Шәһри Казан

Бер төбәкнең ике шагыйрәсе

Алар икесе дә Балык Бистәсе районы кызлары, икесе дә «Иделем акчарлагы» бәйгесенең Гран-при ияләре, икесе дә яшь, талантлы шагыйрә... Ә охшаш булмаган якларга килгәндә, Котлы Бөкәш кызы Ләйсән Фәтхетдинова хәзер инде Солтанова фамилиясен алып, «шүрәлеле урманнары» булган Кырлай авылы егете Айнурга кияүгә чыкты. Аның инде «Тере тынлык» дип аталган китабы...

Ләйсән Фәтхетдинова 12.09.1990
Кырыслык
Шәһәр агымында кырыс дулкын,
Битарафлык кына күзләрдә.
Тукталышта калган онытылып
Күңел эретерлек сүзләр дә.

Асфальт ташы йөрәкләргә күчкән,
Яшәү өчен көрәш биредә.
Түбәнлеккә төшкән адәм заты
Менә ала микән киредән?

Тел һәм милләт - аяк асларында,
Карашларда сорау чуала.
Дин һәм иман, намус-җаннан чыгып,
Хәтер чүплегендә югала.

Күпме шагыйрь җаннар, монда килеп,
Илһамнарын җуйган, и каһәр!
Тупаслана күңел синең җилдә,
Буран-давыл иле син, шәһәр!
* * *
Башкаларның үче булыр инде,
Син үз-үзеңә үчле, татарым!
Чит милләтләр сине саткан чакта,
Үз балаң да чыгып сатармы...

Горурлыгың, үҗәтлегең кайда,
Тарихларга кергән ныклыгың?!
Яусыз гына килеп, үз түрәләр
Әллә синең җанны сыттымы?

Кардәшеңнән гаеп эзлисең син,
Үз-үзеңне сүгеп яшисең.
Ә дустыңны читләр рәнҗеткәндә,
Ни өчендер әле дәшмисең...

Ходай гына белә булыр инде
Күпме яшәп, ниләр күрәсен...
Башкаларның уе булыр да бит,
Ә син бүген, татар, үз-үзеңне...
Үз-үзеңне бүген күмәсең!
* * *
Динең өчен җаныңны бир, дип әйткәндә,
Башын салыр кешеләре сирәк булыр.
Әгәр: «Ходай ярдәм кыла», - дип җыйсалар,
Халык белән мәйдан тулыр... мәйдан тулыр...

Телең өчен кис телеңне, дип әйтсәләр,
Табылырмы үзен корбан итүчеләр...
Эх, күп шул ул, туган ягын, җирен сөеп,
Тик торганда илен ташлап китүчеләр...

Дустың өчен йөрәгеңне бир, дисәләр,
Чынбарлыкта әзерләре булыр сирәк...
Әйтүен дим, әйтмәсләр дә...
Каһәр суккан ясалмалык!
Кирәк түгел миңа йөрәгең дә...
Җан бирергә әзерлегең генә кирәк...

Ара
«Эшләдем!» - дип мактанырлык,
Ахирәткә сакланырлык,
Артка баксаң, бармы эшең,
Ихлас җавап бирче, кешем?

«Ул!» - диеп искә алырлык,
Тарихка сеңеп калырлык,
Әйтче әле, ни эшләдең?
Нигә иренең тешләдең?

Нәрсә ачтың, нәрсә таптың,
Күк йөзенә ничә бактың?
Ник яшәдең? Ник яшисең?
Каян килә бу яшь исе?

Унсигезме сиңа бүген?
Илледәме тормыш күгең?
Ни мәгънәсе яшәвеңнең?
Ни файдасы дәшмәвеңнең?

«Ул эшләде!» - дип сөйләрлек,
Юлыңны уңга сөйрәрлек
Бармы эшең, уйлап кара!
Күк-җир җебе - кыска ара...
* * *
Аһ, нинди якты галәм,
Нинди күркәм бу көннәр!
Йолдыз чүпләп, таң көтәрлек
Гаҗәеп серле төннәр!..

Аһ, нинди рәхәт тормыш,
Бар да матур, бар да шәп...
.............................................
Көймәң комга терәлгәч тә,
Шулай сөйләнерсең, шәт...

Курку
Фикерләр кайнаган казанга
Уй-дегет тамчысы салам да,
Төбәлеп җаваплар читенә,
Дөресен табалмый интегәм.

Буш сүзләр салынган табага
Булышчы сары май табарга.
Кыздырсак иң гадел сүзләрне,
Кайнарга берәрсе түзәрме?

Дәшәргә курыккан адәмгә
Бирмә син, елмаеп, сәлам дә.
Куркуның тырнагы йөрәктә,
Авызны ачтырмый кирәктә.

Гөнаһлар кайнаган казанга
Күземне генә бер салам да
Сүзләрнең мәгънәсе югала,
Ә уйда җөмләләр чуала...

Мәгънә
Мәгънәле сүзләрнең мәгънәсез тезмәсен
Укып та файдасын, нигезен күрмәссең.
Чуалган фикерне сүтәргә теләсәң,
Бөртеге калырмы, хисләрдән иләсәң?

Җавапсыз хезмәтнең мәңгелек эзләре...
Төзәлер, курыкма, канаган тезләрең.
Саташып адаштык -карашлар урманы...
Качтымы синең дә тылсымлычуртаның?!

Кайда ул милли һәм тарихи чалымнар?
Түгәрәк тирәли әйләнә адымнар...
Күңелнең йомылган, йоклаган күзләре
Керфеген какты күк - нәрсәгә түзмәде?

Яшәүнең ташкынын куарга теләпме,
Вакыт та тизлеген арттырды - куәтле!
Мәгънәсен тапканда мәгънәсез сүзләрнең,
Мин, сиңа кушылып, нокталар эзләрмен...

Реклама

Дания Нәгыймуллина 07.05.1991
Мичле йөрәк
Хәтеремдә һаман саклыйм әле
Мичтә пешкән кайнар ипи исен.
Серле утка карап тора идем
Суык көздә җылы өйдә кичен.

Балачакның учаклары сүнми,
Әби догалары саклап йөри.
Әниемнең шәле сыман җылы
Ак хыяллар югарыга үрли.

Әни сандыгына салып куйган
Без кайчандыр чиккән яулыкларны.
Чөкердәшеп яши бирсен иде
Әти-әни, булып саулыклары.

Тәгәрәткән бәрәңгене сагынам,
Мичкә куяр идем хәзер кулны.
Йөрәктәге мичне сүтмәү кирәк
Дәвам итәр өчен изге юлны.

Мине аңлау
Үзем өчен язган юллар гына
Дип юатам уяу акылны.
Төнгә каршы әллә яңа сулыш,
Әллә төпсез күкләр ачылды:

Хәтер, хисләр, тагын әллә ниләр
Сүзләр булып китте түгелеп.
Мин арыдым мактау боткасыннан,
Аннан бигрәк туйдым сүгелеп.

Мине аңлау - синең теләк булса,
Кызганам бик әрәм вакытың.
Җанда ниләр яшеренгән дисең -
Кулыңа ал көзге ватыгын,

Урамга чык - халык зарын тыңла,
Кулыңа ал хыял болытын...
Хәтеремдә якты чибәр итеп
Саклар өчен аны оныттым!

Мин яшәмим көннәр исәбенә,
Исәннәрнең үле күбесе.
Баскыч куеп, аяк очларында,
Их, хыялны килә үбәсе!
* * *
Мин башкача яши белмим -
Мөгаен, теләмимдер.
Утынны чыра иткән күк
Йөрәгем телә кемдер.

Мин башкача яши белмим -
Сөенәм матурлыкка.
Мин яшим шундый заманда -
Бәя юк батырлыкка.

Ялкау диләр эшләүчене,
Күтәрәләр дәшмәүчене.

Бәлки бәхетле кешедер
Сукыр безнең көннәрдә.
Шатлык яшерү хәерле -
Урлар берсе, көнләр дә.

Мин башкача яши белмим -
Җавап бирәм, кирәксә.
Кайчак кешенең бәһасен
Ачыклыйдыр үләксә.

Мин башкача яши белмим -
Очын тапмыйм уйларның.
Нокта куясы урынга
Күпноктаны куярмын.

Яши алмыйм башкача мин,
Бәлки чикле мөмкинлек?..
* * *
Безне берләштерә төнге Казан,
Йокысызлык, тизлек, уйчанлык...
Кулга сеңгән куллар җылылыгын
Күпме тапкыр юып җуймадык.

Рәхмәт сиңа: хыял бүләк иттең,
Ялкау хисләремне уяттың,
Күз карамда йолдыз биеттең дә
Кояш нурларын син уйнаттың.

Синең янга һәркөн барып кайтам
Хәтеремнән күпер сузам да.
Мине хәзер танымас та идең,
Очратсаң син кабат урамда.

Мин үзгәрдем - көчем артты кебек,
Адымнарым кызу, тотрыклы.
Мине искә алуыңны телим
Узган чакта «безле» тыкрыкны.

Рөхсәтсез
Мин синең төшеңдә калырга
Уйладым. Елгадай агарга
Кан булып тамырың буенча,
Рөхсәтме шәүләсез чагымда?

Мин синең канатың булырга
Уйладым егылган вакытта.
Авырту белән көн кушылган,
Йөрәгең төзек тә, ватык та...

Мин синең чәчеңә нур булып
Уйладым кунарга иртәгә.
Гөл булып үсәрмен сиңа дип
Яңгырсыз ярылган җирдә дә.

Рөхсәтсез хәтерең бүлмәсен
Уйладым минеке итәргә.
Бары тик хәтерең кочарсың,
Син көткән минсез көз җитәр дә...

Хушлашу
Поезд тавышын узып тибә кебек,
Бәргәләнеп күкрәк читендә,
Нәни йөрәк, күрешүне көткән
Уалучан хыял чигендә.

Йөрәк капкам ярсып япкан чакта,
Сынган, ахры, аның тоткасы.
Әрнү, үпкә, сагыш, сагынуны
Бер кашыкта ничек йотасы?

Билетларны кире кайтармыйлар,
Артка борылудан файда юк.
Барыр юлым бераз яктыртырга
Кояш түгел, сүрән ай да юк.

Хушлашуга соңга калыр идем,
Белгән булсам ул көн киләсен.
Ә кем хәзер ачып керә алыр
Йөрәгемнең авыр келәсен?..

Гөлләр үстердем
Кар җылысын күкрәгемдә тоям,
Галәм-җиһан сыйган җаныма.
Нур-көзгедә елмаючан йөзем,
Ташып торган сөю чагыла.
Мин - тормышның гүзәл чагында!

Мин елмайсам, күкләр җавап бирә,
Кошлар теле - гүя үз телем.
Кешеләргә бүләк итәр өчен,
Йөрәгемдә гөлләр үстердем.
Ә син, сагыш, инде искердең!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: