Шәһри Казан

«Бер картинагызны мин урладым...»

Очраклылык юк ул Бөтен кеше киләчәктә физматта укырга тиешле, төгәл фән үзләштерәчәк бала итеп карый аңа. Шуңа күрә дә Сашаның тормышы мондый кискен борылыш алыр, дип берәүнең дә башына килми ул чакта. Хәер, рәссам булу аның үзенең дә башына килгән әйбер булмый анысы. Барысы да дуслык хакына теләктәшлек күрсәтүдән генә...

Реклама

Очраклылык юк ул
Бөтен кеше киләчәктә физматта укырга тиешле, төгәл фән үзләштерәчәк бала итеп карый аңа. Шуңа күрә дә Сашаның тормышы мондый кискен борылыш алыр, дип берәүнең дә башына килми ул чакта. Хәер, рәссам булу аның үзенең дә башына килгән әйбер булмый анысы. Барысы да дуслык хакына теләктәшлек күрсәтүдән генә башлана.
- 5 нче сыйныфларда укыганда дус малайны әти-әнисе сәнгать мәктәбенә бирде. Бераздан ул: «Анда берүземә генә күңелсез. Әйдә син дә», - дип, мине дә шунда тартты. Күпмедер вакыттан ул ташлады, ә мин калдым, - дип искә ала Александр Федорович, үзенең сәнгать юлыннан китү тарихына тукталып. Бер башлагач, аннан үзеннән-үзе китә: 1971 елда Казан сәнгать училищесын, 1980 елда И.Я.Яковлев исемендәге Чуваш дәүләт педагогика институтының сәнгать-графика факультетын тәмамлый. Рәссамнар берлегенә график буларак кабул ителгән А.Иншаков, тора-бара, майлы буяуларга күчә. Озак еллар Казанның 2 нче балалар сәнгать мәктәбен (1980-2008) җитәкли. Әле булса шунда балаларга рәсем сәнгате серләрен өйрәтә. Шәкертләренең күбесе инде аның янына коллега буларак килә. 1972 елдан алып, рәссам республика, төбәк, Россия күләмендә һәм чит илләрдә узган күргәзмәләрдә катнашып килә. Эшләре ТР Дәүләт Сынлы сәнгать музеенда, Чехиядә, Ирландиядә, Мальтада һәм Франциядә шәхси тупланмаларда саклана. «А.Иншаков безнең өчен бик кыйммәтле рәссам. Безнең арада мондый юл белән китүчеләр сирәк. Аның укучылары бик күп. Һәр укучысына беренче күргән кебек карый ул», -ди аның турында кылкаләмдәше Абрек Абзгильдин.
- Тормышта миңа гел уң гына килеп торды. Гомер бит кечкенә генә мизгелләрдән тора. Әле менә хәзер дә - остаханәдә утырасың, берзаман: «Чәйләп алырга вакыт җиткәндер», - дип, Абрек Әмирович килеп керә. Гөр килеп чәй эчәбез. Менә шундый вак-төяк кебек күренгән нәрсәдән дә тәм табабыз. Ә бит чәй янында сүз, телисеңме син аны, юкмы - барыбер үзебез гомер буе хезмәт иткән сынлы сәнгатькә барып тоташа. Табигатьне Шишкиннан да яхшырак ясап булмыйдыр инде ул, әмма минем эшләр дә кемнедер дулкынландыра, кемгәдер ошый икән, димәк, иҗатым юкка түгел, - ди Александр Федорович.
Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Александр Иншаковның «үтә күренмәле» акварельләренең серенә төшенергә теләүчеләр аның укучылары белән генә чикләнми, әлбәттә. Юк-юк та, күргәзмәләреннән соң, «Теләкләр, тәкъдимнәр» дәфтәренә: «Мин Сезнең эшләрегезгә гашыйк. Элеккеге күргәзмәгездән Сезнең бер эшегезне мин урладым», - дип, аноним рәвештә «мәхәббәт аңлатучылар» да булгалый аңа.
А.Иншаков - Бөгелмәдә
А.Иншаковның әле күптән түгел генә Бөгелмәнең Яшьләр сараенда ачылган «Идел яры буйларында» дип аталган чираттагы шәхси күргәзмәсендә дә сүз нәкъ менә иҗат аша кешеләргә шатлык бүләк итү, матурлык өләшү хакында барды. 80 эшен күрсәтә анда рәссам. Ачылышта автор үзе (рәсемдә уртада), Казаннан ТР Рәссамнар берлеге рәисе Зөфәр Гыймаев, Россия сәнгать Академиясенең мөхбир әгъзасы Абрек Абзгильдин һәм республиканың көньяк-көнчыгышында яшәп иҗат итүче күпсанлы рәссамнар катнашты. Әлеге залны галерея итү артыннан да җирле рәссамнар үзләре йөргән. Моннан ике ел элек Яков Лукяненко (Бөгелмә) белән беренче тапкыр әлеге залны килеп караган Олег Кульпин (Лениногорск) мәсьәләне шулай итеп куялар: биредә бары тик югары дәрәҗәдәге сәнгать кенә күрсәтеләчәк. Беренче булып Абрек Абзгильдинның күргәзмәсен ясыйлар, аннан Михаил Кузнецов була. Инде менә А.Иншаковның шәхси күргәзмәсе.
- Бу - безнең өчен мәктәп. Бүгенге күргәзмә искиткеч. Рәссамның җаны аерым ачык күренеп тора, - дип, көньяк-көнчыгыш рәссамнарының төбәк җитәкчесе Олег Кульпин авторга рәхмәтен һәм котлауларын җиткерде һәм шул ук вакытта әлеге чараларның рәссамнар мохитен булдырудагы әһәмиятенә дә басым ясады.
Лениногорскидагы күргәзмә залын югалтканнан соң, монысына инде теш-тырнак белән ябышырга кирәклеге бүгенге көндә беркемгә дә сер түгел.
***
Рәссамның эшләрендәге меңәрләгән төсмерне тою, күрү күңелгә бәлзәм кебек тәэсир итә, - дип белдерде сәнгать белгече Н.Горюнова һәм, ачылышта катнашкан студентларга, укучы балаларга мөрәҗәгать итеп: «Әгәр дә сез һәрберегез бирегә куелган эшләр арасыннан берәрсен генә булса да сайлап алып, шуның янында берәр генә минут карап торсагыз да, мәшһүр остадан бик зур сабак алачаксыз. Бик нәзберек, бик нечкә эшләр. Гадилек артына техник яктан осталык яшеренгән. Бу - чын сәнгать, - дип, әлеге мөмкинлектән файдаланып калырга чакырды. Кемдер әлеге күргәзмәне, «бик матур төш кебек», кемдер «җырлап торган акварель», кемдер исә «үзе кебек ачык», дип бәяләде. Ә иң мөһиме - студентлар, мәктәп балалары - барысы да әлеге зал аша үтәчәк. Берсе дә читтә калмаячак», - дип ышандырды Яшьләр үзәге директоры Әлфия ханым Галимова.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: