Шәһри Казан

«Бер мизгелдә тавышымны кире кайтардылар»

Күренекле композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Луиза БАТЫР-БОЛГАРИ белән очрашуыбыз очраклы түгел. Беркөнне телефоннан шалтыратканнан соң, аның тавышын ишетеп гаҗәпләнеп калдым. Ни өчен дисәгез, моннан тугыз ел элек бөтенләй тавышын югалткан иде ул. Үзебездәге табибларга йөреп бернинди ярдәмнәре тимәсә дә, чит ил докторларына өметен җуймый Луиза ханым... Аның Кытайга барып...

- Луиза ханым, дәвалану өчен соңгы вакытта күпләр Германия, Израиль кебек илләргә бара. Сез ни өчен Кытайны сайларга булдыгыз?
- Минем ирем Анатолий Кытайның Нанкин шәһәрендә техник университетта укыта. Ул - очкыч аппаратлары кафедрасы профессоры. Мин әлеге университетның студентлар шифаханәсенә бардым. Энә белән дәвалаучы табиб бер сеанстан соң тавышымны ачкач, үзем дә аптырап киттем. Ничә еллар буе тилмереп яшәдем бит. Андагы медицинага сокланырлык та шул. Минем күз алдында гына бер егетне күтәреп китергәннәр иде. Аны да унбиш минут эчендә аякка бастырдылар. Бу хәлне күреп шаккаттым. Кытайда дәвалану бәясе дә бик арзан.
- Кытайга баргач, нинди телдә аралаштыгыз? Андагы халыкны үз музыкагыз белән таныштырмадыгызмы?
- Мин соңгы вакытта кытай һәм инглиз телләрен өйрәнәм, әмма кытайча авыррак бирелә. Бер сүз дүрт төрле басым белән әйтелеп, төрле мәгънә аңлата. Телләрендә татарчага охшаш сүзләр очрый. Аларның кайбер көйләренең мелизматикасы да безнекенә охшаш. Үзем дә Кытай студентларына авторлык концерты бирдем. Сигез миллион халкы булган Нанкин шәһәренә багышлап җыр да яздым. Аны үзебездән берәр җырчы алып барып, рус һәм кытай телләрендә яңгыратасым килә.
- Безнең халыкта, «Чит җирләргә барып гыйбрәт ал», дигән әйтем бар. Сезне Кытайда нәрсәләр сокландырды һәм гаҗәпләндерде?
- Мин андагы тормыш турында биш сәгатьлек фильм төшердем. Бер баруымда Яңа ел бәйрәменә туры килдем. Анда Яңа елны өч мәртәбә каршы алалар. Беренчесе - 25 декабрьдә, икенчесе - 31ендә, өченчесе кытайларның Милли бәйрәме - гыйнварның теләсә кайсы көненә туры килергә мөмкин (күчеп йөри). Яңа елда халык читкә туганнарының хәлен белешергә китә. Шәһәр бушап кала. Анда урамнардагы тәртипкә, чисталыкка шаккатып йөрисең. Урамда бер полицейский булмаса да тәртип. Җирдә яткан чүп күрмәссең. 100 метр саен бушлай бәдрәфләр. Һәркайда бию мәйданнары бар. Музыка яңгыраган көйгә олысы-кечесе биергә ярата. Анда һәркем спорт белән шөгыльләнә. Мәктәптә 1 нче сыйныфтан башлап атнага өч мәртәбә физкультура дәресләре керә.
Аннан соң миңа студентлар тормышы да кызык тоелды. Студентлар уку йортына кергәндә елына егерме мең сум акча түли. Шуңа ашау-эчү, яшәү һәм медицина ярдәме керә. Шуның өстенә стипендия бирәләр. Ул түләгәннәре үзләренә кире әйләнеп кайта. Уку дәверендә шәһәр балалары да авылдан килгәннәр белән бер шартларда тулай торакта яши. Андагы студентлар бездәге кебек машиналарга утырып түгел, велосипедларда йөриләр. Алар китап укырга яраталар. Беркемнең дә сыра яки аракы эчеп йөргәнен күрмәссең. 30 яшьлек белгечнең фатир яисә яхшы машина алырлык мөмкинлеге бар. Мине тагын Кытай кешеләрендәге оптимизм, пенсионерларның бәхетле яшәве сокландырды. Бер-берсенә ярдәм итәргә ашкынып тора алар. Шәхси эшен ачарга теләгән кешегә әлеге хыялын бернинди каршылыксыз башкарып чыгарга бер көн җитә. Кытай гаиләсенә хөкүмәт бер бала өчен генә ярдәм итүгә карамастан, милләтне саклау буенча зур эш башкарыла. Алар киләчәккә өмет белән яши.
- Үзегез булган илләр арасында кайсысы иң яхшылар рәтендә?
- Миңа ирем белән бергә узган ел Норвегиядә Лофотен утрауларында булырга туры килде. Анда Американың хәрби базасы урнашкан. Әгәр бу илне күрмәсәм, иң яхшысы - Кытай, дияр идем. Шуңа күрә иң әйбәт яшәү шартлары Норвегиядә дип уйлыйм. Анда укытучы белән табиб аена - ун-унбиш мең доллар, балык сатучылар - утыз мең, гади эшче биш мең доллар акча ала. Чит ил студентларының бушлай укыганын белгәч: «Ничек алай соң ул?» - дип сорамый булдыра алмадым. Алар исә: «Безнең нефть бар бит», - дип җавап бирде. Азык-төлек белән кием-салым бездәгедән аз гына кыйммәтрәк. Норвегия мине үзенең матур табигате һәм дөньядагы иң яхшы яшәү шартлары белән сокландырды. Мин мәдәният сараенда музыкаль кичә үткәрдем. Татарча көйләр уйнап, үз халкыбыз турында сөйләдем. Аннары беренче мәртәбә Норвегия җирендә Татарстан әләме күтәрелде. Шунысын да әйтим, анда төнге бердә кояш яктыртып тора.
- Шундый яшәү шартларын күргәннән соң үзегезнең дә бөтенләй чит илгә китәргә исәбегез юкмы соң?
- Киләчәкне белеп булмый. Әлегә биредә башкарасы эшләрем бар. 14 сентябрьдә «Әкият» Татар дәүләт курчак театрында мин мюзикл язган «Кәҗә белән сарык» әкияте күрсәтеләчәк. Соңгы вакытта «Борынгы аваз» дигән дискыма музыкаль клип төшерү белән шөгыльләнәбез. Кырыктан артык яңа җырым бар, алары да өстәлдә ята. Башкару өчен үзешчәннәргә бирәсем килми. Җыентык чыгарырга финанс мөмкинлеге юк. Мин үзебездә авторлык концертымны да үткәрә алмыйм.
- Сәнгать өлкәсендә эшләү авыр булуга карамастан, Сез балаларыгызны да аннан читкә тайпылдырмагансыз. Хәзерге вакытта алар һәм үзегез нәрсә белән шөгыльләнәсез?
- Улым Рөстәм дә җырлар яза һәм үз студиясендә башкаларныкын да яздыра. Рәсүл Ташкент консерваториясендә композиция бүлеген тәмамлады. Оста пианиночы булса да, соңгы вакытта фильм төшерү белән шөгыльләнә башлады. Кызым Гөлнара да музыкаль белемле, миңа ноталар язарга булыша һәм авыру әнине карарга ярдәм итә. Мин аларның сәнгать юлыннан китүләренә бик риза да түгел, чөнки бүгенге көндә профессионалларга яшәү авыр. Шулай да теләкләренә каршы килә алмадым. Үземнең иҗаттан туктап торганым юк. Соңгы вакытта Европа стилендә һәм заказга русча көйләр язам. Бүген профессионаллар язган җырлар радио-телевидениедән яңгырамый. Эфирда түләүле җырлар гына ишетелү мине нык борчый.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: