Шәһри Казан

«Бельгия татарлары безгә кушылып җырлады»

Г.Тукайның 125 еллыгы чараларыннан К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры да читтә калмады. Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин «Сөй гомерне» дигән әдәби-драматик спектакль куйды. Ул Г.Тукайның «Исемдә калганнары»н һәм 1907-13 елларда иҗат иткән шигырьләрен эченә ала. Анда театрның яшь актерлары катнаша. Шушы көннәрдә алар...

- Илфак, Бельгиядә яшәүче татарлар чакыруы буенча барганыгызны беләбез. Очрашулар ничек үтте? Аннан нинди тәэсирләр белән кайттыгыз?
- Әйе, безнең спектакльне Бельгиядәге татарлар җәмгыяте җитәкчесе Лилия Вәлиева Төркиядә күргән икән. Шуннан соң чакырырга уйлаганнар. Без анда дүрт көн булдык. Россия илчелеге карамагындагы фән һәм мәдәният үзәгендә яшәдек. Безнең белән бергә режиссерыбыз Рәшит Муллагалиевич та барды. Спектакльдән соң очрашулар бик күңелле узды. Милләттәшләребез татар ашлары әзерләгәннәр иде. Алар, баянчыбыз Булат Зиннәтуллинны каршыларына утырттылар да, рәхәтләнеп татар халык җырларын башкардылар. Бер әбинең елый-елый тыңлавын күргәч, аны жәлләп тә куйдык. Икенче көнне Мехелен шәһәрендәге Көнчыгыш ресторанында узган очрашуда безнең «Суда йөзә аласыңмы?» дигән җырны Бельгия кешеләре дә яратып тыңлады. Безнең кайсы милләттән булуыбызны сорадылар, безнең белән бергә күңел ачтылар. Анда бер-берсеннән ишетеп, Германия, Франция, Голландия һәм АКШ кебек илләрдән татарлар килгән иде. Яшьләр дә шактый булды.
- Андагы милләттәшләрне бигрәк тә нинди сораулар кызыксындыра?
- Алар безнең һәркайсыбызны уратып алды. Иң күп сорау: «Казан ни хәлдә?» Күбесенең Казанны күргәне дә юк югыйсә. Аннары аларның татар мәктәбе ачу теләге дә бар. Аның өчен Татарстаннан килеп укытуларын телиләр. «Балаларга өйдә аралашу гына җитми», диләр. Бу хакта үзем читтән торып укый торган Казан федераль университеты укытучыларына да җиткерергә уйлыйм.
- Бельгиядә Сезне иң гаҗәпләндергәне нәрсә булды?
- Анда, кая карама, һәйкәлләр. Алар хәтта төрле хайваннарга да куелган. Музейлар да күптөрле. Мәсәлән, уен кораллары, фотоаппаратлар музейларын карадык. НАТОның кайда урнашканын үз күзләребез белән күрергә туры килде. Аннары чит ил татарларының бердәмлеге аеруча сокландырды. Брюссельдә тарихи йортлар игътибарны җәлеп итте. Аларны элек бер-берсенә охшатмаска тырышып төзегәннәр. Һәркайсы да безнең күңелгә ошады.
- Сез әлеге илгә кем ярдәме белән бардыгыз?
Юл чыгымнарын Мәдәният министрлыгы түләде. Брюссельдә яшәүгә андагы татарлар оешмасы ярдәм итте. Аларга моның өчен зур рәхмәт!

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: