Шәһри Казан

Баулыда олы вакыйга

Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге рәссамнары күргәзмәдән күргәзмәгә әле Бөгелмәдә, әле Лениногорск, әле Азнакай каласында гел очрашып торалар. Күргәзмәләрнең чираттагысы узган атнада Баулыда ачылды.

Реклама

Баулы крайны өйрәнү музее рәсми рәвештә ачылган 1990 еллардан бирле биредә айдан-айга күргәзмәләр уздыру матур гадәткә әверелсә дә, моның кадәр масштаблысының беренче генә үтүе иде. 27 авторны бер түбә астына туплау, күргәзмәнең кураторы танылган рәссам Мөдәррис Минһаҗевка да (Лениногорск), музей директоры Ирина Бәдретдиновага да җиңел генә булмагандыр. Әмма башкарылган эшнең мөһимлеген аңлаган хуҗалар белән эш итүе һәрвакыт күңелле. Ачылышта Баулы муниципаль район хакимияте башлыгы Альберт Галимҗан улы Хәбибуллинның, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча беренче урынбасары Ренат Газизулла улы Хәмидуллинның катнашуы шуның ачык дәлиле иде. Күргәзмәдә катнашкан һәр авторга зур хөрмәт күрсәтеп, район башкарма комитетының рәхмәт хатлары тапшырылды.
- Бу - безнең нефтьчеләр каласы тормышында бик олы вакыйга. Тиздән зур Татарстан нефтенең 70 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Баулылылар республикада кара алтын чыгаруда бүген дә үзләренең лаеклы өлешләрен кертәләр. Халыкта юкка гына, икмәк булса, җыр да була, нефть булса, икътисад та, мәдәни тормышыбыз да алга бара, димиләр. Моны әлеге күргәзмә мисалында да күреп була, - дип, муниципаль район хакимияте башлыгы Альберт Галимҗан улы рәссамнарны, шәһәр халкын әлеге тантана белән тәбрикләп, аны ачып җибәрде.
Җыйнак кына ике залда урын алган күргәзмәне сәнгать белгече Нина Горюнова (Лениногорск) үзенчәлекле бер калейдоскоп белән чагыштырды:
- Әлеге калейдоскопның һәр бүлемтеге дөньяны шулай итеп чагылдыра ки, монда Федор Корниловның эпик пейзажлары да, Яков Лукяненконың томанлы Невасы да, Александр Черныйның урта полосага хас лирик күренешләре дә, Мансур Закировның төньяк котыбы да сыйган. Күргәзмәдә Вячеслав Гецевның график портретлары һәм пейзажларының да үз урыны. Аеруча ике автор - танылган рәссам, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Ришат Гыйләҗев һәм Суриков исемендәге сәнгать институты Казандагы филиалының икенче курсын тәмамлаган Айгөл Мәҗитованың «алышы» бик җете яңгырады. Бер якта профессиональ осталык мәктәбен күрсәтүче - инде үз сәнгать теле булган, буяуларын кояшка манып язучы торса, икенче якта беренче эшләреннән үк кешенең рухи дөньясына үтеп керергә тырышучы Айгөл («Ялгызлык. Картлык»), - дип, ул тамашачының игътибарын кайбер эшләргә юнәлтте.
Айгөлнең эшләренә оештыручылар тарафыннан да акцент ясалган иде. Авторның экспозиция үзәгендә торган «Ар кызы Марина» дип аталган портреты, озак та үтмәде, «телгә дә килде». Чөнки Айгөлнең күрше авылы Покрово - Урыс Тамак авылының фольклор ансамбленнән удмурд кызлары да килгән иде ачылышка. Шунысын да әйтергә кирәк: бу - ТР Рәссамнар берлеге рәисе Зөфәр Гыймаевның шәкерте Айгөл Мәҗитованың беренче генә күргәзмәсе түгел. 2011-12 елларда яшь рәссамнарның күмәк күргәзмәләрендә катнашкан кызның «Курай - җир җылысы» дип аталган бер эше бүгенге көндә «Зур Идел» күргәзмәсендә. Яшь рәссам өчен генә түгел, тәҗрибәле кылкаләм осталары өчен дә зур сынау «Зур Идел».
Күргәзмә хакында Ришат Гыйләҗевнең фикерләре дә кызыклы иде:
Һәр рәссам киләчәктә үзен танып белүләренә өметләнергә тиеш. Һәр эшебез безнең хакта, бүгенге чор турында сөйләячәк. Игътибар итегез: әгәр дә без бүген узган гасырның 30 нчы елларындагы теләсә кайсы эшне алсак, хәтта бернинди әзерлеге булмаган кеше дә аның заманча түгеллеген әйтер. Чөнки анда үтәли җил булып эндустрилизация «йөрүен» тоясың. Менә бүген безнең кайбер эшләр яныннан игътибарсыз гына үтеп китүчеләр дә бар. Ә бит 50 елдан соң бөтенләй башкача булачак. Ностальгия-юксыну беренче планга калкып чыгачак һәм безнең киләчәк буын «Кара әле, ничек яхшы булган бит элек, яшеллеккә чумып яшәгәннәр», дип уйлаячаклар, - ди ул.

Күргәзмә эшен башлады гына, ә инде сентябрь аенда Октябрьск каласының Картиналар галереясында төбәкара күргәзмәгә көтәләр рәссамнарны. Анысы тагын да колачлырак булачагына шик юк. Чөнки анда башкорт рәссамнары да кушылачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: