Шәһри Казан

БЕЗНЕҢ ТАБЫНБАШ

Бүген - Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, драматург, режиссер, тәнкыйтьче, остаз, дин хәдиме, эстрада артисты Рабит БАТУЛЛАның гомер бәйрәме, аңа 75 яшь тулды. Олуг шәхесебезне юбилее белән ихластан котлыйбыз, сәламәтлек, иминлек, тигезлек белән мөбарәк озын гомер, иҗат уңышлары теләп калабыз һәм игътибарыгызга сабакташы - күренекле режиссер Әхтәм...

Реклама

Кайсыдыр бер бөек акыл иясенә (Сократкамы, Сеникагамы), кәләшен ияртеп, кияү булачак егет киңәш сорап килә.
«Галиҗәнаб, - ди ул, - без өйләнешмәк булабыз... Әйтсәгезче: без ялгышмыйбызмы?»
Акыл иясе аларның икесен дә тыңлап, сорауларына җавап алгач: «Өйләнешсәгез дә, өйләнешмәсәгез дә соңыннан үкенәчәксез», - дигән, имеш.
Мин дә сабакташым турында «язаргамы, юкмы?» мәсьәләсен чишә алмый утырганда, шул кияү белән кәләш хәлендә идем: язсам да, язмасам да үкендерәчәк. Язмасам - Батулланы яклаган замандашы буларак, аның 75 еллык бәйрәмендә «посып» калуыма; язсам - 25 томлык әсәрләр иҗат иткән, кырыктан артык китап бастыруга ирешкән әдип; утыз спектакль куйган, өч фильм төшергән режиссер; үз чоры әдипләренең һәркайсының иҗатына карата матбугат аша белдереп барган күзәтче-тәнкыйтьче; алты курс сәхнә әһелләре укытып чыгарган остаз; «Коръән аятьләренең татарча мәгънәләре» исемле супер китапның авторы буларак, шуның бишенче басмасы чыгуны көткән дин хәдиме; илле елдан артык сәхнә тоткан конфераньсе, ягъни эстрада актеры; 40 еллар чамасы сәнгатькәрләрнең зыяфәт-манзара мәҗлесләрендә, төрле юбилейларда, зыялы җыелышларда Табынбаш булган чичән турында уйлануларымның газета мәкаләсенә сыймый калганнарын жәлләп үкенәчәкмен.
...Язганнарыңның адресатка «ошамау» ихтималы да үкенечләрне арттырачак. («Үлем үкенечсез булмас», «туй үпкәсез узмас», диләр - түзәрбез.)
...Үзен язучылык хезмәтенә багышлаган кеше төрле һөнәрләрнең серләрен үзе татып белергә тиеш. Ул яктан Батулланың татымаган, белмәгән һөнәре юктыр.
Язучы буларак, аны, төрле жанрларның кайсыларына булса да «пропискага» кертеп карау дөрес булмас: ул - үзенә бер Батулла жанрында иҗат итүче әдип. Әгәр сүз агышында аны кайсыдыр жанрга теркәү кирәк була икән, иҗаты бу гамәлне «позволяйть» итсә дә, мин аңа, уникаль шәхес булган өчен, бербөтен, бүлгәләнмәс иҗатчы итеп караячакмын. Әйтик, Гёте - даһи шагыйрь, композитор, дипломат, тарихчы, философ, музыкант, геолог һәм географ булган. Без аны шагыйрь дип тә, драматург яки прозаик дип тә түгел, ә Гёте буларак, бөтененнән аермыйча таныйбыз. Гёте Гёте инде... Аңа даһилык мөһере сугылган. Ул бөек тә, биек тә. Сүзебез җир кешесе, үзебезнең татарыбыз, күкрәге дә, күңеле дә, колачы да киң Батуллабыз һәм аның миссиясе турында. ...Әдипнең күптөрле «нигъмәтләр бакчасыннан» яисә «нигъмәтләр дәрьясыннан», әйтик, берәр «балык» тотып, сыйфатларын ошады-ошамады ноктаи-назарыннан бәяләсәң, ул инде күптән андый бәһаләнүләргә мохтаҗлыктан узган шәхес. Күренекле әдәбият галиме, профессор Фәрит ага Хатыйпов Батулла иҗатын академикларча тикшереп, төпле сүзен әйтте: ул мәгърифәтче дә, публицист та, эссеист та, драматург һәм үзсүзле тәнкыйтьче дә, диде. (Үзсүзле булуны кирелек дип кенә аңлыйлар. Үзсүзле булмаса, язучы әдип була алмый.) Күренекле әдип Гариф Ахунов: «Батулланың Камал театрында баручы «Кичер мине, әнкәй» пьесасы шикелле бер әсәр язсам, мин кабат берни язмасам да үкенмәс идем», - дип бәяләгән. Батулла тәнкыйтенә дучар булгалаган дәрәҗәле олы язучыдан шундый бәһа алу - җиңүче мөнбәренә бастыруга бәрабәр. (1980 елда!) Иҗатына илтифатсызлык, битарафлык куркынычы Батуллага янамады шикелле. Бер китабының бишенче басмасы әзерләнү факты гына да аны күп укылучы авторлар сафына бастыра. Тик әдипкә, хуплаудан да бигрәк, хәленә керү, аны аңлау, аңа кушылу кирәк. Иҗаты белән ул үзенә теләктәш һәм юлдаш эзли. Эзли һәм таба. Үзебездә генә түгел - дөньяда: аның әсәрләрен Америка да, Төркия дә, Финляндия дә, Россиядән аерылган төрки телле илләр дә үз иткән.
...Көчле шәхес буларак, төрле мөрит-иярченнәренә дә, төчкергәненә «бәрәкалла» дип куштанланучы ялагайларга да сынамыйча чишелеп китми, «ачылмый» ул. Бу - аның бдительносты, ә мнительносты түгел. (Сакчыллык белән шикчәнлек игезәкләр булсалар да, сакчыллыгы - халыкта, шикчәнлеге хакимияттә үз вазифаларын үтәп яталар.)
Кешеләр турында да, дөнья-дәүләтләрнең эш-гамәлләре, кануннары турында да, үз фикере тумыйча, ныгымыйча, хөкемен чыгарырга ашыкмый Батулла. Ә менә каләмдәшләренең әсәрләре чыгуга ул «тут как тут». Беренче рецензияләр, әче булсалар да, татлы булсалар да, зурмы-кечкенәме - аның кулыннан, аның теленнән чыга. Шунысы игътибарга лаек: вакытлар узса да, үзара мөгамәләләр үзгәрсә дә - ул алардан баш тартмас, мәкаләдәге фикерен үзгәртмәс, үкенмәс. Чөнки алар - беренче тәэсирдән туган ихласлык җимешләре.
Батулланы тапкыр сүзгә юмарт, уен-көлке тудыру остасы буларак яхшы беләләр; аны күпчелек юморист дип таный. Бу сыйфатлары аның, «нур өстенә нур» дигәндәй, мәшһүрлегенең бер канаты гына; заманча әйткәндә - имиджы. Шулай булып ул кешеләр белән тиз таныша, җиңел аралаша. Гадәттә, «беркатлы»ларга кеше шикләнеп карамый, үзара якынаюдан курыкмый, серләрен яшерми. Әдипкә шул, ышанып, серләшү генә кирәк тә. Кемнәрнең генә күңел төпкелләренә төшеп, серләрен ачмаган Батулла! Алар бүген әдипнең замандашлары өчен дә, киләчәк буыннар өчен дә кыйммәтле рухи хәзинәләр: характерлар, типажлар, образлар. Чынлыкта алар Лев Толстой күрәзәчелек иткән яңа әдәби жанр әсәрләре түгелме икән?!
«...Мне кажется, что со временем вообще перестанут выдумывать художественные произведения… Писатели, если они будут, будут не сочинять, а только рассказывать то значительное или интересное, что им случилось наблюдать в жизни», - дигән әдәп-әхлак даһие Толстой.
Батулла үзе күргән-белгәннәр белән чикләнми, ә персонажларыннан сөйләтә, тотып алган субъектларның объектив «ачылуларына, чишелүләренә» ирешә; классик сәнгатькәрләребез тормышының тасвирламалары аша, чор фаҗигаләрен, әдәбияттагы, сәнгатьтәге реаль хәлләрне җанлы итеп күз алдына китерү мөмкинлеге тудыра. Ул язмалардагы вакыйгаларның, тасвирланган гамәлләренең төрлелеге һәм муллыгы укучының (укыганнарын ни дип атаса да) хәзинә табуына гарантия. Йөзек кашы яисә төймәгә әверелдерелмәгән асылташлар алар. Шулардан берсеннән генә өзек укып карыйк. Әйтик, I томдагы «Серле моң» материалларын. Алар - күпсерияле фильм өчен әзер эпизодлар тупламасы! Җырчыбыз Әлфия Афзалова тормышы тасвирлана анда. Менә «Беренче никах» бүлегеннән юллар: «Бервакыт Фәйзи абый белән Рәшит Ваһапов мине концерт куярга чакырды. Ун көн Актаныш ягында йөрдек тә, Казанга кайттык. Мин теге квартирга кайтам бит инде. (Балчык белән сыланган юеш йорт.) Урамнар пычрак, таш-асфальт юк. Саз ерып китәсең, саз ерып кайтасың. Кайтып керсәм, өйдә «мырык-мырык» иткән тавыш ишетелә. Карасам, чучка йөри өй буйлап. «Әстәгъфирулла!» - дип кычкырам. Хуҗа бу өйне урыска саткан. Абзарга чыксам - дуңгызлар, өйгә керсәм - чучкалар. Ирем шул чучка йөри торган якта өстәл янында китап укып утыра... Егылыплар китә яздым... нүжели ун көн эчендә башка фатир, башка бер почмак табып булмый, ә? Исе дә китми, чучка белән яшәргә дә риза икән бу дип, тагын киттем фатир эзләп...»
Батулла шушы табышлары нигезендә киносценарий яза алыр идеме? Әлбәттә, язар һәм ул шәп сценарий да булыр иде. Әмма әдип өчен хәзинәнең ничек бар - шулай саклануы, сюжетка салынмавы кадерлерәк. Сюжет-конструкция төп максат түгел. Максат - хакыйкать, дөреслек, чынбарлык. Ә сюжет ул - хакыйкатьне үзеңчә аңлату коралының бер атрибуты гына. Сюжетка комачауламас өчен, хакыйкать кысылырга мәҗбүр. Батулла, хакыйкатьне эзләүче буларак, аңа юл, тулы ирек бирә. Сәнгать бит ул, гомумән, шәхескә тупланган серләрнең «төбенә төшү», аларны, үзеңчә сурәтләп, аңлату коралы гына. Батулланың максаты - хакыйкатькә мөмкин кадәр юл ачып калдырудадыр дип уйлыйм мин.
Узганнарсыз - бүгенге юк, бүгенгесез - киләчәк юк, диләр. Нинди булуыбызны, ничек һәм кайда торып, кая юнәлүебезне белмичә үсеш, үзгәреш көтү буш хыял булуны әдип яхшы аңлый. Батулла күбрәк узганнарда казына, хәзерге хәятебезнең тамырларын эзли. Эзләшергә укучыларын чакыра. Ирексездән, «Ә нигә эзләнергә? Бүгенге хәлләрне күрмиме әллә?» - диясе киләдер. Бик күрә. Без бит тотрыксыз Россия чынбарлыгында гомер-гомергә уза-баручы «реформалар» корбаннары. Ә «реформа» дигәннәренең берсенең дә илдәге тормыш җиңеләюе өчен булганы юк. Ялган һәм караклык йөз ел элек күпме булса, хәзер алар икеләтә артыграк күләмдә. Болар барысы да кеше хокукларын саклау механизмнарының начар эшләве нәтиҗәсендә. Дөресе - андый механизмнарның юклыгында.
Батулла күп әсәрләрендә хокуксызлыктан харап булганнар язмышын тасвирлап яза. Аеклыкка, уяулыкка өнди, алданмаска чакыра. Бүген бу чакырулар - актуальдән дә актуальләрдер. Ил байлыгының җир өстендәгеләре дә, җир астындагылары да бүлгәләнеп, таланып, урланып бетүен, илнең көчләнгән, агуланган, пычратылган булуын бик яхшы аңлый ул. Шул ук вакытта, әлеге байлыкларга талаучы караклар хуҗа булуын да сиздерергә мәҗбүр язучы. Гаять катлаулы чор... Шулай икән, киләчәктә ни булырын нәрсәгә таянып фаразларга? Таяныр нокта юк.
Бүген акча табу юлында алдашу - норма; гаделлекне саклау өчен булган кануннарны урап уза алган кеше - акыллы һәм эшлекле кеше, ә инде, ялгышып, канунны бозган кеше - гаепле, җинаятьче, хыянәтче кеше.
Бездә бүген иң бай кеше кем? Яхшы кануннар ярдәмендә гаделлектә җыйдымы ул миллиардларны? Юк, дәүләт җимерелеп, законсызлык дулау чорында туплады алар байлыкны. Элекке хакимият - партия үзенә хезмәт итүчеләрне бушлай ашый торган урын белән тәэмин итсә, хәзерге партияләр хакимияткә якынаерлык (һәм шунда утырырлык) акча эшләргә юл бирә.
Шәпләргә шәп заман: «Купи и живи!». «Саттым» дип - куанма, «алдым» дип - мактанма»! Шул шартларда киләчәктә ни булуын, татарны ни көткәнен нәрсәгә таянып фаразларга? Батулла иҗатында бәлки шул сәбәпле төп «төзелеш материалы» узганнар, булганнар гынадыр?! Хәер, кайсы язучы иҗатына гына мөрәҗәгать итмә, нигездә, барысы да узганнарга таяна. (Фантастикадан башкасы.)
Шунысы куанычлы, бүгенге язучыларга «аны язма - моны яз» дип боеручы юк; бүген әдип канун чыгаручыларга да, хакимияткә дә үз карашын белдерә ала; ни әйтсә дә, ул үз иркендә. Тик шунысы бар: бездә канун чыгаручылар да, хакимият тә язучыны тыңлау-тыңламауда... шулай ук ирекле! Бусы, язылмаган закон булса да, үтәлә торган закон. Элек-электән әдипләрне зурлаганнар, санлаганнар, бүләкләгәннәр. Әмма сүзләрен тыңламаганнар. Бар куаныч шунда: әсәрләр халык өчен, милләт өчен языла. Язу гына тукталмасын, иҗат кына өзелмәсен дип яши иҗади шәхесләр.
Һинд язучысы Рабиндранат Тагордан: «Иң зур кимчелегегез нәрсәдә?» - дип сорагач: «Эзлексезлегемдә», - дигән. - «Иң уңышлы, отышлы сыйфатыгызны нәрсәдә күрәсез?» - дигәч тә: «Шул ук эзлексезлегемдә», - дип җавап биргән.
Дәвамы бар

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: