Шәһри Казан

«Безнең халыкка театр орлыклары чәчелгән»

Төбәкара «Идел-йорт» халык театрлары фестивале Мәдәният министрлыгы һәм традицион мәдәниятне үстерү үзәге тарафыннан унөченче мәртәбә үткәрелде. Аның быелгысы күренекле драматург Туфан Миңнуллин истәлегенә багышлануы очраклы түгел. Әдипнең әсәрләре халыкчан һәм озын гомерле. Аларны теләсә кайсы театрларда куярлык.

Фестиваль Азнакай халык театры чыгышы белән башланып китте. Алар «Гөргөри кияүләре» спектаклен әзерләгәннәр. Режиссер, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Камил Саттаров соңгы елларда Гран-прига ия булган коллективларга урынннар билгеләнмәячәген алдан ук җиткерде. Быелгы фестивальгә аның рәисе - Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Гөлсем Исәнгулова, сәнгать фәннәре докторы, профессор, академик, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Гали Арсланов, композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Азат Хөсәенов һәм рәссам Сәйдәш Мөхәммәтшин бәя бирде.
Биредә унбер театр Т.Миңнуллин әсәрләре буенча куелган спектакльләрен күрсәтте. Тамашачы нәкъ Туфан абый әсәрләре кебек гыйбрәтле, мәгънәле спектакльләр карарга ярата.
Мамадыш районы мәдәният йорты халык театры режиссеры Марат Баязитов Туфан абыйның беркайда да куелмаган «Читлек» дигән әсәрен сәхнәләштергән. Анда, читлектәге хайваннар образлары аша, халкыбызның язмышы чагылган. Профессиональ артистларга да уйнау авыр булган бу әсәргә алынуын режиссерның кыюлыгы дияргә була. Спектакльдә уйный торган артисты килми калуга карамастан, Марат ул рольне үзе уйнап чыкты. Карау өчен авыр булса да, тамашачы аны яратып, аңлап кабул итте.
Арчалылар профессиональ сәхнәдә инде күптән куелмаган «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакленә алынырга да курыкмаганнар. Әлеге моңсу комедияне режиссерлары Рафис Сәләхетдинов уңышлы сәхнәләштергән. Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында тамашачы ул көнне әлеге спектакльне караганда, элек анда уйнаган Шәүкәт Биктимеров, Вера Минкина һәм Рәшидә Җиһаншиналарны искә төшерде. Аларның уйнавы экранда күрсәтелде. Күренекле артистлар Нәҗибә Ихсанова белән Ирек Баһманов үзләренең образларын ул көнне залдан күзәттеләр.
Теләче районы халык театры, фестивальдә тәүге тапкыр гына катнашса да, зур әзерлек белән килгәннәре күренеп тора иде. Коллектив Хәй Вахитның «Беренче мәхәббәт» спектакле белән сөендерде. Һәркемнең йөрәк түрендә сакланган тәүге мәхәббәтләрен искә төшерде алар. Ул күз явын алырдай декорация дисеңме, артистлар уенымы - һәркайсы тамашачы зәвыгына туры килә. Бернинди актерлык осталыгына укымаган төрле һөнәр ияләренең кайбер профессиональ артистлардан да ким уйнамавына сокланып утырасың. Аларның һәрберсе сәхнәдә, чын мәгънәсендә, үз геройларының язмышы белән яши. Фирдәвес Нәгыймова тарафыннан куелган бу спектакль тамашачыда җылы тәэсир калдырды.
Буалылар С. Беловның «Чиләгенә күрә капкачы» дигән пьесасын сәхнәләштергән. Алар бүгенге көн өчен актуаль булган проблема күтәргәннәр. Бүген шәһәрләрдә, авылларда өлкәннәрне алдау күренешләре ешайган заманда, бу спектакль аларга кисәтү булып та яңгырый.
Унбер коллектив Туфан Миңнуллинның спектакльләрен алып килде. Читтән килгән театрлар арасында Дүртөйле районы мәдәният йорты коллективы да талантлары белән аерылып тора.
Әзһәр Шакиров, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, жюри рәисе: «Фестивальдә катнашучы коллективлар ел саен арта бара. Бу - халык арасында фестивальнең дәрәҗәсе арта дигән сүз. Безнең өчен иң мөһиме - яңа коллективларны тарту».
Фестивальнең жюриенда быел беренче мәртәбә катнашкан сәнгать фәннәре докторы, профессор, академик, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Гали Арсланов үз фикерләре белән уртаклашып болай диде: «Халык театрларын шактый еллар буе күзәтеп барсам да, аларның иҗаты белән турыдан-туры танышканым юк иде әле. Безнең татар халкында театр сәнгатенә карата сүнмәс мәхәббәт яши. Аларга театр орлыклары чәчелгән. Бүген алар шытып чыга. Халык театрлары фестивальдә үз мөмкинлекләрен күрсәтте. Режиссерлар үз эшләрен аңлап,тамашачының эстетик зәвыгын канәгатьләндерерлек спектакльләр тудыра алалар. Әлбәттә, профессиональ театрлар белән янәшә йөртерлек коллективлар бар. Сәнгать ул тигезлекне яратмый. Шуңа күрә, театрлар төрле дәрәҗәдә. Шуның өчен, без, аларның күңелләрен төшермичә, үз кимчелекләрен аңлатырга тырыштык».
Фестивальгә милли киемнән йөргән тамашачы да бүләккә ия булды. Гран-при алган коллектив 2 декабрьдә Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында чыгыш ясаячак һәм машина белән бүләкләнәчәк.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: