Шәһри Казан

Бөек остазга иң якын рәссам

Татар традицион каллиграфиясенә нигезләнеп, ХХ гасыр татар сынлы сәнгатендә үз каллиграфия мәктәбен булдыруга ирешкән хаттат Нәҗип Нәккаш 65 яшьлек гомер бәйрәмен Г.Тукайның әдәби музеенда әнә шулай исеме үк җырлап торган күргәзмә белән каршылады.

Реклама

Инде кайларда гына күргәзмәләре булмаган Нәҗип Нәккашның. Моннан элек «Кол Шәриф» мәчетенең татар шәмаилләре галереясында узган шәхси күргәзмәсен «Энҗеләр тезәр чаклар» (2012) дип атаган иде ул. Әгәр дә бөртекләп барласак, алар арасында Иранда узган 9 нчы халыкара Коръән күргәзмәсе (2001); Мәскәүнең Үзәк җәмигъ мәчетенең конференцияләр залында узган күргәзмә (2004); Әнкарада Ататөрек исемендәге төрек мәдәният мәркәзендә узган Халыкара кул сәнгатьләре күргәзмә-ярминкәсе (2006); «Кол Шәриф» мәчетенең Ислам музеенда узган «Коръән-Кәрим һәм Тукайдан илһам алып» (2008); КФУда булып үткән «Шәмаил сәнгате халык күңелендә» (2013) дип аталган шәхси күргәзмәләре җепкә тезгән «энҗеләр»нең иң затлылары булыр иде, мөгаен. Һәм рәссамның һәр күргәзмәсендә күп вакыт алны-ялны белмичә сәнгатьнең әлеге төрен халыкка җиткерү нияте белән мастер-класслар үткәрүен әйтмәсәк, Н.Нәккашның иҗади портреты тулы булмас иде. Ул чагында вакыты белән дә, кул астындагы материаллары белән дә исәпләшми рәссам. Мәскәүдә узган күргәзмәгә керергә икешәр чакрымга сузылган чират иде, дип әле дә еш искә алалар. Ә бит шулчаклы халыкның шактые нәкъ менә Н.Нәккаш кулы белән язылган үз туграсын йә булмаса гарәп хәрефләре белән язылган үз исемен алып китә күргәзмәдән.
Унтугызынчы күргәзмә
Шәхси күргәзмәсенең бусы инде унтугызынчысы. Залга аяк басуга ук тирән итеп тын аласың да, бер мәлгә өнсез калып, бу кешенең күңеле тулы бизәк икән, дисең. Һай, бу гарәби язуның серлелеге, матурлыгы, һай, бу останың маһирлыгы... Бәлкем шуңа да аларны кул белән эшләнгән эш итеп түгел, ә ниндидер бүтән яссылыкта башкарылган җан сурәтләре буларак кабул итәсеңдер дә. Чигешле түрләмәләреннән, идәнендәге суккан паласларыннан, түр башындагы шәмаилләрдән ялт итеп торган авыл өендәге җылылыкны тойгандай буласың. Нәҗип Нәккаш кебек гарәп теленең, язуының бөтен нечкәлекләрен белеп, Коръән аятьләрен, Пәйгамбәребезнең хәдисләрен каллиграфиядә урынын белеп, отышлы файдаланучылар, булса да, сирәк шул. Бу очракта галимлек белән рәссамлыкның «үлчәү тәлинкәләре» бер-беренә матурлык чамасы кайда да, гыйлемлелекнең тирәнлеге кайда дип исбат итеп яшиләр күк. Җитмәсә, бик яратып, хасиятләп челтәр урынына үргән татар бизәгенә төрә бит әле рәссам үзенең шәмаил, тугра һәм ләүхәләрен. Һәм, әйтергә кирәк, чамасын бик белеп кенә «төрә», эшләрендә һичбер артык әйбер күрмисең. Һәр детале ташка баскан кебек наят.
Күргәзмәдә барлыгы 37 эш урын алган. Тамаша кылырга килүчене: «Әйдә, уз» дигәндәй, ишек катыннан ук рәссамның гаилә туграсы каршылый. Юк, алай гына да түгел икән әле. Баксаң, мең ел буе гарәп имлясында эш йөрткән бөтен нәсел-нәсәбе дә шушында икән («Нәсел шәҗәрәсе»). Шулар алдында да үзенчә хисап тотуы түгелме икән әле галим- хаттатның?!.
Хәтер дәфтәре
Менә шул үз өслүбе, үзенең нәзакәтлелеге белән күргәзмәдән күргәзмәгә тамашачыны әсир итүдән, аны шаккатырудан туктаганы юк Н.Нәккашның. Бүген дә, моннан 10-15 ел элек тә шулай булган. Дәлил эзләп ерак йөрисе юк - «Теләкләр» дәфтәреннән йөгереп кенә «үткәндә дә» тоясың моны. Соклану гына да түгел аларда, ә чордаш хаттат белән горурлану да үтәли җил урынына йөри ул язмаларда. Күргәзмәне әле бүген генә кереп караганнар да язып чыгып киткәннәр диярсең. Әле кемнәр яза диген? Бу инде үзе бер тарих, үзе бер кыйсса:
«Нәҗибулла хәзрәтләре, җанкисәк! Бик мәхәббәтле күргәзмәң. Оештыру һәм матбугат җыюда остазыңны - Урманче хәзрәтләрен узасың. Балаларың, шәкертләрең үз юлыңнан китеп, татар гыйлем-сәнгатен бик зур югарылыкка күтәрәчәксез, иншә Аллаһ!
Флера Урманче.

«Гарәп телен белмәсәм дә, әсәрләрегездән гасырлардан килә торган моңлы саз ишетелгән кебек тоела».
Рәссам Шамил Нигъмәт.

«Бүген мин гаҗәеп серле күргәзмәдә булдым. Күмелергә, онытылырга хөкем ителгән сәнгатебезнең бу төре, Ходай рәхмәте белән, яңадан үзебезгә кайта башлады. Афәрин Нәҗип әфәндегә».
Туфан Миңнуллин (1999).

«Бу эшләрне югары рухлы, чиста күңелле кеше генә башкара ала. Горурланабыз!»
Әнир, психолог, фән кандидаты. (2001).

«Чагыштырыр өчен (мактаныр өчен дип уйлый күрмәгез, зинһар ) әйтәм: гомер буе музейлар, күргәзмәләр карап йөрдем. Шаккатып, бирелеп. Европа, Азия һәм башка кыйтгаларның сәнгатьләрен карадым. Аңларга тырыштым. Сезнең шәмаилләрне күргәнче үк сиземли-тоя идем. Хәзер менә күрдем, сокландым һәм аларның матурлыгы мин исән чакта миндә яшәячәк. Татар рәссамнарының барысы да бөек Бакый шәкертләре, аның дәвамчылары. Сез шулар арасында бөек остазга иң якыны».
Миргазиян Юныс (2001).

Татарлыкны уятучы эшләр
Дистә еллар буе алып барырга кирәк бит шундый дәфтәрне. Бик пөхтә, үзенә дә, башкалар фикеренә дә игътибарлы кеше эше бу. Инде яңа күргәзмә дә әкрен генә «фикер туплый» торгандыр. Ачылышта да булды андый кызыклы чыгышлар. Сәнгать белгече Роза Солтанованың бәясе югары сәнгать күзлегеннән булса, Рабит Батулла исә Н.Нәккашны бүген күп кенә сәхнәләрдә уңыш белән барган «Турандот»ның килеп чыгышын, ягъни аның фарсы һәм төрки әдәбиятларыннан башкаларга күчүен тикшергән галим буларак бәяләде һәм рәссамга уен-көлке белән «Аккаштан Нәккашка» дигән кул тамгасы салынган өр-яңа китабын бүләк итте. КФУның татар теле кафедрасыннан күренекле галим Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов чыгышы да озак елларга сузылган күзәтүләренә нигезләнгән иде. Ул авторның ни өчен башкалардан аерылып торуына басым ясады. «Нәҗип Исмәгыйлевнең шәмаилләре безнең татар арасында гына түгел, дөнья күләмендә дә мәгълүм. Мәскәүдә узган күргәзмәсенең зур вакыйга буларак кабул ителүе хәтергә уелып калган. Без бу олы иҗатның мәгънәсен тиешенчә аңлап та, бәяләп тә бетермибез булса кирәк, - ди ул һәм Нәҗип Нәккашның өстенлеген, аның элеккеге гарәп язуындагы кулъязмалар, шәрык кулъязмалары белән турыдан-туры эш иткән текстолог булуында күрә. - Ә аларда каллиграфиянең бик матур үрнәкләре бирелә. Н.Нәккаш шуларны өйрәнгән, иҗади рәвештә үзләштергән. Димәк ки, аның әсәрләре гадәти илһам җимешләре генә түгел, ә бәлки бу өлкәдәге казанышларны тирәнтен үзләштерүенең, ягъни аның гыйлемлелегенең нәтиҗәсе. Һәм мин уйлыйм: Нәҗип Нәккашның эшләре кая гына куелмасын, күңелендә татар җаны булган кешенең татарлыгын уята, геннарын кузгата, татар булмаган кешеләрнең дә татарга хөрмәтен, ихтирамын арттыра».
Мөхтәрәм галимнең «тиешенчә аңлап та, бәяләп тә бетермибез» дигән сүзләрен югары даирәләр дә, Тукай исеме белән аталган мәртәбәле дәүләт бүләге белән «эш итүче»ләр дә ишетсә икән. Сәнгатьтә тулы бер жанрны кабаттан торгызган, Кол Галидән башлап Тукай һәм Җәлил иҗатларына багышланган тулы цикллар эшләгән рәссам турында бара сүз. Гарәби язу белән беррәттән, татар шагыйрьләренең хикмәтле сүзләрен шәмаилгә иңдерүче дә әлегә ул гына.
* * *
- Чыннан да, әдәби мирасны белү шәмаилләр эшләгәндә бигрәк тә кирәк. Мәсәлән, әгәр дә әдәбиятны өйрәнмәсәм, Сәйф Сараины мин каян белим. Хисам Кятибнең шигырь юлларын шәмаилләргә ничек кертеп җибәрә алам?» - ди каләм остасы, Хатип аганың сүзләрен куәтләгәндәй.
Укучы өлгерүгә, укытучы-остаз пәйда була, дигән сүз бар. Н.Нәккаш язмышында ул остаз Бакый ага Урманче була. Аңардан берничә генә дәрес алып калса да, истәлекләре гомер буена җитәрлек Нәҗип әфәнденең. «Урманче бөтен гарәп, фарсы әдәбиятын белә иде. Яттан сөйләп җибәрә торган иде кайбер әйберләрне. Менә ул чын галим дә, рәссам да иде. Шуңа да аның үтеп керү даирәсе киң булды. Ул, нәрсәгә тотынса да, тирәнтен белеп, аңлап эшләде», - ди ул Бакый ага турында. Табигый сәләт, тырышлык, Урманче белән очрашу - болар бөтенесе дә бер максатка эшләгәндер. Бүгенге көндә, бер урында гына таптанмыйча, каллиграфия үрнәкләренең кулланылыш даирәсен киңәйтүнең авангардында да без Н.Нәккашны күрәбез. Әйтик, мәчетләр бизәлешен генә алсак та, ул бизәгән мәчетләр саны да 6-7дә генә бетәме икән?! Заманында Игорь Башмаков белән монументаль сәнгатькә үтеп керүе сирәк очрый торган, әмма уңышлы үрнәк булды. Казанның нәкъ уртасындагы әлеге гарәби санлы сәгать һәркемнең игътибар үзәгендә. Бигрәк тә очрашырга вәгъдә иткән гашыйклар аның һәр минутын исәптә тота. Илдар Хановның Галәм әхрамындагы мәчет гөмбәзен дә Н.Нәккаш эскизлары буенча смальтадан җыелган мозаика бизи. Хәзер инде «Алмаз-холдинг» җитештерә торган татар-мөселманнар өчен алтын һәм көмеш эшләнмәләр арасыннан да, кызыксынып, Н.Нәккаш эшләрен эзлибез. Ә алда әле никадәр эшлисе эшләре көтәдер рәссамны...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: