Шәһри Казан

«Бер роль уйнамыйча да, артистның талантын күрергә мөмкин»

Һәр әсәрне сәхнәгә кую режиссерның иҗат биографиясендә җуелмас эз калдыра. М.Гафури исемендәге татар дәүләт академия драма театры башкалабызга гастрольләргә килгәндә режиссер Айрат АБУШАХМАНОВ сәхнәләштергән спектакльләрне шактый карарга туры килде. Аңа талант дигән нәрсә әтисеннән күчкән, күрәсең. Башкортстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Башкортстан Театр әһелләре берлеге рәисе, сәнгать университеты укытучысы Әхтәм...

Реклама

- Айрат, режиссер кем ул дигән сорауга төрле кеше төрлечә җавап бирә. Ә Сез нәрсә диярсез?
- Режиссер ул үзе дә уйнамый, артистларга да комачаулап йөри торган кеше. (Көлә.)
- Сез балачактан әтиегезнең эшен күреп үскәнсез. Һөнәр сайлаганда аның да йогынтысы булдымы?
- Йогынтысы булгандыр инде ул. Әмма әти мине режиссерлыкка укырга димләмәде. Мин башта театрда өч ел артист булып эшләдем. Артистлык һөнәре генә җитмәгәнгәме, Мәскәүгә барып, режиссерлыкка уку теләге туды.
- Артист бер генә роль уйнауга, режиссер аның талантын күреп җиткерәме икән?
- Кайвакыт, бер роль уйнамыйча да, актерның талантын күрергә мөмкин. Кайбер артист төп рольне әйбәт башкара, икенчеләре эпизод рольләрендә дә истә калырлык образлар тудыра. Күмәк күренешләрдә шәп уйнаганын күреп, шул артистка төп рольне бирсәң, ул аны башкарып чыга алмый. Эшләгәндә һәр артист йөрәгенә аерым ачкыч таба белергә кирәк. Кайбер артист яхшы режиссер кулына эләксә, балкып яна, киресенчә булса, таланты ачылмый кала. Кайбер артист үз-үзенә режиссер.
- Сез беренчеләрдән булып Туфан Миңнуллинның «Мулла» дигән әсәрен сәхнәләштердегез. Кулыгыз җиңел булды. Сездән соң аны өч театр куйды. Аңа ничек алынырга уйладыгыз?
- Туфан агайның «Яңа татар пьесасы» конкурсында җиңгән ул пьесасын укып чыкканнан соң, үзенә шалтыратып, аны куярга рөхсәт сорадым. Ул: «Әгәр куйсагыз, мин аны бер ел буе беркемгә дә сәхнәләштерергә рөхсәт итмим», - дигән иде.
- Әлеге спектакльне тамашачы Сездә ничек кабул итте?
- Ул алты ел инде репертуардан төшми уйнала. Халык иң күп йөри торган спектакльләрнең берсе.
- Казан тамашачысы Сезнең «Бәхет хакы» дигән спектаклегезне хуштан язып диярлек карады. Бүген әнә шундый гыйбрәтле язмышлар халык күңеленә якын. Ул әсәрне автор Фидан Гафаров язмышын күздә тотып язган, диючеләр дә булды.
- Халисә апа Мөдәррисова әлеге пьесаны 2002 елда ук язган иде. Ул чакта төп герой язмышы Фидан агайныкына охшап җитмәгән иде әле. Ул җыелма образ иде. Куяр алдыннан укып чыккач, артистлар төп геройны башка күренекле шәхесләр язмышына да охшаттылар. Шуннан соң баш рольне Фидан Гафаров башкарганга күрә, без аны үзгәрттек. Музыкаль итеп эшләдек. Фидан Гафаровның юбилеена шул спектакльне куйдык.
- Рудольф Нуриевка багышланган спектакльне дә беренчеләрдән булып Сез чыгардыгыз...
- Аның пьесасы юк иде. Нуриев турында укып, үземә эшләргә туры килде. Биюләрне өйрәтергә энем Ринатны чакырып алдым. Ул Санкт-Петербургта Ваганов исемендәге училище тәмамлады. Бүгенге көндә опера һәм балет театрында балетмейстер булып эшли.
- Айрат, Сез «Шәүрәкәй», «Кодача» кебек милли рухтагы әсәрләрне дә сәхнәләштергән кеше. Аларны башка төбәкләргә театр фестивальләренә алып барганыгыз юкмы?
- «Шәүрәкәй» белән Төркиядә һәм Мәскәүдә узган фестивальләрдә катнашсак, «Кодача»ны Төркия белән Кытайга алып бардык.
- Сезнең спектакльләрне караганда, әллә театрга яшьләрнең җырга осталыкларын тикшереп кенә алалармы икән, дигән сорау туа.
- Бездә сәнгать институтының актерлык осталыгы бүлегенә килгән һәр кеше җырлый белә. Бигрәк тә авыл яшьләре җырга һәвәс. Бездә таулар күп бит. Башкорт халкы элек-электән тауларга менеп җырлый торган булган. Ә җырны бөтен халык ярата.
- Гастрольләр вакытында игътибар иткәнегез бардыр. Сездәге тамашачы белән Татарстанныкы ничек аерыла?
- Тамашачылар охшаш безнең. Зәвыклары монда да шул ук. Мәсәлән, бездә кабул итмәгән спектакльдән монда да залдан чыгып китәләр.
- Сез Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сәхнәсендә Илгиз Зәйнинең «Әрем исе» дигән әсәрен сәхнәгә куярга җыенасыз. Әгәр анда үзегезгә ошамаган урыннар булса...
- Бу - «Яңа татар пьесасы»нда беренче урынны алган әсәр. Хәтта классик әсәрне дә язылганча гына куеп булмый, үзгәрешләр керә. Әлбәттә, килешмәгән урыннарны үзгәртергә туры килде.
- Рольләргә артистларны үзегез сайладыгызмы, әллә Фәрит Бикчәнтәев ярдәм иттеме?
- Билгеле инде, Фәрит абый белән киңәшмичә булмый. Кайберләрен үзем сайласам, кайсыларын ул тәкъдим итте.
- Әлеге премьераны кайчан күреп булачак?
- Ул 29 майда Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында күрсәтелә.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: