Шәһри Казан

Беренче татар фильмы «Булат-Батыр» ничек төшерелде

Быел «Татаркино» оешмасының 90 еллыгы. Ул -1924 елда ачылган Казан кино студиясенең дәвамчысы. «Булат-Батыр» исә кино студиябездә төшерелгән иң беренче тулы метражлы нәфис фильм. Ул Пугачев чоры вакыйгаларына багышлап төшерелгән. Үзәктә Әсфән исемле татар баласының язмышы. Әсфән Потемкин кнәздә тәрбияләнә.

«Булат-Батыр» фильмын төшерүчеләр тарихи вакыйгаларны төп‑төгәл чагылдыру максатын куймаган. Канэчкеч хакимияткә каршы барырга жөрьәт иткән ярлы халыкны яклап чыккан хөр күңелле, ирек сөючән Әсфән турындагы романтик рух белән сугарылган бу тарих маҗаралы жанрга тартым.

«Булат-Батыр» нәфис фильмын үзебездә дә, чит илләрдә дә кино сөючеләр яратып карый. 1930 еллар матбугатында фильмның прокаты белән бәйле бер кызыклы факт төркәлеп калган. Германиядә «Булат-Батыр» фильмын караганнан соң Антонов-Иванов фамилияле бер Россия эмигранты, проекция будкасына кереп, фильмны юкка чыгармакчы булган, имеш.

Казанда «Булат-Батыр» күп тапкыр «Чаткылар» кинотеатрында күрсәтелгән. Аның анонсында «Идел буе качкыннары тормышыннан шаккатмалы тарихи боевик» дип язылган була.

Фильмның авыл күренешләре Мамадыш районында төшерелә. Күп еллар үткәч, күмәк күренешләрдә катнашкан кешеләр, кинофильмны тагын бер кат карарга теләк белдереп, «Таткинопрокат»ның директоры Әхәт Беляевкә мөрәҗәгать итә. Шуннан соң Әхәт Беляев фильмны кайтару буенча эш башлый. «Булат-Батыр» - «Татаркино» һәм «Совкино»ның беренче уртак проекты. Әхәт Беляев «Булат-Батыр» фильмын эзләп табу максаты белән биш еллап вакыт Госфильмфондка хатлар яза. Әмма анда фильмның күчермәләрен ясап бирүдән баш тарталар. Шуннан Әхәт Беляев Госкино рәисе Ермашка ачулы хат язып сала. Һәм озак та үтми җавап ала. Күчермәләр ясату бик кыйммәткә төшәчәк, дип җавап бирә Ермаш. Шуңа да карамастан, биш күчермә нөсхәгә заказ бирәләр. Шуннан соң «Булат-Батыр» фильмын Казаныбызның бөтен кинотеатрларында һәм, әлбәттә инде, Мамадыш районының фильмны зарыгып көткән халкына күрсәтәләр.

«Булат-Батыр» күптән түгел булып узган X халыкара мөселман киносы фестивале кунакларына да күрсәтелде. Аның югарыда бәян ителгән тарихы белән кунакларны Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының кино сәнгате кафедрасы мөдире, кино белгече, тарих фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Кинематографистлар берлеге әгъзасы Елена Алексеева таныштырды.

Елена Алексеева архивларда кызыклы истәлекләр дә эзләп тапкан. Аларның берсен күренекле композиторыбыз Җәүдәт Фәйзи язып калдырган.

- Менә берничә көн инде, Мәскәүдән «Булат-Батыр» фильмын төшерергә киләләр, дип, бөтен Казан шаулый. Киноны Кремльдә, Казансу елгасы ярында төшерәләр икән. Бер көнне анда мин дә барасы иттем. Кремльнең сул ягыннан күпергә таба халык агымы агыла да агыла. Кремль диварлары янында, Казансу елгасы ярында, Сөембикә манарасының аскы катларында чуар киенгән кешеләр күренә. Аларның күбесе өсләренә чапан ябынган, башларына чалма ураган, - дип язган композитор Җәүдәт Фәйзи.

Мәскәүләр дигәннән, кинофильмның иҗат төркеме турында әйтергә онытып торам икән бит әле. 1926 елда татар халкы тормышыннан берәр әсәр кирәк була башлагач, Татаркино сценарийлар бәйгесе игълан итә. Анда яшь партия әһеле Әгерҗедән Габдрахман Шакиров әсәре җиңеп чыга. Аның әсәренә нигезләнеп, күренекле драматург Натан Зархи сценарий яза. Фильмны режиссер Юрий Тарич төшерә.

Татар хатыннары атка атланмый
Кино белгече Елена Алексеева тапкан тагын бер истәлек фильмда төшкән кино артисты Галина Кравченконыкы.

- «Булат-Батыр» фильмының сюжеты гаять катлаулы. Әмма драматург Натан Зархинең осталыгы ике дистә еллап вакыт дәвам иткән вакыйгаларны җыйнак күрсәтүендә чагыла, - дип яза башлаган ул. - Сценарийда баш геройларның образлары оста, җиренә җиткереп эшләнгән. Булатның асрамага алган кызы, фетнәдә катнашкан Әсма ролен артистка Ада Войцик башкарды. Мин исә Казан губернаторының туганыннан туган кызы Елена фон Брандтны уйнадым. Тарич кинофильмны тарихи җирлектә төшерергә хәл кыла. Аның бу омтылышы мине нык куандырды, чөнки Казан - минем туган шәһәрем бит. Казанга баруыбыз Сабан туе бәйрәменә туры килде. Шулай итеп, без Мәскәүдә эшләп булмастай күмәк күренешләр төшерүгә ирештек. Җайдаклар, биючеләр, көрәшчеләр арасына актерларны кертеп җибәреп байтак тормышчан картиналар төшерә алдык.

Таричның кәефен кырган бер вакыйга турында да сөйләп китим әле. Фильмдагы вакыйгалар барышында Пугачев отряды белән бергә атта чапкан зур гына татар хатын-кызлары төркемен төшерергә кирәк булды. Мәскәүдә чакта бу эш бернинди авырлык тудырмас кебек тоелган иде. Татарларның атларга булган мәхәббәтен ишетеп белә идек инде. Әмма чынлыкта безнең дөньяга карашыбыз нык искергән булып чыкты. Казанга килгәч, тау‑тау алтыннар вәгъдә итсәк тә, татар хатын-кызларын атка атланырга күндерә алмавыбыз билгеле булды. Авыл хатыннары бик кирәк булганда һәм ара ераклыктан атка атланадыр да, бәлки. Әмма анда да кешедән качып кына эшләнә ди бу эш. Гомумән алганда, хатын‑кызга атка атлану зур гөнаһ, диделәр. Ничек кенә булмасын, эшебез шушы урында тоткарланып калды.

Тарич берара балтасы суга төшкән сыман йөренгәннән соң, ассистентлары Пырьев һәм Корш-Саблин белән бүтән күренешләр өчен далада матур урыннар эзләп китеп барды. Төшерү төркеме исә Казанда калды. Шулай бервакыт эшнең барышы белән гел кызыксынып торган, алдыбызда килеп туган кыенлыклар турында һәрвакыт хәбәрдар булган шәһәр башкарма комитеты җитәкчеләре белән сөйләшкән вакытта җайдаклар мәктәбен тәмамлавым турында ычкындырдым. Шәһәр башлыклары исә хәйләкәр план уйлап тапты.

Алар уйлавынча, әгәр дә мин ипподромдагы ат чабышларында катнашсам, татар хатын-кызлары, мине күреп, атка атланырга ризалашырга мөмкин иде. Шулай итеп, миңа ат бирделәр, тренер билгеләделәр һәм мин ипподромда чабышка әзерләнә башладым.
Ниһаять, чабыш көне килеп җитте. Казаннан ерак урнашуына да карамастан, ипподромда инә чәнчерлек тә буш урын юк иде. Мин бик дулкынландым. Көндәшләрем өлкән комсоставның тәҗрибәле кавалерия командирлары иде. Алар миңа теләктәшлек күрсәтте, шулай да ара‑тирә мыек астыннан елмаюлары сизелә иде. Ахыр чиктә тырышлыгыбыз бушка китмәде, татар хатын-кызларының горурлыгына тиде булса кирәк, без дә атта Мәскәү артистларыннан ким йөрмибез, диде алар. Бу җиңү уңаеннан шәһәр башкарма комитеты, бөтен төшерү төркемен чакырып, банкет оештырды.

Сөйли белеп сөйләмәсәң
Төшерү барышында кызык хәлләр тагын булды. Шулай бервакыт фильмның директоры Стешенко һәм режиссер ассистенты Корш-Саблин Куйбышев шәһәренә матур күренешләр эзләп һәм җирле хакимияттән фильмны төшерүдә ярдәм күрсәтүләрен сорап китте. Тарич һәм Пырьев биредә Пугачев гаскәрләренең Казанны алу вакыйгасын төшереп калды. Шул вакыт бер‑бер артлы күңелсез хәлләр була, каршылыклар туа башлады. Көннәр кызу торды. Урал якларында урманнар янды. Казан куе төтен эчендә калды. Кояш «сүнде». Кино төшерүне туктатып торырга туры килде. Ә Казанны «штурмлау» өчен безнең карамакка бүлеп бирелгән гаскәрләр озак көтеп тора алмый иде. Пырьев Куйбышевка киткән директорыбызга борчулы телеграмма суккан. «В небе молоко, войска бузят, взятие Казани отменяется», диелгән була анда. Ул вакытта гаскәрләрнең фетнәләре, Идел буе шәһәрләренең алынуы халык хәтерендә саклана әле. Шуңа күрә Куйбышевта телеграмманы укыган кешеләр чын-чынлап куркуга кала. Стешенконы махсус органнарга чакыртып, «шифрны» аңлатып бирүен таләп итәләр. «Молоко» кино төшерүчеләр телендә кояшның «сүнгән» чагын аңлата икән. «Взятие Казани» - бу тарихи фильмның бер күренеше бит инде. «Войска бузят», чөнки аларның кояш кабынганын көтәргә вакытлары юк, лагерьга әйләнеп кайтасылары бар. Күпмедер вакыт үткәннән соң җил икенче яктан исә башлады, төтен «китте», Казанны «алдык», - дип тәмамлаган истәлекләрен актриса Галина Кравченко.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: