Шәһри Казан

Бер дистәлек юл – алгамы, арткамы?

Әбиләр төсле: «Гомер - аккан су кебек...» - дип башлыйм әле. Шулай димичә хәл юк - күз ачып йомганчы, Рәшит Ваһапов фестивале башлануга ун ел узып китсен әле, ә?! Әле яңа гына шундый Халыкара татар җыры фестивале башланып китүгә ихластан сөенеп, күңелдән генә: «Гадәттә мондый яхшы башлангычлар тиз генә бетеп...

Реклама

Чишмә башы - сандыкта
«Америка» ачыйм әле үзегезгә - Рәшит Ваһапов фестивале башлануга гап-гади агач сандык сәбәпче икәнен күпләр белмидер дә. Р.Ваһапов исемендәге халыкара җыр фестиваленең авторы һәм җитәкчесе Рифат Фәттахов әбисенең сандыгы ул. Әбисенең әлеге кадерле хәзинәләрне үз эченә сыендырган сандыгында авылдашы - Рәшит Ваһапов җырлары тупланган тәлинкә дә яткан. Бәйрәмнәрдә генә патефонга шул тәлинкәне куеп әйләндергән әбисенең аңа, эчке бер горурлык белән: «Бу - Рәшит! Рәшит Ваһапов! Авылдашым!» - дип әйткән сүзләре киләчәккә бер нотык-юнәлеш биргән дә Рифат Фәттаховка. Кем ул Рәшит Ваһапов? Тормышта нинди булган да, иҗатта ничек үскән? «Нурия», «Әлфия», «Алсу» кебек җырлары белән халык күңелендә үз урынын булдырган җыр­чы иҗаты тагын ниләрдән гыйбарәт? Студент елларыннан ук авылдашы язмышына кагылышлы материаллар туплау белән шөгыльләнә башлаган Рифат Фәттахов акрынлап әлеге фестивальне булдыру, Рәшит Ваһапов исемен мәңгеләштерү эшенә керешкән дә.
2004 елда старт алып, ун еллык биографиясе эчендә Рәшит Ваһапов фестивале булмаган төбәк калдымы икән инде ул?! Җир шары буйлап татар милләте сибелгән һәр төбәктән татар сәнгатенә булачак Рәшит Ваһаповларны эзләү, аларны зур сәхнәгә күтәрү - фестивальнең төп юнәлеше дә. Россия шәһәрләрендә, Казахстан, Финляндия, Латвия, Германия, Украина, Кытай, Эстония һәм Америкада татар җырын яңгыраткан бәйге бит ул Рәшит Ваһапов фестивале, дөньяның һәр төбәгендә татарның асыл талантларын барлаучы җиз иләк.
Якутлар табыладыр вакыт белән...
Алтын зур булмый, дигәндәй, талантчыклар янында зур, якты талантларны табу, аларны ачу, үсеп китешенә стимул бирү - менә шунысы зур табыштыр инде аның. Рәшит Ваһапов фестивале дигәндә, күпләр өчен иң әүвәл күз алдына Филүс Каһиров килеп басуы гаҗәп түгел. Ихластан сокланыр­лык талант иясен әлеге фестиваль күреп алып, аны зур сәхнәгә күтәрүе сөенечле фал булды. Филүс кебекләр сәнгатьтә, Рәшит Ваһапов төсле, санаулы гына була торгандыр инде ул. Шулай булмаса, андый тавыш, андый диапазон бирер идеме икән аңа табигать?!. Шәхсән үземнең якыннан Филүснең 39о температура белән тамагы шешкән килеш җырлаганын күргәнем булды. Гармунга кушылып җырлаган ник берәр җырында интегү-көчәнү булсын! Кайберәүләрнең, муен тамырлары шартлар дәрәҗәдә көчәнеп, тиргә батып җырлаулары белән чагыштырып әйтүем инде - Филүс рәхәтләнеп сөйләшеп басып торамыни! Ул җырлый тора, ә моң агыла да агыла гына...
Фестивальнең башка талантларын кимсетеп әйтүем түгел - Филүснең фестиваль белән бергә үсү­енә, аның белән ил гизеп, аның йөзек кашы булып йөрүенә дә басым ясыйсым килүдән генә. Халыкның аны ихластан яратуын, аның фанатына әверелгәнен дә әйтәсем килүдән. Ә болай Рәшит Ваһапов фестивале аша җиңүче булган бик күп яшьләр иҗатына сокланып була: шул ук Артур Исламов булсынмы ул, Айгөл Сагынбаевамы, Айгөл Хәйри, Илүсә Хуҗина, Ришат Төхвәтуллин һәм Гөлсирин Абдуллиналармы... Талантлы яшьләр. Аларның күбесе башка фестиваль-конкурсларда да җиңүче булган, тамашачы һәм жюриның югары бәясен алган. Әнә хәзер Ришат Төхвәтуллин иҗатын халыкка таныту бе­лән Рәшит Ваһапов фонды һәм аның продюсеры Рифат Фәттахов ничек шөгыльләнә: егет инде Казан сәхнәсеннән тыш та зур гына шәхси концертларын тәкъдим итеп, зур заллар җыярга өлгерде. Гөлсирин Абдуллина да хәзер Рифат Фәттахов продюсерлыгы аша сәхнә яуларга керешкән икән - анысына да афәрин генә диясе кала.
16 май - фестивальнең юбилей концерты
Р.Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фондының исә бу көннәрдә кызу урак өсте дисәм дә була - алар 16 майда С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында узачак Гала-концертка әзерләнә. Рәшит Ваһапов исемендәге татар җыры фестиваленең унъеллыгына багышланган әлеге зур чарада төрле елларның җиңүчеләре - Ришат Төхвәтуллин, Артур Исламов, Айгөл Сагынбаева, Рөстәм Асаев, Руслан Сәйфетдинов, Айгөл Хәйри, Федор Тарасов, Сиринә Зәйнетдинова, Марсель Вәгыйзов, Венера Шәмиева, Гөлсирин Абдуллина, Айгөл Хисмәтуллина, Аршак Алтунян катнашыр дип көтелә. Махсус кунаклардан Альбина Шаһиморатова, Айдар Гайнуллин белән Илһам Вәлиевләрне һәм СССРның халык артисты Бибигөл Түләгәнованы көтәләр.
Артка чигенү булмасын
Иң мөһиме - әнә шулдыр. Тарих күрсәткәнчә, юкка чыгару авыр түгел бит, саклап калу авыррак. Шуңа да мин дәрәҗәле җыр конкурсларының артуына сөенеп карыйм: иң мөһиме - иң-иңнәре булса да сакланып калсын. Унъеллык тарихы булган Рәшит Ваһапов фестивале дә үз дәрәҗәсен саклап, талантларны барлау, аларны татар җыр сәнгатенә күтәрүдә эшен дәвам итсен иде. Бүгенге шалтыравык-калтыравык эстрада янәшәсендә безнең бит әле чын җәүһәрләребезне дә сак­лап каласыбыз бар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: