Шәһри Казан

Без бит дурак түгел!

Белмим: йолдызлар яратамы Казанны, Казан йолдызларнымы?! Кыскасы, еш киләләр алар безгә. Кайсыларына башкалабыз шул кадәр ошап китә ки, алар гастрольләрен ешайталар, хәтта мәктәпләрен ача башлыйлар. «Ералаш»ның йолдызлар студиясе, мәсәлән, «Вконтакте»дагы сайты аша 3-8 айда актерлык осталыгына, вокалга, хореографиягә өйрәтергә вәгъдә итә.

Хабенский мәктәбе Казан шәһәренең медицина юнәлешле 116 нчы лицеенда эшли. Хәтерлим әле: аның ачылышына башкалабыз мэры Илсур Метшин белән Константин Хабенский килде. Безнең Казан педагоглары балалар белән ачык дәрес үткәрде, Хабенский кызлар белән фоторәсемгә төште. Шуның белән шул! Матбугатта, «Анастасия Волочкова төрле шәһәрләрдә, шул исәптән Казанда да үз мәктәбен ачарга хыяллана», дигән хәбәр чыккан иде. Ни сәбәпледер мәктәбе күренми әле. Педагогик бизнес белән шөгыльләнергә теләмәүчеләргә башка мөмкинлекләр бар, мәсәлән, фестиваль үткәрергә була. Әйтик, Кремль диварлары янында үткәрелүче Казан рок-фестиваленең Президенты булырга. Андрей Макаревичның Казанга мәхәббәте фестивальгә әверелеп яңгырый башлады. Хәер, Андрей Вадимович бөтен яктан талант ул. Казанның 5нче музыка мәктәбендә ТР Мәдәният министрлыгы гранты ярдәмендә музыкантның уникаль проекты - «Рок мәктәбе» эшли башлаган иде.
Танылган интеллектуал Друзь да килгәләде, төгәл генә истә калмаган, ниндидер уеннар үткәреп, «Пирамида»да дипломнар да тапшырган иде шикелле. Чулпан Хаматова иҗади эшчәнлеге буенча Казанга кайтып, якташларын куандырмаса да, шәфкатьлелек эшләре буенча җитәкчеләребез белән очрашканын хәтерлим - зур эшләр белән йөри бит талантлы актрисабыз. Алсу Сафина-Абрамова да Татарстанга кайткалады, татарча альбомын тәкъдим итәр алдыннан ТР Мәдәният министрлыгында матбугат конференциясе оештырды. Горурланадырмы-юктырмы - әмма без аңа 2000 елда «Татарстанның атказанган артисты» исемен бирдек, нәкъ ун елдан - 2010 елда Татарстанның халык артисты дип зурладык. Алсу кадәр Алсу алсын да алсын - кызганыч түгел. Дөресен әйткәндә, хәзер ул исемне Татарстанда да, Россиядә дә «эте дә, бете дә» ала.
Хәер, Марат Бәшәров Яңа ел алдыннан вәгъдә ителгән «Татарстанның халык артисты» исемен тиз генә ала алмады. Көтелгән көнгә - 4 февральгә артистның «боз шоуы» белән килешенә документларны өлгертә алмаганнар булып чыкты - моны нигәдер бөтен матбугат чарасы язды. Соңрак алдымы ул исемне, юкмы - хәтерләмим. Википедиядә дә, Маратның фанатлары ачкан «рәсмиләшкән» сайтта да Татарстаннан алынган мактаулы исем турында мәгълүмат юк. Үзенең татарлыгын искә төшереп торган, җае килгән саен татарча сүзләр кыстырган, ислам динен тоткан талантлы актерыбыз, мактаулы исем вәгъдә ителгәч, бик сөенгән иде - исем аңа горурлык икән - алсын әйдә!
Казанның 1000 еллыгын үткәреп йөргән көннәрдә тагын бер татарыбызны - Бари агай Алибасовны атказанган иткән идек. Дөрес, «На-На»ның продюсеры исемне алырга килә алмады - реалити-шоуда катнашкан чагы булган. Шулай да котлау телеграммасы китте үзенә.
Россия, Шотландия, Румыния, Германия һәм АКШ театрлары белән хезмәттәшлек итүче театраль режиссер Георгий Ковтунның да, республиканың музыка-театраль сәнгатенә зур өлеш кертүче буларак, «Татарстанның халык артисты» исеме бар. Ул аны горур йөртәдер дип өметләник.
Мактаулы исемнәр коллекцияләргә яраткан Дима Билан да Татарстан егете ләбаса. Татарча берничә сүз дә белә: шәхсән үземә татарча җавап бирде. Нигә Кабардино-Балкариянең атказанган һәм халык артисты, Чечняның һәм Ингушетиянең атказанган артисты исемнәрен туплаган якташыбызны куандырып, Татарстанның да мактаулы исемен бирмәскә?! Быел 30 августта да җырлап китте түгелме соң?!
Ә Казанда кино төшереп йөргән Сергей Безруковка нигә берәр мактаулы исем бирмәскә? Үткән шимбәдә генә ул «Родина» кинотеатрында «Реальная сказка» фильмының тәкъдим итү кичәсен оештырып китте. Быел Казан Сабан туенда Россия Президенты Дмитрий Медведевка бәхет дагасы чүкеп биргән тимерче-шоумен Алмаз журналистлар алдында Ирина һәм Сергей Безруковлар гаиләсенә тимер роза чүкеп бирде. Дөресрәге, Сергейның үзеннән чүкеттерде, дияргә дә мөмкин. Фильмына килгәндә, Сергей матбугат конференциясендә тәфсилләп аңлаткач, фильмның әйбәтлегенә әйбәтләбрәк ышандык. Рус әкиятләренә нигезләнгән фильмны Казанда төшермичә тагын кайда төшерсеннәр?! Үлмәс Кащей сарае итеп төшерерлек «хан сарайлары» да күп безнең Казансу буйларында. Рәхәтләнеп үрмәләсен Иван-дурак.
Сергей Безруков декабрьдә тагын килеп чыгарга вәгъдә итте, бәлки яңа проекты бардыр…
Әйе, Мәскәү йолдызларын яратабыз без...
Моннан берничә ел элек «зур йолдыз» булып җитешкән татарларны чакырып зур фестиваль дә үткәреп караган идек. «Җиде йолдыз»ның дәвамы булмады - акланмагандыр инде. Йолдызлар кыйммәт тора шууууул. Алар халык мәзәгендәге суга төшкән мулла кебек: «бир» дигәнне белми, «мә»не генә ярата. Ә без бирәбез... Бөтенесенә түгел, әлбәттә, дөрес итеп сорый белгәннәренә.
Бирүен бирәбез дә… дивидентлары кайтамы соң?
Бик сизелми шул. Мәсәлән, быел киноактриса Ольга Кабо Казан мөселман киносы фестиваленең ачылу тантанасын алып барды. Соңыннан бер Россия газетасы аның хәл-әхвәлен белешкәч, Анапада «Киношок»та катнашуын һәм бөтен соңгы яңалыкларын бәйнә-бәйнә сөйләгән, ә Казан турында әйтергә оныткан. Кинофестиваль дигәннән, порнойолдызның «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә җиңүе өчен мөфтинең ризасызлык белдерүен, Панин белән Астаховның Казанга килгәндә үк бик аек булмауларын, вакытында аракы салып бирмәгәннәре өчен Панинның «министрны таләп итеп» дулавын, ике «йолдыз»ның иртәнгә кадәр тынычланмаулары турында Россия газеталарыннан укып белергә мөмкин. Хәер, Астаховның «дулавы» турындагы хәбәр аның ниндидер актрисага «ошап» бетмәве аркасында килеп чыкты булса кирәк, әмма, ни генә булса да, вакыйга Казанда бара.
Азактан Татарстан турында тагын бер «күңелле» хәбәр. Без дурак түгел икән бит! Хәер, үзегез укып бәяләгез: «Мне запомнился на форуме неожиданный вопрос Алексея Венедиктова (журналист, «Эхо Москвы» радиостанциясе мөхәррире һәм алып баручысы): «У вас в Татарстане Хан Батый, он кто - герой или антигерой?» и остроумный ответ Альберта Гильмутдинова - «Исторический персонаж». Народ, рожденный кочевым и в оседлом состоянии, оказался совсем не дурак (!) (http://tikandelaki.livejournal.com/260857.html).
Моны журналист, телевидение алып баручысы, РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы Тина Канделаки үзенең «Живой журнал»ына язган…

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 13 апрель 2018 - 15:47
    «Шәһри Казан» ат җигәргә өйрәтә
  • Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатыннан ФОТОРЕПОРТАЖ 18.04.2018
  • Икенчел чимал һәм кием җыю буенча мобиль пункты акциясе. Фоторепортаж
  • Казанда язгы өмә старт алды
  • Иң яхшы хат ташучылар бүләкләүдән ФОТОРЕПОРТАЖ 12.04.2018
  • Яшел Үзән районы Татар Танае авылын су баскан! 11.04.2018
  • Алдавыч боз балыкчыларны куркытмый
  • Авыл хуҗалыгы ярминкәләреннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Илфак Шиһаповның тууына 50 ел тулуга багышланган кичәдән ФОТОРЕПОРТАЖ 5.04.2018
  • Мәшәкате күп булса да, яз – яз инде ул...
  • Яз җитте бит!
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 22 апрель 2018 - 09:15
    Үрнәк йорт нинди була? 
    Сезнең үрнәк йорт күргәнегез бармы? Аны нинди дип күз алдына китерәсез? Ул башкалардан нәрсәсе белән аерыла да, аңа гына хас нинди үзенчәлекләре бар? Без дә шушы сорауларыбызга җавап табарга дип, Казанның Ямашев урамындагы 74нче йортка юл алдык, чөнки әлеге йортны барып күрергә җитди сәбәп бар иде. Узган атнада аңа рәсми рәвештә «үрнәк йорт» (дом образцового содержания) статусы бирелде.
    47
    0
    0
  • 13 март 2018 - 14:23
    Интернетта Хәния Фәрхинең гаиләсендәге вакыйгага бәйле ВИДЕО пәйда булды 2016 елның җәендә Хәния Фәрхинең кызы Алсу 18 яшендә кияүгә чыккан иде.
    13286
    1
    33
  • 13 март 2018 - 13:11
    «Ни хакым бар минем яшәргә?!» «Ун ел гомеремне заяга уздырдым, - дип уфтанып башлады Айдар сүзен. - Тамагымнан ризык үтмәде, кулым эшкә бармады. Бер караганда гаебем дә юк кебек, әмма дүрт-биш айлык сабыйны көпә-көндез пуля белән тишкән адәмнең җирдә яшәргә ни хакы бар соң?!»
    1064
    0
    5
  • 13 март 2018 - 10:52
    Сайлау көнне рәхәтләнеп бәйрәм итәчәкбез Казанда 2018 елның 1 гыйнварына 906 мең 586 сайлаучы исәпләнә. Россия Федерациясе Президентын сайлаулар көнне, ягъни 18 мартта 450 сайлау участогы эшләячәк. «Эшлекле дүшәмбе»дә сайлау көнен ничек итеп бәйрәмгә әйләндерү турында сөйләштеләр.
    485
    0
    0
Ночной режим