Шәһри Казан

«Бер заман бардым Печән базарына...»

Г.Тукайның әдәби музеена «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» сатирик поэмасы язылуга 105 ел тулуга багышланган күргәзмә ачылышына килүчеләр чын-чынлап канәгать иде ул көнне. Күргәзмәне оештыручылар, әлеге әсәрне рәссамнар күзлегеннән күрсәтү белән генә чикләнмичә, ТР Милли музей фондларында сакланган экспонатлар ярдәмендә тулы бер мохитне тудыруны да максат итеп куйган.

Печән базарында йөрисеңмени! Рәт-рәт тезелеп киткән җиз ләгәннәр, чүлмәкләр, сандыклар кебек кирәк-ярак арасында капкачына «Печән базары» дигән мөһер сугылган комганга кадәр булсын әле! Әсәрдә телгә алынган Садри Максуди һәм Гайнан Вәисовның фотосурәтләре, шәхси әйберләре (С.Максудиның ак жилеты, гаиләләреннән алынган савыт-саба), ХХ гасыр башындагы Казан күренешләре - һәммәсе тамашачыны шул чор белән тоташтыра. Г.Тукай әдәби музееның үзендә дә шул чорның шаһитләре булган экспонатлар шактый: Тукай нәзирә иткән борынгы «Кисекбаш» китабы; шагыйрь үзе исән чакта басылган «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш»; М.Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет академия театрының «Кисекбаш» сатирик балетының афишасы (1958 ел) һәм спектакльдән фотосурәтләр; Бакый Урманченың әлеге әсәр буенча эшләнгән, форматы, бирелеше белән үк үзенә җәлеп итә торган иллюстрацияләре сине, телисеңме-теләмисеңме, шул вакыйгалар эченә бөтереп алып кереп китә.
Әдәби чараны алып барган Г.Тукай музее мөдире Гүзәл ханым Төхфәтова: «Башлыйк әле сүзне Карәхмәт илә», - дип, сүзен поэманың язылу тарихыннан башлады: «Поэманың язылу тарихы турында нәшир Гыйльметдин Шәрәф истәлекләреннән шуны беләбез: Казанга, Никитин циркына Карәхмәт исемле көрәшче килә. Ул «Болгар» номерында Тукайдан берничә номер аша гына тора. Тукайга аны күрү мәдрәсәләрдә укылып йөргән «Иске Кисекбаш» китабын искә төшерә. Китапны укып чыгу «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасын язарга этәргеч бирә».
Тукай әлеге әсәрен, басылып чыкканчы ук, үзе Купеческое собрание залында укыган. Аның халык тарафыннан ничек кабул ителүе турында Ф.Әмирханның «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» дип аталган мәкаләсендә бик ачык бирелә: «Халык, җөмлә тәмам булганын да көтә алмыйча, самими бер көлкегә тотылып, бөтен залны тутырып кул чабалар һәм, укучыны бүлеп, әллә никадәр вакытлар туктап торырга мәҗбүр итәләр иде». Бусы - беренче тыңлаучыларның реакциясе. 105 елдан соң да шуны ук күзәтәбез түгелме?! Бүгенге күзлектән караганда, иске сүзләр шактый мулдан булган әлеге поэманы үз алдыңа укып чыгар өчен дә беркадәр тырышырга кирәк югыйсә. Әмма мәшһүр җырчыбыз - Россиянең атказанган һәм Татарстанның халык артисты Эмиль Җәләлетдинов башкаруында поэма шуның кадәр табигый, шуның кадәр дә ихлас яңгырады. «Эх» дигәнче яттан (!) сөйләп тә чыкты ул аны. Тукай белән янәшә басып Печән базарын күзәтәләр- мени! Укучыны бүлдерүче булмаса да, 80нең өске ягына чыккан Эмиль ага адресына залдан: «Афәрин! Браво!» - кебек хуплау сүзләре ишетелеп торды. Рәссамнарның 20гә якын эше куелган тематик күргәзмәдә Печән базарын сурәтләгән иллюстрацияләр (Б.Урманче, У.Мусин, Л.Фәттахов, Б.Әлменов, И.Колмогорцева, Э.Гельмс, В.Аршинов, Ф.Хасьянова, А.Тимергалина, Р.Вахитов, О.Кульпин һ.б.) моннан да гайре шәрехләүне өмет тә итми иде булса кирәк.
Күргәзмәдә мәшһүр рәссамнар Канәфия Нәфыйков, Рушан Шәмсетдинов, Рифкат Вахитов, Равил Заһидуллин, Нәҗип Нәккаш, Фиринат Халиков, Фәридә Хасьянова, Илдус Әҗемов белән беррәттән, олпат галимнәребездән Хатыйп Миңнегулов, Нурмөхәммәт Хисамов, Фоат Галимуллин, Зөфәр Рәмиев кебек билгеле шәхесләребез шактый иде.
- Бүгенге күргәзмәне бик кызыксынып карадым. Әдәби әсәр бер әйбер, ә аның сынлы сәнгатьтә чагылышы тагын да кызыклырак. Мин аны гади тамашачы буларак карыйм һәм әдәби әсәрнең асылына тагын да ныграк төшенәм. Бу күргәзмәне хуплыйм. Тукай әдәби музее мактауга лаек эш башкарган, - ди филология фәннәре докторы, профессор Хатыйп ага Миңнегулов.
Төркия Республикасының Генераль консулы Сабри Тунч Ангылы да очраклы кунак түгел иде. Чөнки әсәрнең төп герое Карәхмәт төрек кешесе булган. 1908 елда Казанда Никитин циркында көрәшеп шөһрәт яулаган Карәхмәтне дә көннәрдән бер көнне егучы табылган һәм ул цирктан китәргә мәҗбүр булган. Аның 1914 елгы Беренче бөтендөнья сугышында төрек армиясе солдаты буларак катнашуы билгеле. Ул гына да түгел, сугышта яраланып русларга әсирлеккә төшкән солдат өчен госпитальдә көтелмәгән очрашу була: ул кайчандыр циркта үзен җиңгән студент, ә ул вакытта инде табиб кулында җан бирә.
- Күргәзмәгә бик кызыксынып тотындык. Күргәзмә ясарлык материал туплый алмабыз кебек тоелган иде башта. Тора-бара, үзебез өчен зур ачыш ясап, шактый материал тупладык. Хәзер инде күргәзмәгә сыймаган әйберләрне электрон вариантта тәкъдим итәчәкбез. Бу әсәргә ияреп язылган әдәби әсәрләр дә шактый булып чыкты. Әлеге мотивларны без Г.Камал, Ә.Камал, И.Юзеев, Т.Миңнуллин, Ш.Мөдәррис, Р.Фәйзуллин, Х.Әюпов, Г.Вәлиева әсәрләрендә күрәбез. Күргәзмәгә әзерләнгәндә бүгенге көн белән чагыштыру мөмкин түгелме? Әсәр бүгенге көнгә дә аваздаш, базар шул ук: «берсе алдый, берсе алдана» кебегрәк фикерләр дә булды, - ди филология фәннәре кандидаты, Г.Тукай әдәби музее мөдире Гүзәл Фәрдин кызы.
Тантанада әле күптән түгел генә биредә күргәзмәсе булып үткән ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Нәҗип Нәккаш музейга үзенең ике эшен бүләк итте. Казан музыка көллиятеннән килгән Регина Тимербулатова, Диләрә Шәйхиева, Наил Нәбиуллин, Рөстәм Насыйбуллин, Г.Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрыннан Татарстанның атказанган артисты Фәнис Кәлимуллин һәм Алсу Фәйзуллиналарның чыгышлары ачылышны тагын да тулыландырды.
Тукай әдәби музеенда инде, әлеге күргәзмәгә нигезләнеп, «Кисекбаш эзләре буйлап» дигән музей дәресләре уздыру башланды. Аның беренчесе инвалидлар декадасы уңаеннан 4 декабрьдә узды. Киләсе өч ай дәвамында «Печән базары» шактый кайнаячак әле.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: