Шәһри Казан

«Без Сезгә таянабыз»

Билгеле булганча, 2014 ел Россиядә Мәдәният елы дип игълан ителде. Шул уңайдан, мәдәният министры Айрат Сибагатуллин журналистлар белән очрашты. Аның әйтүенчә, бу ел мәдәни вакыйгаларга бай булачак. 20 февральдән 6 мартка хәтле матбугат конференцияләре узачак.

26 апрельдә Г. Тукайның туган көне һәм Туган тел көне М.Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет академия театрында үткәрелә. Анда төрки илләрнең министрлары да катнашырга тиеш. Казан 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы булачак.
Аннары министр, Мәдәният елы уңаеннан, журналистлар арасында республика конкурсы башлануын игълан итте. «Безгә Сезнең фикерегез мөһим. Сезнең тәкъдимнәргә, тәнкыйть фикерләрегезгә без колак салабыз. Сорауларыгызга җавап табарга тырышачакбыз. Без Сезгә таянабыз», - дип белдерде ул.
Айрат Минемулла улы узган ел Мөселман киносы фестивален яктырткан журналистларга дипломнар тапшырды.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: