Шәһри Казан

Башкалада – балет бәйрәме

Казанның М.Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет академия театры сәхнәсендә Рудольф Нуриев исемендәге XXVII Халыкара классик балет фестивале ачылды.

Реклама

Фестиваль ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов булышлыгы белән уза. «Carmina Burana, яисә Фортуна Тәгәрмәче» премьерасы белән ачылган фестиваль кысаларында тамашачылар 10 спектакль карый алачаклар. Алар игътибарына «Дон Кихот», «Жизель», «Баядерка» һәм «Аккош күле» балетлары тәкъдим ителәчәк. Программада шулай ук ике авторлык спектакле - «Алтын Урда» (сезонның премьерасы) һәм Георгий Ковтун куйган «Спартак» балетлары да бар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: