Шәһри Казан

Байлар ничек яши?

Уйланып кайтып киләм. Янәшәдән узган олы юлда машиналар ташкыны кайнаша. Һәркемнең үз юлы, үз кайгысы. Машиналарның берсе тавыш биргәч, борылып карарга мәҗбүрмен. Дөрестән дә, мине узып киткән машинаның берсеннән шоферы чыгып, кул изи. Таныш күренмәгәч, игътибар бирмим, юлымны дәвам итәм. Мондый күз күрмәгән чит ил машинасын йөртүче туганым да, танышым...

Уйланып кайтып киләм. Янәшәдән узган олы юлда машиналар ташкыны кайнаша. Һәркемнең үз юлы, үз кайгысы. Машиналарның берсе тавыш биргәч, борылып карарга мәҗбүрмен. Дөрестән дә, мине узып киткән машинаның берсеннән шоферы чыгып, кул изи. Таныш күренмәгәч, игътибар бирмим, юлымны дәвам итәм. Мондый күз күрмәгән чит ил машинасын йөртүче туганым да, танышым да юк минем. Тик котылырга насыйп булмаган икән. Машинаның ишеге шапылдап ябыла да, артка чигеп, кабат минем белән тигезләшә. Бу юлы, исемемне атап, абый, дип дәшәләр.
Яшьләр тиз үзгәрә шул. Күрше авыл егете Фәрит икән. Абыйсы белән бергә укыган, сүзләребез туры килеп, заманында дуслашкан да идек. Гомере генә озын булмады шул. Мәрхүм инде. Энесе, үземне абыйсы кебек якын күреп, утырырга өнди. Сүзебез машинада дәвам итә. Тормышта кемгә ничек җай килә бит. Вакытында заманасының кая барганын тоеп, баеп калган Фәрит. Хәзер шул байлыгы үзе акча эшли икән.
Халык гайбәтенә кереп, гөмбәләр кебек үсеп чыккан зур коттеджларны күп күрсәм дә, моңынчы берсенең дә эченә кереп, адашып йөргәнем юк иде. Менә көтмәгәндә Ходай насыйп итте. Җитмәсә, әрәмтамак түрә булды, дип сүгәбез, җәмәгать. Мондый лабиринтларны уйлап табарга да баш кирәк.
Һәркемнең күңелендә бер шайтан утыра ди. Танышым, йортын күрсәтеп, үз күңелен үзе күреп йөри. Сүз дә юк, сокланырлык. Ул йокы, ял, аш бүлмәләре... Сөйләү файдасыз, күрү кирәк. Арада иң гаҗәпләндергәне танышымның иң еш ял итә торган бүлмәсенә терәп төзелгән төрмә камерасы булды. Метр ярымга ике метр зурлыкта эшләнгән ул. Тимер рәшәткәле пыяласыз тәрәзәнең каршында ук агач сәндерә. Сыкранып ачылган оптик күзле тимер ишек. Шыксыз бүлмәнең эчендә күңелне өшетерлек салкын җил уйный. Оста яшерелгән магнитофон тавышыннан үзеңне тулаем төрмәдә утырган кебек хис итәсең. Алла сакласын, башка әллә нинди уйлар килә монда. Танышым да еш кына уйланып, әлегә ярый чын төрмәдә утырмыйм, дип шатланып чыга икән моннан. «Безгә бит мондый җиргә эләгү озак түгел, шуңа, тормышның тәмен белеп, тоеп яшәп яту кирәк», - ди.
Хәзер коттедж күрсәм, Фәритнең карцеры искә төшә. Биектәнрәк егылган саен, тән катырак җәрәхәтләнә шул. Бу очрактан соң үземдә артык байлыктан бәйсез җан тынычлыгына сөенеп яшәп ятам әле.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: