Шәһри Казан

Бөгелмә кунакның кадерен белә

Бөгелмәгә килүчеләр, мөгаен, чех язучы-сатиригы, Граҗданнар сугышы чорында Бөгелмә өязе коменданты ярдәмчесе булып торган Я.Гашекның Россиядәге бердәнбер мемориаль музеена кагылмый китмидер. Ә инде әдәбият, сынлы сәнгать мәрҗәннәрен бер җепкә тезәргә ниятлисең икән, Яшьләр сарае, Татар мәдәнияте үзәге, төбәкне өйрәнү музеендагы күргәзмә залларына да керми хәлең юк. Шәһәр үзәк китапханәсе шулай...

Әлеге мәдәният учакларында булырга өлгерсәң, рәссам Яковь Лукяненконың сүзләре рас булуына үзең дә ышаначаксың. «Соңгы биш-алты елда шәһәрдә сынлы сәнгать үзенең яңарыш чорын кичерә», - ди ул.
Бу илаһи бәйләмдә СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы Рабига Круглякованың шәхси күргәзмә залы-салонының да үз урыны. Элек Рабига ханымның остаханәсе булган анда. Бүген исә 3 залда һәм керә-керешкә сузылган коридорда ТР Рәссамнар берлегенең Көньяк-көнчыгыш бүлекчәсенә караган рәссамнарның шактый гына эше урын алган. Ул, бер яктан, тирә-якта яшәүче рәссамнарны тупласа, икенчедән, халык та инде бирегә үз сукмагын салырга өлгергән. Рәссамнар уздыра торган осталык дәресләренең дә моңа йогынтысы юк түгелдер. Иң куанычлысы - югарыда телгә алынган яңарыш дигәннәре сүздә генә түгел, ә һәр рәссамның иҗади үсешендә чагылуы куанычлы хәл. Казанда узачак «Зур Идел» күргәзмә комитетының сайлап алу нәтиҗәләре дә бик ачык күрсәтте моны.
* * *
Бөгелмәлеләр үз казаннарында гына кайнап калмый. Соңгы вакытларда гына да биредә ТР һәм РФнең халык рәссамы, Россия Сәнгать академиясенең мөхбир-әгъзасы Абрек Абзгильдин, ТРның халык рәссамнары Мәдияр Хаҗиев (Чаллы), Михаил Кузнецов, Александр Иншаков (Казан), ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Олег Кульпин (Лениногорск) һ.б.ның шәхси күргәзмәләре зур уңыш белән узды. Күптән түгел генә Татар мәдәнияте үзәгендә РФнең атказанган рәссамы, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, ТР Рәссамнар берлеге рәисе Зөфәр Гыймаевның да күргәзмәсе ачылды. Сүз дә юк, шәһәрнең сәнгать тормышында янә бер зур вакыйга булды ул. Тантанада авторның үзе катнашуы ачылышның барышын алдан ук билгеләгән иде. Чыгышлар, сорау-җавап, җыр-музыка бер-беренә үрелеп барган очрашудан рәссам да, тамашачы да канәгать калды. Авторны рәссам буларак кына түгел, ә пластик этюдлар ясаучы, кайчандыр, төгәлрәк әйтсәк, 1973 елда Ленинградка килгән Марсель Марсодан (Парижда мимнар мәктәбенә нигез салган актёр-мим) осталык дәресләре алган мим буларак та танып, белеп калдылар. Автор, гәрчә үзе әйтмешли, күргәзмәгә куелган һәр эшнең кызыклы язылу тарихы булып, алар турында аерым-аерым озаклап сөйләү мөмкинлеге булса да, сүз сөйләүгә караганда, пластик этюдлар күрсәтүне кулайрак дип тапты. Флера Шәрипова җитәкләгән Татар мәдәният үзәге дә, очрашу югары кимәлдә узсын өчен, барын да эшләде. ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Шамил Бикчурин исемендәге премия иясе, Көньяк-көнчыгыш рәссамнары бүлекчәсе рәисе урынбасары Мөдәррис Минһаҗев (Лениногорск) та, шуны ассызыклап: «Бөгелмә кунакларның кадерен белә. Без бүген каләмдәшебезне шулай зурлый алган өчен бик куанабыз», - дип, чын-чынлап кунакчыллык күрсәткән хуҗаларга рәхмәтен белдерде. Күргәзмәдән алган тәэсирләр белән уртаклашучылар да җитәрлек иде.
- Илһам ялкауларны борчымый, диләр. Бу Зөфәр Фоат улына кагылмый. Аның иҗаты бай, зур. Без күргәзмәне дикъкать белән карап чыктык. Рухи ләззәт алыр өчен генә түгел, ә башта нинди дә булса фикер тусын, күңелләр кузгалып, йөрәкләрдә җылылык уянсын дип тә карадык. - Бөгелмә муниципаль районының мәдәният бүлеге җитәкчесе Лена Миңнуллинаның бу фикерен сәнгать белгече, Лениногорск сәнгать училищесы укытучысы Нина Горюнова да күтәреп алды. З.Гыймаев иҗатының аерым чорларын чагылдырган эшләрдән торган әлеге күргәзмәне ул тулаем Татарстан һәм Россия сәнгате кысаларында бәялисе итте. Сүзен рәссам иҗат итә башлаган 70 нче еллардан ук башлады. Бу - кырыс стильгә алмашка яңа дулкын килгән чор, ягъни миллилеккә кайту, кешенең эчке дөньясы белән ныклап кызыксыну, әйләнә-тирәне танып белүдә ниндидер шагыйранә нәфислек, нечкәлек хас булган иҗади дулкын.
- З.Гыймаев ныклап торып шул агымга килеп кушылды дию кирәкме икән?! Ул табигате, бөтен булмышы белән үзе шундый - бик нәзберек, талымлы, тирә-якны ниндидер фәлсәфи югарылыктан, шигъри үлчәмдә кабул итә торган шәхес. Бүгенге күргәзмәдә тәкъдим ителгән эшләре, тулы бер портретлар галереясы - әби-бабайларның, замандашларының 70-80 нче елларда башкарылган портретлары. Аларда академик чыныгу, рәссамның югары профессиональлеге сизелеп тора, эшләре чыннан да затлы, буяу төсләре тыгыз. Вакыт узу белән, без рәссамның язу алымының үзгәрүен күзәтәбез. Бөтенләй башкача язылган пейзажлар, бөтенләй үзгә эшләнгән портретлар күзгә ташлана. Чип-чиста киндергә кылкаләме белән җиңел генә орынган сызыклар ярдәмендә үзенең җанына якын образны тудыра рәссам, - дип, ул тамашачының игътибарын кайбер эшләргә юнәлтә һәм З.Гыймаевның Татарстан сәнгатендә үрнәк-өлге булып торган, дәреслекләргә кергән әсәренең берсе «Әбигә хат килде»не (1979 ел) искә төшереп уза.
Күргәзмәнең җан җылысы белән сугарылуы күренеп тора. ТР Рәссамнар берлегенең Көньяк-көнчыгыш бүлекчәсе рәисе Олег Кульпин үзе дә: «Бу күргәзмәнең экспозициясен эшләгәндә һәр әсәр үзенең рухи дөньясы белән яшәрлек булсын дип тырыштык», - ди. Аннан ул һәрвакыт, төбәк рәссамнары бер канат астына тупланып, сынлы сәнгать күргәзмәләре оештыру хаҗәте турындагы мәсьәләне кузгатуга ук, билгеле бер планка кую кирәклеге һәм бары тик тел-теш тидермәслек зәвык тәрбияләрдәй, югары сәнгать таләпләренә җавап бирердәй эшләрдән генә күргәзмәләр ясарга сүз куешуларын гел әйтә килә. Нишлисең, киңәшле эш әлегәчә таркалмый, нәтиҗәләре белән сөендереп тора. Бу очракта да максат чыгымнарны аклый дияргә кирәктер. Афәрин!

Реклама

Менә залдан сорау яңгырый:
- Зөфәр Фоатович, хатын-кыз образлары сезнең иҗатта нинди урын алып тора?
- Яшермим, натурадан шәрә хатын-кызларны ясарга яратам. Алай гына да түгел, тагын бер серне ачам, мондый натураларны миңа хатыным Гүзәл Әнвәр кызы (ул да шулай ук иҗат кешесе - хоровик-дирижер. - Р.Ф.) таба. Монда таләп бар: тән тиресе ак булырга тиеш. Институтларда тән тиресе кояшта кызынган кешеләрне беркайчан да күчергеч итеп алмыйлар. Алган очракта аны баштанаяк көрән буяу белән эшләп чыгарга кирәк булыр иде, ә ак тәндә, тупас итеп кенә әйткәндә дә, меңләгән төс. Палитраны тою өчен, рәссамга ак тәнле күчергеч булу шарт. Тарихка күз салсак та шул: элекке заманнарда да күчергеч булып эшләүчеләр, көньякка ял итәргә барсалар да, кулчатырлар тотып йөрергә мәҗбүр булган.
- Ленинград академиясендә Сез кем остаханәсендә укыдыгыз?
- Е.Моисеенкода бик тә укыйсым килгән иде. Минем кулыма килеп кергән иң беренче китап та аныкы булды. Ул Фешинны ярата, мин дә аңа балачактан мөкиббән идем. Ни кызганыч, остаз 5-6 кешедән артыгын алмый икән. Үзем кереп сөйләштем, ярты елдан ул мине алырга риза булды. Ә мин бер ел көтәргә дә риза идем. Шулай да мин аннан: «Әлегә Сез миңа кемгә барырга киңәш итәсез?» - дип сорадым. «Александр Дмитриевич Зайцевка бар», - диде. Мин үземне тиздән Моисеенкода укыячак әллә кемгә санап бардым Зайцевка. Ә ул миңа бик яхшы сабак бирде: ике ай буена мине күрмәмешкә салынды. Мин әллә бар аңа, әллә юк. Бөек педагог иде Зайцев. Ике айдан соң ул минем эш янында туктады да мактый башлады, яхшы сүзләр әйтте. Ә мин шунда җир астына төшеп китәргә әзер идем. Ярты елдан Е.Моисеенко остаханәсендә бер урын бушады, әмма минем инде профессор А.Зайцевтан китәсем килмәде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: