Шәһри Казан

Бер карасаң – Гөлназ, икенчесендә...

Алтыдагының - алтмышка, җидедәгенең җитмешкә төрләнүе әле ул ничектер үз агымында бара торган табигый нәрсә кебек. Ә менә Алсу ФАРАКШИНАның «төрләнүләре» күптән инде әлеге чикне узган. Кайчандыр, беркемнең ай-ваена карамыйча, милиционер булам, дип йөргән кыз димәссең үзен...

Реклама

- Алсу, сине концертларда татарның беренче хатын-кыз пародисткасы дип игълан итәләр. Бу үзеңә ошыймы?
- Беренче дигән сүз ничек ошамасын ди инде. Әл­бәттә, ошый. Әмма беренче булгач, ул беренчелекне акларга да кирәк бит әле. Монда чыгып җырлау гына түгел. Теге яки бу образны ачып бирергә уйлагансың икән, ул кешене ышандырырлык дә­рәҗәдә «хуҗасына» охшаган булырга тиеш. Ә моның өчен зур тырышлык таләп ителә.
- Беренче тапкыр Максим Галкинның үзенә ясалган пародиясен күргәч, Николай Басков, аның янына килеп: «Ну, син сфальшивил...» - ди. Моңа каршы Максим: «Әгәр дә фальшивить итмәсәм, мин операда җырлаган булыр идем!» - дип җавап кайтара. Сиңа да шундый шелтә ясаучылар юкмы?
- Һай, шәп әйткән Галкин. Берничә ел элек мин җырлый башлаган мәлдә бер җырчы кыз: «Ой, так фальшивишь», - дип, теңкәмә тия иде. Эх элегрәк белгән булсам, Галкин сүзләре белән шәп итеп җавап кайтарган булыр идем үзенә. Дөресен генә әйткән­дә, мин бит жырчы түгел, үземне күбрәк актер буларак кабул итәм. Ноталарга да эләкмәгән чакларым булды. Бер тональность белән башлап, икенчесе белән тәмамларга да күп сорамый идем. Хәзер алай бәйләнүче юк.
- Пародиягә ничек килеп кердең? Моңа нәрсә этәргеч бирде? Кемнәрне «алып чыктың» әле сәх­нәгә?
- Бу III курста укыганда башланды. «Актерлык осталыгы» дигән фәннең җимешләре инде ул. Шулай да, кая әле, мин пародист булыйм, дигән уй килмәде. Ул үзеннән-үзе килеп чыкты. Башта бик озак кына көзге алдында эшләдем. Бергә яши торган кызлар кемнәрне генә «күреп» бетермәгән­нәрдер инде. Казан дәүләт мәдәният университетының эстрада бүлегендәге укытучым Ай­гөл Фоатовна Сәй­фетдиновага бик рәхмәтлемен. Ул безнең белән ныклап торып эшләмәгән булса, миңа бәлки татар сәхнәсендә урын да табылмас иде. Эшләгән образларга килгәндә, алар һаман арта бара: Әлфинә Әзһәмова, Иркә, Ландыш, Зөһрә Шәрифуллина, Резеда Шәрәфиева, Дилә, Венера Ганиева, Гөлназ Сәфәрова, Хәния Фәрхи, Илсөя Бәдретдинова, Зөлфия Шакирова, Мәликә, Распутина, Буланова, Ваенга һ.б.
- Син, пародия ясаячак артист белән сөй­ләшеп, алдан аның хәер-фатихасын аласыңмы? Алар иҗатыңны ничек бәялиләр?
- Аларның ризалыгы, әлбәттә, кирәк. Күбесе үз­ләренә ясалган пародияне карадылар. Кабул иттеләр. Аларның рөхсәте булгач, мин рә­хәтләнеп, иркенләп, бернидән шикләнмичә, колач җәеп эшлим. Бар яктан да алдырып бетереп булмый анысы. Кайсыларының кие­нү манерасын, кемнедер җыр текстлары белән ачасың, кемнеңдер төс-кыяфәтен, кыланмышларын «эләктереп» аласың. Кемне кай яклап калкурак итеп күр­сәтеп була - шулай эш­ләргә тыры­шам. Кайбер артистлар күл­мәк­ләрен бирергә дә риза. Әйтик, Иркә күл­мәген, оегын бүләк итте.
- Текстларыңны кем яза?
- Нигездә, үзем. Башкаларга мөрәҗәгать иткән чаклар да була.
- Сәхнәдә ут борчасы кебек кыз һәрвакытта да шундыймы?
- Тормыш булгач, әллә нинди чаклар да булгалый - күңел төшенкелеге дә, авырган чаклар да. Әмма беркайчан да моны күрсәтмим, чөнки тамашачы билет алып ял итәргә килә. Тыштан чатнап торсам да, күңелем бик нечкә, елак мин. Урамнан туй үтсә дә, әбиләр кебек, бәхетле булсыннар, дип елап калам. Шушы арада гына үземнең бертуган энемне өйләндердек.
- Бу көннәрдә егетең үзеңә дә бриллиант кашлы йөзек бүләк иткән ди. Бу - ярәшү билгесеме?
- Бүләк итүен итте. Әлегә тәкъдим ясамады.
- Машинаң да аның бүләгеме?
- Юк, анысын үзем сатып алдым. Өр-яңа Hyundai Solaris седан, кызыл төстә.
- Ә син беләсеңме, статистика буе­нча, иң күп урлау-алып китү кызыл машиналарга туры килә икән...
- Аның каравы, аварияләре азрак ди. Анысы да статистика буенча... (Көлешеп алабыз. - Р.Ф.)
- Алсу, синең берәр төп эш урының бармы, әллә теге мәгълүм анекдоттагы сыман, эшкә кермичә җырлап, кеше көлдереп кенә йөрисеңме?
- Раил Садриев җитәкчелегендәге «Елмай шоу» проектында эшлим. Кайларга гына бармыйбыз да, кайларда гына йөрмибез. Әле күп­тән түгел генә Нижневартовск, Төмән, Первоуральск, Красноуфимск һәм Пермьдә булып кайттык. Раил Садриев, Рамил Шә­рәпов, Данир Сабиров белән сәхнәдә эшләве дөнья рәхәте. Бер-береңне сәхнәдә тою, ишетү ул - үзе бер бәхет. Шулай да ир-егет­ләргә барыбер әлеге өлкәдә эшләве күпкә жиңелрәк дип саныйм. Хатын-кызны кабул итеп бетермәскә дә мөм­кин­нәр. Бу, бәлкем, тамашачының күпчелеге хатын-кызлар булудандыр да дип уйлап куям.
- Сәхнәдән бушаган арада нишлисең?
- Әти-әнием Әлмәт районының Елховой авылында яши. Алар янында булырга тырышам. Рәсем ясарга яратам. Җәй көннәрендә әниемә булышам. Аның үзенең кибете бар, шунда кайнашабыз. Мунчалар кереп, бакчада чәй эчеп утырудан да тәм табам.
- Синең өчен тормышта иң мөһиме нәрсә һәм ни турында хыялланасың?
- Гаилә. Бу иң мөһим нәрсә. Һәм, әлбәттә, гаилә башлыгы - иреңнең синең карьерага һөҗүм ясамастай кеше булуы бик мөһим дип уйлыйм. Хыялымда үземнең сольный концерт, жыр яздыру, клип төшерү... һәм аннары кияүгә чыгып, бәби үс­­­терү, иншалла!

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: