Шәһри Казан

Бер игелеккә меңе белән кайтара иде

Минем өчен Аяз абый Гыйләҗев - бөгелмәс-сыгылмас, үзе инанган кыйбласына турылыклы, юк-барга вакланмас, кырыс табигатьле, көчле рухлы һәм гаделлек үрнәге. Ә якташым буларак (мин дә Зәй районыннан), үз төбәктәшләренең ирешкән уңышларын күреп алып, шуңа якын туганнарыдай куанып, шуларны хуплап, аларның тагын да зуррак эшләр башкаруларын теләп, тулы тормыш белән яши...


Нурихан Фәттахның «Кол Гали» трагедиясенә репетиция бара. Мин казначы малае качак Шәмсетдин ролендә ханның уң кулы булган, минем язмышымны хәл итәчәк баш карачы Актайга, билемне бөгеп: «Бай бул, Актай!» - дип, аны зурлыйм. Залда Аяз абый утырган икән. (Аның ара-тирә репетициядә утыра торган гадәте бар иде.) Репетициядән соң минем яныма килде дә, эзопча үтә мәгънәле итеп: «Бай бул, Актай!» - дип кенә булмый ул», - дип, күңелне кузгатырлык реплика ташлады. Ни әйтергә теләде ул?! Кабатлап әйтәм, ишарә зур иде. Театрдагы хәл турында әйткәндер инде, мөгаен...
Гомумән, Аяз абый үзенең саллы, бай телен әдәби әсәрләрендә дә, көнкүреш сөйләмнәрендә дә гаҗәеп төгәл, матур итеп, нәкъ урынында, иң әһәмиятлесе - үзенә генә хас оригинальлек белән оста итеп куллана белде. Башкалардан ишеткән, уңышлы кулланылган афоризм, фраза, әйтемнәргә куана, аларны файдалануны яклый иде. Мәсәлән, мин А.Островскийның «Свои люди, сочтемся» комедиясен тәрҗемә иткәндә Подхалюзинның йомышчы малай Тишкага әйткән сүзләрен «Каян килгән Әпчи карчык» дип язуымны «Менә бит, әдәби телдә юк, ә характерлау өчен нинди отышлы табылган», - дип хуплаганы хәтеремдә. Ә пьесаның татарча аталышын «Агай-эне - ак мыек» дип куярга да миңа ул - Аяз абый тәкъдим итте. Нинди төгәл аталыш!
Белүемчә, Аяз абыйга үз заманында «нәчәльниклык» итәргә насыйп булмады шикелле. Шуңа күрә яңгыравыклы озын-озын докладлар белән зур залларны гөрләтергә дә туры килмәгәндер аңа. Әмма ул «коеп куйган» язучы, драматург кына түгел, оста оратор да - авызыннан ут чәчә иде.
Минем 50 яшьлегемне Камал театры Аяз абыйның «Өч аршын җир» трагедиясендәге баш роль Мирвәлине башкаруым белән билгеләп үтәргә булды. Спектакль алдыннан мин - юбиляр турындагы төп тантана сүзен язучы Гариф абый Ахунов әйтергә тиеш иде. Кичәне башларга вакыт җитте, ә Гариф абый юк. Киләме ул, юкмы? Нәрсә булган Гариф абыйга? (Ул заманнарда кесә телефоннары юк.) Нишләргә?! Шунда Аяз абый: «Әйдәгез, сәхнә алдына үзем чыгам, сөйләргә күпме вакыт бирәсез?» - диде. «Син әзерлексез бит, булдыра алганча тырышырсың инде», - дигәнгә, ул: «Мин Дунай турында, керәшеннәр турында кич буе сөйли алам, тантананы спектакль ахырына калдырмыйбыз», - дип, мине һәм мине тәбрикләргә килгән кешеләрне сәхнә алдына алып чыгып китте. Шунда мин аның гаҗәеп тел остасы икәнен күреп хәйран калдым. Яшьли гомерем умарталыкта үтсә дә, умартачының кем икәнен һәм аның нинди сыйфатларга ия зат булырга тиеш икәнлеген беренче кат мин Аяз абый авызыннан ишеттем. «Аның әтисе умартачы. Наил - атаклы умартачы Бал Ибан малае. Ә бал корты теләсә кемне танымый, оешкан, үтә чиста, пөхтә кешегә генә хезмәт итә ул бал корты, шапшак, ордым-бәрдем кешене яратмый. Наил менә шундый гаиләдә тәрбия алып үскән артист», - дип башлап китте Аяз абый сүзен. Аның бөтен залга әтиемне зурлап әйткән шушы сүзләре юбилей тантанасында миңа карата әйтелгән бәяләмәләрнең иң зурысы булгандыр, мөгаен, һәрхәлдә, миңа шулай тоелды.
Аяз абый кырмыска кебек хәрәкәтчән, бал кортыдай эшчән, үтә дә тынгысыз зат иде. Шулай булмаса, бихисап әдәби мирас калдыруы өстенә, шундый авыр, хәерче заманада, гаилә башы буларак, сөекле хатыны укытучы Нәкыя ханым белән бергәләп, гаҗәеп тату гаиләдә танылган өч ул: тарихчы, галим Искәндәрне, язучы, драматург Мансурны, табиб Рашатны тәрбияләп үстерә алмаган булырлар иде.
Ә язучының әдәбиятка керткән өлешенең биниһая зур икәнлеге әдәбият сөючеләрнең һәркайсына мәгълүм. Һәм иң әһәмиятлесе, һәр яңа әсәре әдәбият, сәнгать дөньясын дөрләтеп, җанландырып җибәрә иде, ә укучы халык аларны ашкынып көтеп алып, йотлыгып укый торды. Ничек инде шулай булмасын?! Әсәрләренең исемнәре генә дә ни тора: «Көзге ачы җилләрдә», «Әтәч менгән читәнгә», «Җиз кыңгырау», «Урталыкта», «Сары чәчәк ата көнбагыш», «Балта кем кулында?», «Яра», «Өч аршын җир», «Кылдан нәзек, кылычтан үткен», «Ягез, бер дога» - һәркайсы тирән фәлсәфи мәгънәгә ия. Зәй, Сарман якларына, аның табигатенә, хезмәт сөючән, киң күңелле, сабыр холыклы халкына карата әсәрләрендә аерым урын, аерым сурәтләү, аерым мәдхия.
Аяз абыйның тагын бер күркәм ягы - ашка каршы аш белән кайтарудыр. Ул, игелекнең кадерен белеп, шуның мәгънәсен гаять зурлап кабул итеп, бер игелеккә меңе белән кайтара торган тирән тойгылы зат иде.
Якташларыма, шул исәптән миңа да Аяз абыйның «Кылдан нәзек, кылычтан үткен» романы бигрәк тә якын. Аны укыгач, автор рухына янә бер кат изге теләк телисе килә. Бу әсәрендә Аяз абыйның сабыр холыклы, эшчән, киң күңелле керәшен халкына җылы хисләрен, олы хөрмәтен сагынып, матур хатирәләр аша чын сәнгать югарылыгында әйтеп бирүе күңелләрне айкый.
Болар, әлбәттә, бөек язучының мул иҗатындагы гуманистик идеяләрне дәлилли торган мисалларның бер чагылышыдыр. Шуңа күрә мин бу фани дөньяда көчле ихтыярлы, гадел кеше, чын мәгънәсендә зур талант иясе белән таныш булуымны, хәтта бераз аралашып яшәвемне миңа язган язмышның бер якты өлешедер дип саныйм.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: