Шәһри Казан

Бер хатирә

Күчтавылда башлангыч мәктәп бар иде. Мәктәп ниндидер зур гына йортта урнашкан. Беренчедән, дүртенчегә кадәр барлык балалар бер бүлмәдә утыралар. Аларны бер үк укытучы укыта. Минем үги апалар - Фәүзия белән Нәкыйбә - көн дә шунда укырга баралар. Фәүзияне мин түтәй димен, Нәкыйбәне чибәрттәй димен. Көндәме, көн аралашмы, безгә Уфада чыга...

Реклама

Күчтавылда башлангыч мәктәп бар иде. Мәктәп ниндидер зур гына йортта урнашкан. Беренчедән, дүртенчегә кадәр барлык балалар бер бүлмәдә утыралар. Аларны бер үк укытучы укыта. Минем үги апалар - Фәүзия белән Нәкыйбә - көн дә шунда укырга баралар. Фәүзияне мин түтәй димен, Нәкыйбәне чибәрттәй димен. Көндәме, көн аралашмы, безгә Уфада чыга торган «Коммунар» дигән газета килә. Түтәй белән чибәрттәй укудан кайталар да төрле аңлашылмаган ят сүзләр сөйлиләр, иҗекләп газета укыйлар. Беркөнне болар мине дә үзләре белән ияртеп мәктәпкә алып киттеләр. Башта алар янында утырып тордым. Аннан соң, тәнәфес вакытында, ахрысы, укытучы апа мине үз бүлмәсенә алып керде. Укытучының тора торган бүлмәсе шул ук мәктәп бинасында гына иде бугай.
Өйләренә алып кергәч, укытучы апа чәй эчәргә утыртты. Күрәсең, үзенең дә ашый торган вакыты булгандыр инде. Зур итеп бер телем ипи кисеп куйды, сөтсез генә кайнар чәй ясады. Укытучы апа кисеп биргән шул зур телем, тәлинкәдәге кайнар чәй әле дә күз алдымда тора. Мәктәптәге беренче дәресем минем шул булды.
Мәктәптән кайткач, түтәй белән чибәрттәй «Коммунар» уку белән генә шөгыльләнмиләр. Алар тагын китаптан кычкырып укыйлар, ап-ак дәфтәр битенә нәрсәдер язалар, сызалар, рәсемнәр ясыйлар. Мин, күрәсең, бик кызыкканмын боларга. Әткәйнең тәрәзә башындагы ярыкка кыстырып куя торган нечкә генә «химически» карандашы бар иде. Ул аны миннән, түтәйләрдән яшереп куйгандыр инде. Аның шул саклап кына тоткан карандашын кая куйганын карап торганмын да, ничектер җаен китереп, алганмын мин моны. Ак кәгазьне каян тапканмындыр, анысы инде онытылган. Тик шунысы хәтердә: тәрәзә төбенә капланып рәсем ясыйм. Карандаш очын телгә тидерәм дә сызгалыйм үземчә. Тәрәзәдән карый-карый, үзебезнең ишегалдындагы яшь тайны ясыйм.
Мин инде беркем күрми дип уйлаганмындыр. Ләкин бер заман якында гына, колак төбендә генә олыларның чыш-пыш килүләрен, көлешүен ишетеп алдым. Куркып артыма борылып карасам, ни күрим - барысы да, җыелышып, мине күзәтеп торалар! Мин кып-кызыл булдым, карандашымны шундук артыма яшердем. Ләкин олыларның карандашта эшләре юк - мин ясаган рәсемгә карыйлар да көләләр, карыйлар да көләләр. Аларның ник көлгәнен мин соңыннан гына төшендем кебек. Үзебезнең яшь айгырны мин ничек бар шулай, «шәрә килеш» күчереп ясаганмын икән.
1996

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: