Шәһри Казан

БЕР ИПТӘШ яки МАЙЛЫ КАЛҖА

Мөхәммәт Мәһдиев үз язмаларында берәр билгеле шәхеснең исем-фамилиясен әйтәсе килмәсә, ул кешене кайвакыт «бер иптәш» дип кенә әйтеп үтә. Каләм әһелләре үзара гәпләшкән чакта да: «Менә бер иптәш заманында шундыйрак гамәл кылган иде», - дигән сыманрак җөмлә әйтеп, сүзен башлый торган иде Мөхәммәт абый. Минем дә төчкерек хәтле генә бу...

Реклама

Беркөнне күренекле тәнкыйтьче Тәлгат Галиуллин, сүз иярә сүз чыгып, узган гасырның алтмышынчы елларын искә төшерде (ул сөйләгәнне сүзен сүзгә китерәм дип әйтмим, әмма әйткән кадәресенең эчтәлеге якынча түбәндәгедән гыйбарәт): «Алтмышынчы еллар башында бер төркем урыс шагыйре кыю-кыю чыгышлар ясый башлады. Евгений Евтушенко, Белла Әхмәдуллина, Андрей Вознесенский, Роберт Рождественский... Алар партиягә, ил сәясәтенә тел тидерә башлагач, Хрущев һәм аның җитәкчелегендәге власть, хәл-вакыйга дөньякүләм чагылыш алып өлгергәнче, дип, әлеге яшь шагыйрьләрне игә китерү, ягъни йөгәнләү, тезгенләү, тәртә арасына кертү чарасын бик тиз тапты. Юк, юк, һич курку белмәс бу батыр йөрәкле трибуннарны төрмәгә дә утыртмадылар, сөргенгә дә сөрмәделәр, бары тик аларга «майлы калҗа» гына ыргыттылар: кайсылары «Переделкино» иҗат йортыннан җир кишәрлегенә ия булды, кайберләренә чит илгә даими барып-кайтып йөрергә рөхсәт ителде... Бер ишләре тиз арада ниндидер дәрәҗәле генә исемнәр дә алып куйды. Аларга карата әле тагы без белмәгән әллә күпме иркәләү-назлаулар булгандыр...»
Шулайдыр, шулайдыр. Тик менә... Ул заманда үзебезнекеләр, ягъни татар шагыйрьләре, язучылары арасында шундый кадер-хөрмәткә «лаек булучылар» булдымы икән, андыйлар хәзер дә бармы, дим? Бу хакта уйлана калдым...
...Туксанынчы еллар башында бер язучы иптәш язмалары белән матбугатта бик еш күренә башлады. Бер мәлне кайсыдыр газетада саллы гына мәкаләсе басылып чыкты моның. Анда шундыйрак бер-ике җөмлә барлыгы истә калган: «Кайчан карама, Илбашы басуда йөри, башак уа, фермадан фермага кереп, дуңгызларның көрлеген тикшерә... Президент эшемени инде ул...» Аның бу «утлы тәнкыйте» ул вакытта Илбашы хозурына барып ирешкәндерме, юкмы - әйтә алмыйм, әмма күп тә үтмәстән, әлеге язучы иптәш өр-яңа машиналы һәм затлы йорттан фатирлы булды. Шуннан соң әлеге иптәшнең «кыю-кыю сүзләре» матбугатта бүтән күренмәде.
Шул ук туксанынчы елларда, «кадерле милләттәшләрем», «газиз халкым», дип, мөнбәрләрдән куллар болгый-болгый, ярсып, нотык тотучылар арасында байтак кына каләм әһелләре дә бар иде. Иде, дисәм дә, хәзер дә бар алар. Берничәсенең инде төтене бөтенләй чыкмый, бер-икесе әле һаман да үзен «постта» саный шикелле. Шул чор-заманнарда бер иптәш җитәкчеләрне үзенчә тәнкыйть утында тотып язган калын-калын китапларын, «каяндыр» финанс мөмкинлеге табып, чит төбәкләрдә бастырып чыгарды. Ярар, бастырсын, чыгарсын да ди. Әмма, җәмәгать, үзең сүккән хөкүмәттән нидер өмет итеп, шуны алырга тырышып яшәү... Бусы минем башыма һич кенә дә сыймый. Икенче бер иптәш әле һаман да милләтпәрвәр булып йөри. Ул да, җае чыккан саен, җитәкчелекнең тетмәсен тетәргә тырыша. Вакыт-вакыт үз тирәсендә шау-шу чыгартып ала. Язганнары - шәп, сүз дә юк. «Милләт! Милләт!» - дип йодрык чөеп йөргән заманда, газиз балаларын чит илгә җибәреп укытты. Чынлап та милләтпәрвәр, шәп язучы, фидакяр шәхес икәнсең, инде җиренә җиткереп, үзәгенә үтәрлек итеп кемне дә булса тәнкыйтьләгәнсең икән - шулай үз биеклегеңдә кал. Менә булырсың шул чакта милләтеңнең сөеклесе!
Сүз уңаеннан, белүемчә, үз хөкүмәтеннән кайчан да булса ниндидер «калҗа» алган көрәшчеләр (хөкүмәткә карата оппозициядә торучылар) Нобель премиясенә дәгъва кыла алмый. Хәер, бу саллы бүләк безнекеләргә янамый.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: