Шәһри Казан

Бер сенсация тарихы (Фәнни-фантастик хикәя)

Дистәләгән еллар буе куәтле локаторлар, үтә сизгер колакларын иксез-чиксез галәм киңлекләренә таба борып, чүлләрдә дым көткән гөлләр кебек ерак дөньялардагы адәми затлардан бер аваз, бер сәлам, бер хәбәр көтәләр иде. Шылт иткән тавыш та юк. Ничәмә-ничә симпозиумнар, фәнни конференцияләр, каты бәхәсләр булды, ялкынлы фәнни нотыклар сөйләнде. Син трибунада, авыздан ут...

Реклама

Дистәләгән еллар буе куәтле локаторлар, үтә сизгер колакларын иксез-чиксез галәм киңлекләренә таба борып, чүлләрдә дым көткән гөлләр кебек ерак дөньялардагы адәми затлардан бер аваз, бер сәлам, бер хәбәр көтәләр иде. Шылт иткән тавыш та юк. Ничәмә-ничә симпозиумнар, фәнни конференцияләр, каты бәхәсләр булды, ялкынлы фәнни нотыклар сөйләнде. Син трибунада, авыздан ут чәчеп, өметле, шәп нотыклар сөйләдең дип, ерак йолдызлардагы адәми затлар галәм киңлекләре аша сәлам җибәрергә ашыкмыйлар.
Локатор чыбыкларында җилләр генә гөжли, каргалар кунып ял итә: кар-кар! Яшь галимнәр олыгаеп бетте, ак чәчләрен сыпырып, ак мыекларын бөтереп, һаман көттеләр. Башта Айдан берәр хикмәт, берәр хәбәр көтелде. Ул хәерсез Айда, ичмасам, бер микроб та юк икән. Аннары Марс, Венера, Сатурннан берәр сигнал, берәр хәбәр-хәтер көттеләр. Айлар, еллар үтә торды. Булмастыр, ахрысы, юктыр галәмдә адәми затлар дип өметсезләнебрәк торганда, ниһаять, беркөнне - өнме бу, төшме бу?! - сенсация!
Әллә кайсы галактикалар читеннән, меңләгән яктылык еллары үтеп, исемен беркем дә белмәгән кечкенә йолдыздан сигнал алынды. Үтә сизгер магнитофон тасмасына тычкан чыелдаганга охшаш тавыш язылды:
- Пи-пи-пи! Чи-чи-чи! Кип-ки-ки!..
Сенсацион хәбәр радио тизлеге белән дөньяның бөтен почмакларына таралды. Сәгате-минуты белән галәмне тикшерүче йөзләгән галимнәр җыелды. Китте шау-шу, котлау, кочаклашып үбешү, шатлыклы күз яшьләре аша елмаюлар.
Магнитофонны әйләндереп, сәер сигнал авазларын кат-кат тыңладылар. Чал башлы галимнәр, бот чабып, җилкәләрен кашыдылар, күзлекләрен бер салдылар, бер киделәр, сәер сигналның мәгънәсе аңлашылмый иде. Галимнәр, авторитетлы симпозиум җыеп, өч көн, өч төн бәхәсләштеләр, кырык төрле гипотеза уйлап чыгардылар. Шулай да ерак йолдыздагы адәми затларның сүзләрен аңлый алмадылар. Аптырагач, электрон хисаплау машинасын эшкә җигәргә туры килде.
- Пи-пи-пи! Чи-чи-чи! Кип-ки-ки! - дип язылган кәгазьне машинаның тимер авызына каптырдылар да көтә башладылар.
Машина эшкә кереште. Аның яшел, кызыл, сары, зәңгәр күзләре бер янды, бер сүнде. Эчендәге акыллы детальләре чик-чик итеп, тик-тик итеп киңәшә башладылар. Машинаның корыч маңгае тирләп чыкты. Машина чекелдәде, текелдәде, уфылдады. Ниһаять, тимер авызыннан бер бит кәгазь төртеп чыгарды. Кәгазьдә түбәндәге хәрефләр тезелгән иде: ы м т а б й ы к ы к а р а ә д з е с.
Шушы кәгазьне кулдан-кулга йөртеп, галимнәр тагын бәхәсләшә башладылар. Бер галим торып басты.
- Иптәшләр, бу кәгазьдә ап-ачык итеп: «Исәнме, алдынгы цивилизация!» дип язылган, - диде.
Икенче зуррак галим аңа каршы төште:
- Хөрмәтле коллегалар, - диде ул, теге кәгазьне болгый-болгый. - «Фән рыцарьларына сәлам!» дигән сүзләрне күрәм мин монда.
Тагын да зуррак галим аңа каршы төште:
- Коллегалар, - диде ул,- мин бу кәгазьдә «Яшәсен галактикалар дуслыгы!» дигән кайнар сәлам сүзләрен укыдым. Ап-ачык язылган бит. Шуны да аңламаган галимнәрнең галимлеген әйтер идем инде...
Шуннан һәркем үз гипотезасын исбатларга тотынды. Гыйльми үзәкнең конференц-залында, мәрмәр коридорларында: «Борынгы Кытай иероглифларына күз салсаң...», «Санскрит язмаларына караганда...», «Борынгы Мисыр папирусларында...» дигән сүзләр яңгырап торды. Берни аңлап булмый, беркем дә тыңламый, бары да кызарып-бүртенеп кычкыра иде.
Шул вакытта конференц-залга урам себерүче Мотыйгулла абзый килеп керде.
- Әллә сугышалармы дип торам, - диде Мотыйгулла абзый, почмакка себеркесен сөяп. Аңа беркем дә игътибар итмәде. Мотыйгулла абзый басып торды-торды да, әкрен генә өстәл янына килеп, шау-шуның сәбәбе булган кәгазьне күзләреннән ерак тотып укый башлады.
- Шауламагыз әле, егетләр, - диде Мотыйгулла абзый, - бик простой телеграмма бит бу. Моны гарәпчә, уңнан сулга таба укырга кирәк, дип, Мотыйгулла абзый укып та күрсәтте:
- Сездә аракы кыйбатмы?
Галимнәр телсез калдылар. Тантаналы тынлыкта Мотыйгулла абзый кәгазьне өстәлгә куйды да, почмактан себеркесен алып, чыгып китте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: