Шәһри Казан

Башларга беркайчан да соң түгел

Тумышы белән Ютазы районының Көрәш-Бүләк авылыннан булса да, тормышын Лениногорск каласы белән бәйләгән Мәгъшия ханым. Дөрес, авылда колхоз рәисе, бухгалтер, зоотехник булып эшләгән әтисе кебек, язмышын авылга багышларга да исәбе булмый түгел кызның.

Реклама

Ютазыда урта мәктәпне тәмамлауга, ике ел авылда гади колхозчы булып йөрер идеме юкса?! Әмма күңелгә салынган иҗат оеткысы барыбер үзенекен итә - ул Чабаксар педагогия институтының худграф бүлегенә читтән торып укырга керә. Инде Лениногорск педагогия көллиятендә эшли башлавына да тиздән 40 ел. Бүгенге көндә шәхси тупланмасында 300 ләп эше саклануга карамастан, Мәгъшия Мөбарәк кызы, тормышындагы иң мөһим эше, дип, Мәснәви Хәйретдинов җитәкчелегендә Лениногорск балалар сәнгать мәктәбен оештыруда катнашып йөргән елларын атый.
Әле бүген дә булачак укытучыларга сынлы сәнгать, рәсем, композиция укытып йөрүче хезмәт ветераны, РФ урта махсус мәгариф системасының мактаулы хезмәткәре Мәгъшия Мөхәммәтова белән аның 74 эштән торган шәхси күргәзмәсе эргәсендә очраштык. Моңа кадәр дә күп тапкырлар Лениногорск, Бөгелмә, Баулы, Җәлил һәм Актүбәдә шәхси күргәзмәләрен уздырган рәссам янә иҗатына хисап тота. М.Мөхәммәтова - үзен пейзажда тапкан рәссам. Иҗат егәрен табигать белән бергә бер калып аралашудан ала ул. Моңа кадәр майлы буяулар, акварель белән эшләгән ханым соңгы 2 елда ныклап торып графикага тотынган. Күргәзмәсендә аеруча игътибар яулаган эшләре дә шулар түгелме икән әле?! Акка кара белән ташка баскан кебек алар. Үзе өрфиядәй җиңел. Ник бер артык сызык булсын! «Мин инде иҗаттан башка яши дә алмыйм. Челтәр үргән кебек, үзеннән-үзе бара ул, - ди рәссам эш алымын аңлатырга теләгәндәй. - Тик шунысы кызганыч - хәзер яшьләрнең иҗат белән утырырга әллә ни вакытлары юк. Кәгазь боткасы басып китте аларны», - дип зарланып та алды әле.
Рәссам, барыннан да бигрәк, табигатьнең алмашынучан халәтенең драмасына үтеп керә ала («Яңгыр алдыннан», «Эңгер-меңгер көн»). Ярата ул шундый мизгелләрне. Тотып та ала, шуны тыгыз, катлаулы төсмерләр белән бирә дә белә («Көзге кич»). Авторның барлык натюрмортларын җыйсаң, аларын «Җәйге кәеф» дип атап булыр иде, - ди Мәгъшия ханымның иҗаты турында сәнгать белгече Н.Горюнова.
Бу, әлбәттә, тормышны яратудан, гади генә әйберне дә җырлап торган шигърияткә әверелдерә алудан килә. Озак еллар үзе тәрбияләп үстергән этләре турындагы кыйссаларны тыңлаганда да моның шулай булуына янә инанасың.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: