Шәһри Казан

Байбулат Батуллин: «Ундүрт яшемдә кино җене кагылды»

Бала чагыннан ук сәхнәдә шигырь укып үскән Байбулат Батуллинны тамашачы артист итеп күз алдына китергәндер. Узган ел хореография училищесын тәмамлаган егет ун ай Кытайда яшәп кайтырга да өлгерде. Шул уңайдан аның белән очрашып, чит илдә ниләр белән шөгыльләнүе белән кызыксындык.

- Байбулат, бүген яшьләр арасында чит илгә китеп уку модада. Син Кытайга нинди максат белән бардың?
- Минем кытай телен өйрәнәсем килә иде. Интернет аша кайсы уку йортында өйрәнергә мөмкин икәнлеген белештем дә, шунда юл тоттым. Ул Кытайның элекке җитәкчесе Мао Цзе Дун укыган университ булып чыкты. Шундагы курсларда башта өч ел тел өйрәтәләр, аннары белгечлек буенча факультетны сайлап аласың. Мин үземә алга таба укуны дәвам итү максатын куймадым.

- Кытай теле дөньяда иң авыр телләрнең берсе булып санала. Өйрәнеп булдымы соң?
- Мин анда бер сүз дә белмәгән килеш барган идем. Хәзер кытайлар белән аралаша алам.

- Ул илдә сине ниләр гаҗәпләндерде?
- Шәһәрдән читтә яшәүче кайбер кытайлар бер-берсен аңламый. Аларның борынгы телләре тагын да авыррак. Моннан йөз ел элек бөтен диалектларын берләштереп телләре яңачарак үзгәртелгән. Кытайлар җырлаган сыман сөйләшә. Аларга рус, инглиз телләре авыр бирелә. Андагы халык артык йомшак сыман тоелды миңа. Алар чит ил кешеләрен ярата, ачык йөзле. Ә инде иң кызыгы: анда иртән уянуга һәр кеше зарядка ясый, җырлый яисә бии.

- Кытайларның кайбер сүзләре татар теленә охшаш булуын ишетеп беләбез.
- Әйе, үзем дә шактый сүзләрдә охшашлыклар булуын ачыкладым. Алай гына түгел, йөзләрдә дә шактый охшашлыклар бар безнең. Казанны сагынганда әнә шул татарга охшаган халыкка карап йөрдем.

- Социалистик илдә яшәүче байлар белән ярлылар аерыламы?
- Анда төрле катлам кешеләрен бергә җыйсаң, киемнәрендә аерма сизмисең. Ә бездә алар нык аерылып тора. Аерма булмауны мин коммунизм эзе дип саныйм.

Реклама

- Яшь буын Россия турында хәбәрдармы?
- Яшьләр инглиз телле илләргә күбрәк тартыла. Алар минем Россиядән икәнемне белгәч ышанмадылар. Безнең илдә бары тик кыш итеп кенә күз алдына китерәләр. Миннән «пляж» сүзен ишетеп аптырап калдылар. Безне белмәсәләр дә, Кырым татарлары турында хәбәрдар алар. Татарларны белгән бары тик бер кеше генә очраттым. Өлкәннәр Россия Президенты Путинны бик ярата.

- Аларның укуга мөнәсәбәте ничек?
- Кытайлар күп укый. Китап кибетләрендә хәтта идәннәргә утырып укыйлар. Укымаганнары сәүдә эше белән шөгыльләнә.

- Кытайларның өйләрендә дә булырга туры килгәндер?
- Мин Чанша шәһәрендә яшәдем. Өйләрендә аяк киемнәре белән йөрүләре миңа сәер тоелды. Кытайларның йортларында ямь юк. Мин яшәгән тулай торакның бер ягында - без, икенчесендә кытайлар иде. Аларның пөхтәлеккә игътибар итмичә яшәүләрен күреп шакката идек.

- Укудан тыш ниләр белән шөгыльләндең?
- Кунфу дигән спорт түгәрәгенә йөрдем. Кытай скрипкасында уйнарга өйрәндем. Урамда да биегән чаклар булды. Музыкант Мубай җырына степ биеп клип төшердем.

- Байбулат, син биюче булып та, нәфис сүз остасы булып та эшли алыр идең. Тик күңелең никтер кино сәнгатенә тартыла? Ни өчен актерлыкка түгел икән?
- Миңа ундүрт яшьтән үк кино җене кагылды. Башта үз-үземне төшердем. Уналты яшемдә Санкт-Петербургта узган фестивальдә катнашкан идем. 2010 елда Казан мөселман киносы фестивалендә һәвәскәр кино төшерүчеләр арасында беренче урынны яуладым. Актер буларак та үземне сынап карадым. «Бичаракай», «Зәңгәр күбәләкләр», «Тайны изумрудного лотоса» һәм «Кабан күле хәзинәләре» фильмнарында төштем. Үземнән яхшырак артистлар булганга күрә, минем актер буласым килми. Хәзер режиссер буларак үземне сынап карыйсы иде. Шуны күздә тотып, узган ел Мәскәүдәге Бөтенроссия кино институтына барып караган идем. Әмма конкурстан уза алмадым. Быел Мәскәүдә кино мәктәбенә укырга кердем.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: