Шәһри Казан

Минтимер Шәймиев: «Без сезнең алда баш иябез»

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында татар театрының 110 еллыгы билгеләп үтелде. Тантана бер төркем яшьләрнең «поездда Мәскәүгә килү» күренешеннән башланып китте.

Сәхнәдә әйтерсең тарих тәгәрмәче әйләнә. Театрның яшь артистлары әнә шул үткәндә калган тарихи сәхифәләрне барлады. Иң элек театр оешканнан бирле хезмәт куйган актерларны хәтердә яңарттылар. Ильяс Кудашев-Ашказарский, Сәхибҗамал Волжс­кая, Зәйни Солтанов, Нури Сакаев, Кәрим Тинчуриннар - театрның чишмә башында торган шәхесләр.
Галиәсгар Камал исеме театрга 1939 елда бирелә. Сугыш елларында да театр эшләвеннән туктамый. Яңа премьералар чыга. Сигез артист яу кырыннан кире әйләнеп кайтмый. 1949 елда бер төркем артистлар Мәскәүгә татар театр студиясенә укырга китә. Алар арасында Рәфкат Бикчәнтәев, Празат Исәнбәт, Шәхсәнәм Әсфәндиярова, Асия Галиева һәм башкалар була.

1956 ел «Зәңгәр шәл» спектакле кабат сәхнәгә куелуы белән тарихка кереп кала. 1957 елда Мәскәүдә Татар мәдәнияте көннәре зур уңыш белән уза. Аннан соң Хәлил Әбҗәлилов ­«СССРның халык артисты «исеменә лаек була. Театрга Ленин ордены тапшырыла. 1958 елда куелган «Җилкәнсезләр» спектакле өчен артистларга беренче тапкыр Тукай исемендәге мәртәбәле бүләк тапшырыла.

1966 елда театрның баш режиссеры итеп Марсель Сәлимҗанов билгеләнә. Ул театр училищесына актерлар курсы җыя. 36 ел режиссер булып эшләгән дәверендә, берсеннән-берсе кызыклы спектакльләр куеп, тамашачыларны сөендерә.

Тантананы алып баручылар Илтөзәр Мөхәммәтгалиев белән Рамил Вәҗиев театрның соңгы ун ел эчендә башкарылган эшләрен атап үттеләр. Бу вакыт эчендә театрда 52 премьера чыга, «Нәүрүз» Халыкара төрки театрлар фестивале һәм «Тантана» уздырыла. Төрле экспериментларга да кыю алыналар биредә. Кече сәхнәдә әдәби-мәдәни чаралар оештырыла, чит ил классикларының әсәрләре куела. Шатлык-сөенечләр белән бергә, коллектив зур югалтулар да кичерде. Театр Шәүкәт Биктимеров, Вера Минкина, Фирдәвес Әхтәмова, Идрис Мәсгутов, Рәсим Сәлахов, Николай Юкачев, Ирек Баһманов, Мансур Ибраһимов, Габделфәрт Шәрәфиев кебек артистларын, җитәкчесе Шамил Закировны һәм дистә еллар буе сәхнә тотардай әсәрләр иҗат итүче драматург Туфан Миңнуллинны югалтты.

Соңгы ун елда театр шактый гына чит илләрдә гастрольләр­дә булырга, фестивальләрдә кат­нашыр­га өлгерде. Ә инде Камал театрын теләсә кайсы төбәктә зарыгып көтеп алалар, яратып, алкышларга күмеп озатып калалар. Моның шулай икәнен хезмәттәш­ләрен юбилей белән тәбрикләргә килгән Башкортстан, Чуашстан, Тыва, Хакассия, Оренбург театрлары артистлары да раслады.

Театрны яратучы җитәкчеләрнең берсе - Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә камаллыларга иң изге теләкләрен җиткерде.



- Галиҗәнап артистларыбыз, без сезнең алда баш иябез. Эшләгән эшләрегезгә халык исеменнән бик зур рәхмәт. Без сезне яратабыз. Әле кайчан гына театрның 100 еллыгын үткәргән идек. Мин бүгенге бәйрәмнең сценариена, режиссурасына шатланып утырдым. Театр ул - хисле дөнья. Театр­дагы элекке даһи артистларыбызның әйткән сүзләре, аларның ничек уйнаганнары әле дә безнең исебездә. Шуңа күрә, Фәрит, сиңа җиңел түгел, чөнки безнең күңелләргә тарих сеңеп калган, - дип сөйләде ул.
Марсель Сәлимҗанов белән Туфан Миңнуллинны да искә ал­ды. Аннары Дания Нуруллинаны узган юбилее белән котлап, аңа чәчәк бәйләмнәре тапшырды.



Ул кичне театр оркестрының музыканты Татьяна Кононировага «Фидакарь хезмәте өчен» медале, Илсөя Төхвәтуллинага «Татарстанның халык артисты», Алмаз Сабирҗановка, Гөлчәчәк Гайфет­диновага «Татарстанның атказанган артисты» исемнәре бирелде. Театр коллективына Президентның Рәхмәт хаты, директор Илфир Якуповка шәһәр мэриясенең Рәхмәт хаты тапшырылды, театрның Казанның «Мактау китабы»на керүе мәгълүм булды.
Кичәдә соңгы ун елда репертуарда булган «Арбалы хатыннар», «Зәңгәр шәл», «Хуҗа Насретдин», «Дивана», «Үлеп яратты» һәм башка спектакльләрдән өзекләр күрсәтелде. Тантананың икенче өлешендә төрле төбәкләрдән килгән театр артистлары юбиляр коллективка үзләренең изге теләкләрен ирештерделәр.

Реклама



Юбилей тантанасы ике кич булды.
- Без бүгенге юбилейны тамашачыны хөрмәтләү өчен оештырдык. Кичә безне котласалар, бүген без сезне тәбриклибез, чөнки сездән башка театр артистлары, хезмәткәрләре яши алмас иде, - диде Фәрит Бикчәнтәев.

Театрның җырчы артистлары Әсхәт Хисмәтов, Зөлфирә Зарипова, Фирая Әкбәрова, Олег Фазылҗанов, Ирек Кашапов, Раил Шәмсуаров һәм башкаларның җырлауларын, Сәлимә Әминова белән Илдус Габдрахманов куйган яңа биюләрне, Мөршидә белән Хөршидә чыгышын (Илтөзәр Мөхәммәтгалиев һәм Радик Бариев) карап, тамашачы ул көнне дә рәхәтләнеп ял итте.

Зөлфия Ибәтова:
- Тормышымда шат­­лыгым, кайгым ­булса да, шушы театрга киләм. Ул минем илһамландыручым. Үзем дә театрда бухгалтер булып эшләп киткәнлектән, мин аны сагынып яшим. Аның һавасы бөтенләй башка. Бу тантанадан да рухи азык алып кайтам.

Наилә Нәҗипова:
- Заманында шушы театрда артист булып эшләп китүем белән бәхетле. Бүген эшемне Әлмәт театрында дәвам итәм. Театр ул безнең тормышыбыз. Ул гомер буе ­телебезне саклау­чы гына түгел, тәрбияви яктан да әһәмиятле.

Шамил Абдюшев фотолары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: