Шәһри Казан

БЕЗНЕҢ АВЫЛДА

(Язучыларның «Тынгысыз каләм» дигән дивар газетасыннан)

Реклама

Безнең авыл картлары әйтә:
- Пеләш башта бет булмый, - ди.
* * *
Безнең авылда берәү дөньяның якасыннан эләктердем дип сөенеп җилкенгән икән, үз күлмәгенең якасын умырып алган.
* * *
Безнең авылның чыпчыкларыннан да бик теләсәң елына бер кашык сөт савып алып була.
* * *
Безнең авыл тавыклары салган һәр күкәйдән икешәр чебеш чыга.
* * *
Безнең авыл абзыеның алдына кәбестә ашы куеп:
- Әйдә, аштан уз. Ачыктым, эчемдә бүреләр улый, дип әйткән идең, - дигәннәр.
- Бүреләр әчегән кәбестә шулпасы эчмиләр шул, - дигән абзый.
* * *
Безнең авыл кызлары күз яшенең керфек очындагы тамчысы кебекләр.
* * *
Безнең авыл кызлары кабыгы әрчелгән йомырка кебек ак тәнле.
* * *
Безнең авылда хөрмә ашыйлар, хөллә кияләр.
* * *
Безнең авыл кешеләре гырлаганда да татарча итеп гырлыйлар.
* * *
Безнең авылның кызлары мавзолей янындагы солдатлар кебек - егетләрнең мәхәббәт аңлатканын керфек тә какмыйча тыңлап торалар да марш атлап китеп баралар.
* * *
Безнең авылга нәрсә: пәри малае булмагае чурт булсын, Барый малае гына персидәтел булмасын.
* * *
Безнең авыл татарларыннан берәү поездда барганда:
- Нәрсәгә кирәк инде бу татар теле, - дип сөйләгән.
Аны тыңлап барган бер яһүд (еврей) татарчалап:
- Менә синең ише аңгырага аңгыра дип әйтер өчен кирәк, - дигән.
* * *
Безнең авылның Гыйбадулласы безнең илдә дәвалауның бушлай икәнен белмичә үлеп китте.
* * *
Безнең авыл агае чыгарган җыр:
Гүләйт иттем аланында, яланында,
Ишетмәдем яхшысын да, яманын да.
Буш сүз сөйләп, җүләр сатып яшәп калдым
Советның социалистик заманында.
* * *
Безнең авылда телең тик тормаса, колагын боралар.
* * *
Безнең авылның бер ире хатынына аңгыра дип әйткән ди.
- Акыллы булсам, син җүләргә чыкмаган булыр идем, - дигән ди хатыны.
* * *
Безнең авыл кәҗәләренең җыры кәбестә турында.
* * *
Безнең авылның халкы оятсызланды - чакырган кунакларның барысы да килә.
* * *
Безнең авыл кызларының бер күзе елаганда икенчесе көлеп тора.
* * *
Безнең авыл кызларының биле бер учка сыярлык кына.
* * *
Безнең авылның егете Язучылар берлегендә гений булып эшли.
* * *
Безнең авыл кешеләре өйләрендә җыласалар да, урамга чыккач көләләр.
* * *
Безнең авылның Мәстүрә Иванга Ыстапан үстерә.
* * *
Безнең авылның җүләре сезнекеннән тилерәк.
* * *
Безнең авылда иң авыр һәм иң җаваплы эш ятып эшләнә.
* * *
Безнең авылда җыелышта әйтелгән сүз:
- Тавышларын санаганда аларның санын гына түгел, авырлыгын да санарга кирәк.
* * *
Безнең авылда аргамактан ат туа, сезнең авылда бет туа.
1990.

Трагик кәмит

Ләчтит САТТАРОВ
- Бу арада нишләптер Илһам Шакировны җырлатмыйлар, әллә ялда микән?
- Берәрсе чәнечкәндер... Артистлар арасында көнчелек була диләр бит...
- Усман Әлмиев бик үчлекле дип сөйләгән иде бер артист. Әй, яшен суккыры, шул Усман Әлмиев кенә харап иткәндер...

- Ишеттеңме, Илһам Шакировны Усман Әлмиев агулап үтергән ди...
- Кит аннан, әстәгыфирулла, әле үткән атнаны гына радиодан җырлаган иде бит...

- Илһам Әлмиевне Усман Шакиров үтергән ди...
- Кемне, кемне... Нәрсә сөйлисең син? Кем ул Усман Шакиров?
- Усман Шакиров артистмы, язучымы шунда.
- Андый язучы юк. Госман Бакиров дигән язучы бар!
- Менә-менә шул Госман Бакировны Илһам Әлмиев, Фатих Әмирхан Фатих Хөснине, юк-юк, Фатих Әмирхан Әгъзам Фәттахны кыйнаган. Әгъзам Фәттах Фатих Шәрәфиевне, Фатих Шәрәфиев Равил Шәрәфиевне, Равил Шәрәфиев Равил Фәйзуллинны судка бирергә йөри ди...
- Дөрестер дә, артист Шәрәфиев бик мут кеше икән, Равил Фәйзуллинның хатыны Мәрзия Фәйзуллина бик чибәр хатын, димәк, араларында бер-бер нәрсә чыккандыр! Уйлап йөри идем аны.
- Мин дә менә, уйлап-уйлап торам да, кара, гел профессияләре якын кешеләр бер-берләрен суялар йә исем-фамилияләре бер булганы өчен агулыйлар.
- Карале, синең фамилияң дә минекенә охшаш, профессияләребез буенча икебез дә пенсиядәге гайбәтчеләр..
- Ә?! Әһә, син мине агуларга чамалыйсың! Менә хәзер... Менә хәзер синең үзеңне...
- Мин карап торыр дисең мәллә!
...Бер-берсен буып үтерәләр.
1980

ИКЕ РОБАГЫЙ
Ләбиб ЛЕРОН

Күлмәгемнең кире ягын кидем мин дә,
Шомбай булып йөрим әле, дидем мин дә...
Шундый теләк килә башка кайчагында:
Әйләндереп куйсаң иде бу илне дә.

Сез белмәгән, мин күрмәгән илләр күпме,
Кулга тотып карамаган гөлләр күпме...
Илгә чыксаң, уңда-сулда күрерсең син -
Үлә-бетә яшәп яткан телләр күпме?


Ике мәзәк
Киңәш
Кечкенә кызы әтисенә әйтә икән:
- Әтием, син моннан соң өйдә тәмәке тартма инде, яме...
- Нигә алай дип әйтәсең, кызым? - дигән әтисе.
- Син өйдә юк чакта әни янына килгән абый гел: «Фу, яратмыйм шушы тәмәке исен!» - дип әйтә...
Син идеңмени
- Бүген командировкадан кайтып керсәм...
- Ха-ха-ха!..
- Ник көләсең? Әле сөйли генә башладым бит...
- Ха-ха-ха-ха... Бәй, син идеңмени ул?.. Ха-ха-ха...

Үпкәләрмен кебек
Гарифҗан МӨХӘММӘТШИН

Сорасалар әгәр,
Бирә алмам бүлеп:
Мәскәү - Татарстан
Шәһәредер кебек.

Хаталанма, диеп
Әйтсә кемдер көлеп,
Шул кешегә мәңге
Үпкәләрмен кебек.

Рөстәм Мингалим

Хатадырмы, юкмы -
Һич сөйләмим көлеп:
Миңа минем кендек
Җир кендеге кебек.

Йөрим кайчак чыгып,
Кеше йөзен күреп,
Миңа минем йөзем
Иң гүзәле кебек.

Ышан миңа, малай,
Һич сөйләмим көлеп:
Хәтта синең хатын
Минем хатын кебек.

Дөнья минеке ул -
Һәркем торсын белеп.
(Сорасалар, әз-мәз
Биргәләрмен бүлеп).

Хаталанма, диеп
Әйтсә берәү көлеп.
Шул кешегә мәңге
Үпкәләрмен кебек.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: