса бер дә язмаслар иде. Сез генә ул төне буе хикәя язып, таң тишегеннән күзегезне тозландырып редакциягә килеп җитәсез. Ичмасам язган әсәрегезне кире борып та булмый. Язарга өйрәндегез, тишек борыннар. Үзегез нибарысы ике дистә. Ә үзегез 12 әдәби журналны туендырып торасыз. Язган әсәрләрегез буенча хөкем йөртсәң, кайсыгыз карт, кайсыгыз яшь икәнен дә аерыр хәл юк. Һәркайсыгызның үз стиле бар җитмәсә. Сюжетларыгыз да яңа. Образларны да бер-берегездән чәлдерәсез дип әйтеп булмый. Эшләр болай барса, тагын бер әдәби журнал ачмыйча булмас безгә.
Кая, китер әле, Идеал, син нәрсә алып килдең тагын? Тәк, повесть? Машинкада ничә бит дисең? Алтмыш ике?! Озынрак бит, егет, озынрак. Сыкмыйсыңмы тагын бераз? Һе, таптың чагыштырырга! Ул чагында икешәр йөз битле повестьлар язарлар иде. Повесть язуны ни урынына да күрмәс иде халык. Нишләп инде ел саен 400 повесть китерсеннәр! Аның алты-җидесе генә басарга яраклы була иде ич. Бастырырга тырышалар иде, билгеле. Язган әйберне бастырасы килә инде ул. Гаризалар, үтенечләр, каргышлар, янаулар, әллә ниләр язалар иде. Һич булмаса, кешегә яздыралар иде. Язучыга килешми, дисеңме? Язучыга бит ул. Әмма да ләкин редакциягә повесть күтәреп килгән һәрбер автор язучы булмый бит әле. Нинди повесть язуыңда хикмәт.
Чын шулай, язучылар сараеның унсигезенче катыннан кадалып төшим, бер журнал, дүрт йөз язучы иде. Язмагач, ни өчен язучы исемен күтәреп йөриләр иде, дисеңме? Ничек дип әйтергә инде аны? Ну, әйтик, җыелыш заллары тулып торсын өчен. Аннары язучы булсаң, фатирны тизрәк алып була иде ул чагында. Кайдан килсен? Юк иде ул чагында буш фатирлар. Аннары килеп, җир участогы да бирәләр иде язучыларга. Гомумән, рәхәт иде язучы булу. Ефәк халат киеп йөргән кебек. Тәндә бер җиңеллек тоя идең язучы булгач.
Юк, алай димәгез. Укымышлы иде язучылар ул чагында. Кемнәрдән өйрәнәләр иде дисезме? Классиклардан, әлбәттә. Аннан соң тагын яшьләр арасында Геродот, Фукидит, Аврелий Августин, Томас Мэлори, Маттео Банделло, Гонгора, Жоашен Дю Белле, Тальман Де Рео, Антуан Гамильтон, Мариво, Босуэлл, Парни, Колридж, Петрюс Борэль, Йожеф Этвеш, Мөдәррис Әгъләмов, Леконт де Якобсен, Анри Бенуа, Шамфор, Элиан, Ши-Цзин кебек язучылар бик популяр иде. Әйтәм бит, күп укыйлар иде яшьләр, әмма, Ходайның хикмәте, ни өчендер, үзләре язмыйлар иде. 400 язучының кырыгы гына тартып бара иде бөтен әдәбиятны дисәм, сүзем ялган булыр микән, әмма, ант әгәр, шулайрак иде.
Нәрсә, Гыйльметдин, тагын хикәя китердеңме? Ну язып та торасың син, ә! Молодец. Яшьләр журналына кертеп карыйсыңмы соң әллә? Әле запаста егерме җиде хикәя бар бит безнең редакциядә. Егерме җидесе егерме җиде темага. Өчесенә дә кердеңме яшьләр журналының. Алмыйлармы? Калдыр алайса. Чиратка язып куярмын. Пасквильләр, афоризмнар, эпиграммалар кирәк безнең журналга. Яз әле, энекәш, яз. Ярый, ярый, хуш.
Әй, заманалар! Бер хикәягә тилмереп йөргән чаклар да бар иде бит. 400 язучыдан бер адәм рәтле хикәя теләнеп ала алмас идең. Ә хәзер Гыйльметдин хикәяләрен генә басып торсаң да, шөкер, 12 журналның уникесен дә хикәягә кинәндереп була.
Кайтырга вакыттыр инде. Рәхәт. Корректураны исәп-хисап машинасы укый. Атна саен җыелыш, киңәшмә җыеп та ялыктырмыйлар. Болай булгач, тагын йөз ел яшим әле мин...
1980.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: