Шәһри Казан

«Бер идея белән янасың икән, артист синең яшеңә карамый»

К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында шушы көннәрдә Э.Ремарк әсәре буенча «Без барыбыз да кешеләр» дигән спектакль куелды. Анда артистларның уенын тамашачы яратып кабул итте. Аны яшь режиссер Резидә Гарипова сәхнәләштерде. Казанда туып үскән кыз ни өчен шушы һөнәргә тартылган соң? Бу хакта сөйләшүне ул балачак хатирәләреннән...

Реклама

- Әни мине кечкенә чагымда театрларга спектакльләргә йөртә иде. Бервакыт «Хуҗа Насретдин» спектаклен караганнан соң, сәхнәгә баш ияргә Рәшит Заһидуллин чыкты. Шунда әни: «Кара әле, үзе яшь кенә булса да нинди спектакль куйган бит», - дип куйды. Балачакта әнинең туган ягы Арча районындагы Шекә авылына кайткач, абзардан бөтен тавыкларны куып чыгара идем дә, әбинең сандыгын шунда алып чыгып, күрше-тирәдәге балаларны җыеп, үзем язган әкият куя идем.
- Бүген хатын - кызлар ни өчен режиссерлыкка тартыла икән?
- Заманалар үзгәргән саен хатын-кызлар да үзгәрә. Әле ун ел элек кенә алар арасында машина йөртүчеләр дә бик сирәк иде. Шуңа күрә бернигә дә гаҗәпләнәсе юк, әлеге һөнәргә тартылу да гадәти сыман тоела миңа.
- Син театрда үз эшеңне К.Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар»ыннан башладың. Аннары Х.Вахитның «Туй алдыннан», балалар өчен «Чиполлино» спектакльләрен куйдың. Өлкән артистлар, үзләре дә тәҗрибәле буларак, яшь режиссер белән килешмәгән очраклар булганы юкмы?
- Әгәр дә син тамашачыга бер идея җиткерергә телисең, бергә янасың икән, артистлар синең яшеңә карамый. Ике арада чикләр сызыла.
- «Сүнгән йолдызлар»ның алданрак куелганнарын күрергә туры килмәдеме үзеңә?
- Юк, аны күрмәү әйбәтрәк тә әле, чөнки әсәрне башкача кую авыррак була. Алдагысы күз алдына килә.
-Артистларны үзең генә сайлыйсыңмы, әллә остазың Рәшит Заһидуллин белән киңәшәсеңме?
- Башта үзем сайлыйм, аннары Рәшит Муллагалиевич белән киңәшәм. Мин әле һаман үземне укучы итеп хис итәм. Ул безне укыганда ук мөстәкыйльлеккә өйрәткән иде. Яныңда укытучың булу бик әйбәт, әлбәттә.
- Аз гына булса да, үз тәҗрибәңнән чыгып әйт әле, режиссер нинди сыйфатка ия булырга тиеш соң?
- Түземле булырга кирәк, минемчә. Калганы тәҗрибә белән килә.
- Резидә, син немец язучысы әсәре буенча «Без барыбыз да кешеләр» дигән әсәр куйдың. Беркайда да куелмаган әлеге әсәргә ни өчен алындың?
- Беренчедән, бу кадәр тәэсир иткән китапны күптән укыганым юк иде. Әсәрдәге вакыйгалар 1935 нче елларга туры килсә дә, андагы проблемалар бүген дә актуаль. Анда сәяси уеннарның зур фаҗигаләргә китерүен күрәбез.
- Чит ил классикасын кую, ни әйтсәң дә, җиңелләрдән түгелдер. Спектакльне сәхнәләштергәндә нинди кыенлыклар белән очраштыгыз?
- Әллә ни кыен булды дип әйтә алмыйм. Без аңа өч ай репетицияләр ясадык. Артистлар рольләрен яратып эшләде. Һәркайсы эшкә җаваплы карый. Мин аларга бик рәхмәтле.
- Үзеңнең дә сәхнәгә чыгып берәр рольдә уйнау теләге юкмы?
- Юк, мин сәхнәдән куркам. Читтән генә карарга яратам. Премьера чыккан көнне һәм тагын ун көннән соң гына аны кабат барып карыйм.
- Режиссер, бер спектакльне тамашачы хозурына чыгару белән, башкасын әзерләргә тотына. Күз уңында тоткан шундый әсәр бармы әле?
- Әйе, мин эшсез торырга яратмыйм. 26 июньгә Рәмзия Габделхакованың «Өзелгән яфраклар» дигән әсәрен куярга җыенабыз. Киләчәктә яшьләр өчен берәр мәхәббәт тарихын чагылдырган музыкаль драма да куясым килә.
- Театрдан тыш, ниләр белән шөгыльләнәсең?
- Мин театр училищесында актерлык осталыгына да укытам. Китап укырга яратам, фортепьянода уйныйм. Заманында музыка мәктәбен тәмамлаган идем. Үзем язган берничә әсәрем дә бар.
- Сәнгатькә гашыйк кызның йөрәген яуларлык егет бармы икән?
- Яраткан егетем бар, ул мине аңлый. Үзе дә сәнгатьне ярата торган кеше.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: