«Беренче ролемә карата нәфрәт уянган иде»

Тормыш юлында үзеңә ярдәм иткән кешеләр беркайчан да онытылмыйдыр ул. Римма Гайсинаның да, Алабуга мәдәни-агарту училищесыннан соң, Әлмәт районы мәдәният йортына эшкә кайткан елларында очрый андый мәрхәмәтле затлар. Бервакыт танылган җырчы Зөфәр Хәйретдинов шул якларда концертлар куеп йөргәндә, Римманың биегәнен күреп ала да, аны үз төркемендә биергә чакыра.
Әнә шул концертта биюче кыз Әлмәт театры директорының күңеленә дә хуш килә һәм ул Римманы үзләренә хореограф итеп эшкә ала. Ә инде театрда кызның артистлык сәләтен бик тиз күреп өлгерәләр. Бүген аның иҗат юлын бизәрдәй образлары шактый. Алар арасында Т. Миңнуллинның «Диләфрүзгә дүрт кияү» әсәре буенча куелган спектакльдә - Саҗидә, «Җанкисәккәем»дә - Рәсимә, «Гөнаһсыз гөнаһлылар»да - Рәмзия һ.б.ны искә төшерү дә җитә.
Әлмәт Татар дәүләт драма театры артисты Римма Гайсина белән укучыларыбызны якыннанрак таныштырырга булдык.
- Римма, хореограф булып эшләгән җирдән ничек итеп спектакльләрдә уйный башладыгыз?
- Безнең театрда күренекле артист Дамирә Кузаева «Алла каргаган йорт» дигән спектакль куйганда мине баш рольгә алды. Биюче булгач, пластика белән аерылып торганмын инде, күрәсең. Мин ул пьесаны укып чыктым да утырып еладым.
- Куркып калдыгызмы әллә?
- Ул образга карата нәфрәт уянды миндә. Анда 28 яшьлек Зилә Саматовна, ялган документлар җыеп, бер бабайны юләрләр йортына җибәрә. Миңа ул чакта 19 яшь. Начар кешене бер дә уйныйсы килми бит. Хәзер булсын иде ул образ. Бөтенләй икенче төрле итеп уйнар идем үзен.
- Ә хәзерге вакытта образга керү ничек бирелә?
- Үз ролеңнең һәр сүзен, һәр җөмләсен автор ни өчен язган икәнен уйлыйсың. Аннары эзләнә башлыйсың. Үз образымның хәрәкәтләрен, сөйләшен мин танышлар арасыннан, кинолардан, китаплардан эзлим. Артист, режиссер фикерен сизеп алса, образга тиз кереп китә. Әгәр режиссер ошатып җиткермәсә, аны ышандырырга тырышасың. Минем өчен баш рольне уйнаудан да җиңеле юк, чөнки барысы да сиңа ярдәм итә. Андыйларны гәүдәләндерү үзе бәхет бит ул. Ә инде эпизод рольләрен истә калдырырлык итеп уйнавы авыррак.
- Бүгенге көндә яшь кенә актерларга да әби рольләре бирәләр. Сиңа да андый «бәхет» елмаймадымы әле?
- Мин 32 яшемдә үк 82 яшьлек әбине уйнадым. М. Кәримнең «Кыз урлау»ында - Иркәбикә роле иде ул. Анда импровизацияләр күп кулланган идем. Ул образ миңа зур этәргеч бирде. Хәзер, ничә яшьлек кешене бирсәләр дә, рәхәтләнеп уйнар идем. Тик утыру артист өчен үлемгә тиң ул.
- Беркемгә дә сер түгел, театрларда әле чиле-пешле пьесалар да сәхнәләштерелә. Шундый спектакльләрдә актерга уйнау ничек?
- Андый спектакльләрдә уйнау җиңел түгел, билгеле. Тамашачы, шундыйларны караганнан соң, театрга йөрми башлый. Сәнгатьне өч тиенгә санау әнә шуннан башлана да инде. Шулар белән кеше башын катыруны яратмыйм мин. Татар театрында иң камил нәрсә ул - сүз. Теле матур, тормышчан булган спектакльләрне халык та рәхәтләнеп карый.
- Бүген драматург Хәй Вахит әсәрләре әнә шуның белән җәлеп итәдер дә. Аның «Күк капусы ачылса» пьесасы буенча куелган спектакльдә син Шәмсия ролендә уйныйсың. Заманында Гәүһәр Камалова гәүдәләндергән Шәмсия образын тудыруың ничегрәк булды?
- Гәүһәр апаның уенын телевизордан гына күргәнем бар. «Кыз урлау»да Иркәбикәне уйнаганнан соң, тәнкыйтьче Дания Гыймранова мине Гәүһәр апа белән чагыштырган иде. Әйтерсең миңа ул уйнаган рольне Дания апа юрап китерде. Үзем рольгә тотынганчы ук, башымнан, «Гәүһәр апа, ярдәм ит», дигән уй узды. Без ул спектакльне тугыз ай әзерләдек. Сәхнәдә үҗәтлегем бар минем. Шәмсияне баштан ук ошаттым, аны һаман камилләштерәсе, югарылыкка менгерәсе килә.
- Сездә эшләгән режиссерларның исәбе-хисабы юк. Кайсысы белән эшләү җиңелрәк иде? Репетиция вакытында булган берәр кызыклы мизгелне искә ал әле.
- Иң рәхәте Зәкия апа белән булгандыр. Аңа хәзер 94 яшь. Бүген дә аралашып яшибез. Бервакыт ул куйган «Банкрот» спектаклендә асрау кызларны уйнарга әзерләнәбез. Мине Зәкия апа «Бар әле, ямьсезләнеп чык», - дип, сәхнә артына кертеп җибәрде. Мин, бөкре куеп, яулыкларны ямьсез итеп бәйләп чыктым. Шунда аның: «Син юләр кебек чыккансың. Бөтен ямьсез кеше тиле булмый ул», - дигән сүзе исемнән чыкмый.
- Артист халкы театр белән генә чикләнми. Башка эшләргә дә өлгерә бит әле ул...
- Мөселман балалар бакчасында бию түгәрәге алып барам. Алар белән эшләү дә кызык.
- Сәхнә кешесе ире көнләшмәсә генә, театрда эшли аладыр.
- Кияүгә чыкканчы Рафисның көнләшә торган гадәте бар иде. Бервакыт спектакльгә чәчәк бәйләмнәре алып килгән бу. Минем сәхнәдә ирләр белән кочаклашып уйнавымны күргәч, чәчәген дә бирмичә кайтып киткән иде. Хәзерге вакытта үзе дә безнең арада йөреп ияләште инде. Ул төзелештә мастер булып эшли.
- Кызыгыз Сөмбелнең нинди сәләтләре бар?
- Ул биш яшендә «Бибинур» фильмында Хәтимә ролендә төшкән иде. Инде унике яшь тулды үзенә. Сәнгать мәктәбенә йөри, шәрык биюләре белән шөгыльләнә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
2 июнь 2023 - 11:11“Әйдә киттек Чиләбегә, ничу монда чиләнергә, кабак, бәрәңге җитешкәч, кайтырбыз өйләнергә” Әлеге ике мөлаем парны фоторәсемгә Чиләбе шәһәре Сабантуенда төшереп алган идем. Йөзләрчә чакрым юл үтеп, Чиләбе шәһәре Сабантуенда авылдашым Мөнәвәрә әби Нурмөхәммәтованың оныгы Илгизәрне, җәмәгате Виктория, соңрак әтисе Радик Гатаулла улы белән очрашырбыз, танышырбыз дип һич тә уйламаган идем.2800
-
2 июнь 2023 - 10:36Зөлфия Шакирова: "Миңа Җәвит сүзе түгел, әти белән әни сүзе мөһимрәк иде" Татарстанның халык артистлары Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар гаиләсен яшьләргә үрнәк итеп куяр идем. Алар сәхнәдә генә түгел, өйдә дә бер-берсенә карата ихтирамлы, “матурым” дип кенә торалар. Мин моңа Шакировлар йортына барып, үзләре белән аралашкач тагын бер кат инандым.6000
-
2 июнь 2023 - 09:57Климат үзгәрү аркасында Россия башкаласы Себергә күчерелергә мөмкин Глобаль җылыну аркасында Россия башкаласы Себергә күчерелергә мөмкин. Климатолог Алексей Кокорин фикеренчә, глобаль уртача еллык температура биш градуска күтәрелә калса, бу якынча 2080 елда булачак.6200
-
2 июнь 2023 - 09:31Рисәнә Мостафина: "Миннән котылу чарасын таба алмадылар" Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рисәнә Мостафинаны белмәүчеләр сирәктер. Саба районы Миңгәр авылы кызы Рисәнә – моңлы тавышы белән күпләрнең күңеленә кереп оялаган талантлы җырчы.13500
-
2 июнь 2023 - 09:09“Мин бала табар өчен карт” Казан дәүләт медицина университетында “Всё беременным РФ” проектының стратегик сессиясендә йөкле хатын-кызларның көн кадагында торган мәсьәләләре турында фикерләшергә мөмкинлек туды.6601
-
2 июнь 2023 - 08:54Еламаган көнем юк, сөйгәнемне сагынам... Һәр гаиләдә кризислы чорлар була. Кемдер ул чорны уза, ә кемдер аерылыша. Минем очракта алай да, болай да булмады. Без бергә яшибез, әмма арада бернинди мәхәббәт тә юк, хисләр суынды. Бу турыда бер-беребезгә әйтергә генә куркабыз.42400
-
1 июнь 2023 - 16:10Махсус хәрби операция зонасында һәлак булган Айсаф Галиев турында: “Бар да яхшы, монда тыныч”, – дигән иде” Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча бүлегендә миграция мәсьәләләре буенча җитәкчесе Айсаф Галиев махсус хәрби операция зонасында гомере өзелә.167002
-
1 июнь 2023 - 14:48Рөстәм Миңнеханов Казанның Дәрвишләр бистәсендәге яңа балалар поликлиникасын карады Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Дәрвишләр бистәсендәге 6 нчы балалар шәһәр поликлиникасы филиалының яңа бинасында булды. Объект торак массив эчендә төзелгән, уңайлы керү юллары һәм парковкасы бар. Пациентларның җайлылыгы өчен шартлар тудырылган: уен холлары, иркен холллар, ана һәм бала бүлмәсе, буфеты булган көтеп тору зоналары. Гражданнарның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен шартлар үтәлгән.16900
-
1 июнь 2023 - 14:16Сиксән ике яшендә әбиебез күрше авыл бабаена кияүгә китте, ләкин... Безнең әбинең кушаматы «мотоцикл» иде. Аның кебек җитез, кызу кешене бүтән белмим мин. Ул узып киткәндә, чөеп бәйләгән яулыгы гына җилфердәп кала.89305
-
1 июнь 2023 - 13:36"Сәлам. Хәлләрең ничек? Без барыбер бергә булачакбыз..." Социаль челтәр аша бер ханым минем белән үз тормышыннан алынган хәлне уртаклашты. Битараф кала алмадым аның бәян иткәннәренә. Үзенең рөхсәте буенча, бу чынбарлык хәлләрне сезгә дә тәкъдим итәргә булдым.188003
-
1 июнь 2023 - 13:22Нәкъ кешеләрчә ыңгырашып яткан этебезне күргәч елап ук җибәрдем Ул эт безнең капка төбенә ничек килеп эләккәндер, беркем белми. Беркем күрмәгән. Аксыл-сары төстәге, йоннары бөдрәләнеп торган ул бәләкәч бик тиз безнең гаилә әгъзасына әйләнде дә куйды.189907
-
1 июнь 2023 - 12:32Фәрит Мөхәммәтшин: "Әле беркайчан да федераль үзәкнең төбәкләрнең икътисадына һәм сәнәгатенә мондый күләмдә ярдәм иткәне булмады" Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Пермь шәһәрендә узган Идел буе федераль округы субъектларының дәүләт хакимияте Закон чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясе утырышында катнашты. Парламентарийлар берничә актуаль мәсьәләне, шул исәптән региональ сәнәгатькә яңа технологияләр кертүнең төп аспектларын, шулай ук авыл территорияләрен комплекслы үстерүгә ярдәм итү чараларын тикшерделәр.17600
-
1 июнь 2023 - 10:01"Сез ашыкмыйсыз, ахырсы. Баланы карап тора алмассызмы?" Уфа–Казан поезды рельс буйлап чаба. Вагон эче тулы халык. Кайсы туган ягына кайта, кемдер эшкә бара. Чаллы вокзалыннан зур сумкаларын күтәреп, ике хатын-кыз керде.130302
-
6 октябрь 2022 - 13:44Бахчасарай авылы. Кырымныкы түгел.
-
1 июнь 2023 - 16:00Без имениБик матур олы букетлар инстаграммга куйган!!!! Зурлаганнар, сагынганнар!!!! Зур рэхмэт!!! Бик молодец та бит инде, тире тамганчы тырыша!!!! Алда да зур унышларга ирешуен телибез!!! Алга, только алга!!!Руслан Кираметдинов концерты: "Тамакта төер, елыйсы килә, җырларга авыр булды..."
-
1 июнь 2023 - 14:05Без имениРусланга чэчэклэрне шакый гына бирмэделэр житэрлек итеп бирделэрбер жыр жырлаган саен оч дурт кеше чират торып чэчэгендэ булэгендэ бирделэр Казан халкы БИК яратты Русланны Руслан узендэ БИК давольно булып киткэндер диеп уйлыймРуслан Кираметдинов концерты: "Тамакта төер, елыйсы килә, җырларга авыр булды..."
-
1 июнь 2023 - 11:44Без имениКонцерт бик эйбэт булды. Таушы бик монлы,аж до мурашекРуслан Кираметдинов концерты: "Тамакта төер, елыйсы килә, җырларга авыр булды..."
-
1 июнь 2023 - 11:22Без имениСупер Руслан. Ин матур жырчы.Руслан Кираметдинов концерты: "Тамакта төер, елыйсы килә, җырларга авыр булды..."
-
1 июнь 2023 - 10:32Без имениВысший пилотаж!!!Руслан Кираметдинов концерты: "Тамакта төер, елыйсы килә, җырларга авыр булды..."
-
1 июнь 2023 - 10:16Без имениРусланнын концерты искиткич яхшы булды. Мон, мэгьнэле жырлар, уз узен тотышы- барда кунелгэ ятышлы. Рэхэтлэнеп чын жырчыдан, чын жырлар тыноап кайттык! Унышлар сина Руслан! Концертын супер!Руслан Кираметдинов концерты: "Тамакта төер, елыйсы килә, җырларга авыр булды..."
-
1 июнь 2023 - 08:08Без имениНе было бы счастье ,не счастье спасло🥰🙏Ике баласын җир куенына салган ана тарихы
-
1 июнь 2023 - 08:48Без имениСоциаль челтэрлэрдэ кузэтудэ бик кэчле концерт булган!!! Сэхнэ бизэлешеннэн башлап чыгышларга кадэр СУПЕР!!!! Сиринэ белэн дуэтлары ямь эстенэ ямь эстэде. Руслан бик нык репертуары эстендэ эшли. Жырлар таба, яздыра!!! Менэ узенен тавышына хэм халэтенэ туры китереп дуэт та эшлэгэннэр!! Бу анын эч тиенлек жырлар жырлап йормэгэнлеген дэлилли. Шундый тыныч холыклы, жырларны жиренэ житкереп башкаручы Сирина!!!! Искитмэле дуэт!!!!Руслан Кираметдинов концерты: "Тамакта төер, елыйсы килә, җырларга авыр булды..."
-
1 июнь 2023 - 07:55Без имениИскиткеч концерт булды, суперррр, унышлар котсен алда Русланны, чын Артист!!!!Руслан Кираметдинов концерты: "Тамакта төер, елыйсы килә, җырларга авыр булды..."
-
31 май 2023 - 15:57Без имениИсэн-сау булсын,балаларын тигезлектэ устерсеннэр!Ләйсән Гыймаева хастаханәгә эләккән
-
31 май 2023 - 12:18Без имениШэп. Бик тэ шатбыз синен очен ' ВИНАРИС . Хэм дэ ЛИЛИЯ очен. Калган гомерегез буена бергэ тату яшэргэ язсын .Винарис белән Лилиянең туй көне билгеле!
-
21 май 2023 - 12:11“Күңелдә курку бар – татарның киләчәге өчен сызланам” Татар әдәбиятын һәм сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән шәхес ул. Язмышының күп өлешен кеше үзе иҗат итә, дип санаучылардан Әдәби иҗат эше белән мәктәп елларыннан ук шөгыльләнә башлаган Рашат Низами – бу көнгә 20гә якын китап авторы. фидакарь хезмәте өчен аңа “Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исем һәм Татарстан язучылар оешмасының Һади Такташ, Фатих Хөсни исемендәге мәртәбәле премияләре бирелде.150700
-
15 апрель 2023 - 08:02“Үземне җитәкче урынында күз алдына китермим” Щепкинчылар арасында тагын бер талантлы артист үзенең 85 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Ул – Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, М.Җәлил һәм Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләкләре лауреаты, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен”, “Дуслык” орденнары һәм төрле медальләр иясе Равил Шәрәфиев.637505
-
1 апрель 2023 - 12:15“Татар мәктәпләре бетсә, әдәбият бетәчәк” Ркаил Зәйдулла – әдәбият сөючеләргә аның исеме яхшы таныш. Ул ике дистәгә якын китап авторы. Шагыйрь, драматург, публицист. Татарстанның Дәүләт Советы депутаты. Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең рәисе.693501
-
1 июнь 2023 - 14:48Рөстәм Миңнеханов Казанның Дәрвишләр бистәсендәге яңа балалар поликлиникасын карадыБүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Дәрвишләр бистәсендәге 6 нчы балалар шәһәр поликлиникасы филиалының яңа бинасында булды. Объект торак массив эчендә төзелгән, уңайлы керү юллары һәм парковкасы бар. Пациентларның җайлылыгы өчен шартлар тудырылган: уен холлары, иркен холллар, ана һәм бала бүлмәсе, буфеты булган көтеп тору зоналары. Гражданнарның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен шартлар үтәлгән.16800
-
2 июнь 2023 - 11:11“Әйдә киттек Чиләбегә, ничу монда чиләнергә, кабак, бәрәңге җитешкәч, кайтырбыз өйләнергә” Әлеге ике мөлаем парны фоторәсемгә Чиләбе шәһәре Сабантуенда төшереп алган идем. Йөзләрчә чакрым юл үтеп, Чиләбе шәһәре Сабантуенда авылдашым Мөнәвәрә әби Нурмөхәммәтованың оныгы Илгизәрне, җәмәгате Виктория, соңрак әтисе Радик Гатаулла улы белән очрашырбыз, танышырбыз дип һич тә уйламаган идем.2800
-
26 май 2023 - 09:27Бергә булыйк. Әниеңә – терәк, балаңа әти булырмын Гүзәл табигатьле Оренбург якларында – исеме җырларга кергән тын агышлы киң Дим елгасы буйларында туып үсте ул. Коңгырт күзле, кыйгач кашлы, күперенке куе чәчле Зөлфия мәктәптә укыганда ук һәр эштә башлап йөрде. Елмаеп кына сөйләшсә дә, җитди-кырыс холыклы, үткен карашлы, һәр нәрсә хакында үз фикере булган бу кыз белән, сыйныфташлары гына түгел, укытучылар да исәпләшә иде.186100
-
26 май 2023 - 09:33Яман шеш булмасын дисәң... кишер аша Кишернең күз күременә уңай йогынты ясавын ишеткәнегез бардыр инде. Ул бета-каротинга бай. Әлеге матдә бавырда А витаминына әйләнә. Витамин исә, үз чиратында, күздә родопсиннарга һәм күрү пигментларына әверелә. Шуңа бәйле рәвештә, без төнлә яхшы күрәбез.86400
-
26 май 2023 - 10:09Илсур Метшин Мэрларның Азия форумы Башкарма советы утырышында катнашты 25 май көнне Казан Ратушасында Мэрларның Азия форумы Башкарма советының IX утырышы узды. Анда алты ил вәкилләре катнашты: Төркия, Иран, Казахстан, Азәрбайҗан, Кыргызстан һәм Абхазия. Онлайн рәвештә Гыйрак, Кытай һәм Франция әгъзалары катнашты. Чара дүрт телгә тәрҗемә белән барды: рус, инглиз, төрек һәм фарсы телләренә. Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән Казан Мэры Илсур Метшин мөрәҗәгать итте.55900
-
26 май 2023 - 11:31“Исән чакта кайта алмадым, бәхил бул" Чүпрәле районы Кара-Китә авылында туып-үсеп, гомерен океан уртасындагы утрау – Сахалинда уздырган милләттәшебез Зәкия ханым Вәлитова хакында сокланмый гына сөйләп тә, язып та булмый.113504
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шахри Казан (Город Казань)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47630 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сабиров Радик Рашидович
Адрес редакции: 420066, Российская Федерация, Республика Татарстан, г.Казань, ул.Декабристов, д.2
Телефон редакции: (843) 222-05-41, 8 (917) 851-69-62
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика