Шәһри Казан

«Бүген дә гаделлек яшидер дип беләм»

Каләмгә тотынып яза башлаганда ук, күңелдә берничә сорау. Бу шәхеснең эшчәнлеген кайсы яктан кереп сөйли башлап, өелеп торган иҗат йомгагының кайсын сүтим икән дип аптырыйсың.

Аптырарлык та, бу артистның активлыгын, татар сәнгатендә тоткан урынын, җәмгыятьтәге олпатлыгын, милли мәсьәләләрдә әйдаманлыгын кәгазь битенә язып кына сыйдыра алмам дип шикләнәм. Шулай да, үзем белгән кадәрлесен, форсаттан файдаланып, сезгә дә җиткерәм әле. Сүз - Татарстанның халык артисты, хезмәттәшем җырчы Гөлзадә Сафиуллина хакында.

Бу җырчыны 1979 елда мин беренче мәртәбә Филармониянең репетицияләр залында ишеткән идем. Татарларда бигрәк тә сирәк очрый торган, әмма татар тамашачысы яраткан, күкрәктән, түбәннән чыккан тирән тавыш. Мәгәр махсус уку йортларында вокал мәктәбе алган булса, ул меццо-сопрано тавышлы классик әсәрләр башкаручы җырчы булыр иде. Куе төстәге буяуларга төрелгән, ачык дикцияле, көчле агышлы, теләсә нинди залларга ишетелергә сәләтле, колачлап очкан бик кыю тавыш. Бу тавышны бер җырчыныкы белән дә бутап булмый. Аның үз тавышы һәм башкару алымнары бар. Мин Гөлзадә белән бергә шактый еллар иҗатта, бер сәхнәдә бер иҗат арбасын тарттым. Ул - сәхнәдә теләсә нинди әсәрне тыңлаучыга кереп калырлык, күңелендә яшәрлек итеп урнаштыра алган сирәк җырчыларның берсе. Күп очракта, концерт тәмамлануга, җырчының нәрсә җырлаганын да хәтерләми, буш күңел белән кайтып киткән очрак­лар бар. Бигрәк тә соңгы елларда, җыр сәнгатенең түбән, башкару осталыгының аска тәгәрәгән бер мәлендә. Гөлзадә зур репертуарлы, төрле буыннар җанына сыешлы җырларны онытмый, оныттырмый, үзенең күпсанлы концерт программаларын гел яңартып, эзләнеп, гаҗәеп нәрсәләр уйлап табып хәрәкәт итә белә. Уртак концерт программалары эшләгән очракларда да ул беркайчан да үз чыгышы турында, үз уңышын гына кайгыртмый. Бөтен программаны баетып, өлешләп түгел, йөкне уртак тарта, фәкать булсынга йөри. Бу, әлбәттә, җиренә җиткерәсе килүдән торган үҗәт тырышлыкка үрелгән гаделлек. «Мин үземнекен эшләдем, теләсә нишләгез» түгел, һәр нәрсәгә ул җаваплы һәм җавап тотарга әзер. Гөлзадәнең бу матур сыйфатын мин бик хөрмәтлим. Чөнки ул башка өлкәдә дә, милли мәсьәләләрдә дә шушы кыйблага йөз тотып яши. Минем эшем - җыр, калганын сезгә тапшырам, дип утыра торган сәнгатькәр түгел. Бүгенге сәхнә тирәсендә бик күп, бигрәк тә җыр-эстрада дигәнендә кемнәр генә күренми дә кемнәр генә җыр имгәтми. Кайсы бизнесмен, кайсы һәвәскәрдән «азган профессионал». Әлбәттә, бик оста чын җырчылар да бар. Эшмәкәрлек, профессиональ сәхнә, милли хәрәкәттә иң кыю, ачык фикерле, үткен телле, татар язмышы, киләчәге өчен ихлас янып көйгән, яшь буын башкаручылар, балалар белән әвәрә килеп, татар телле булып сәнгать сөяргә өйрәтүче, милләтнең хаста яклары өчен сызланганы - ул бер генә. Бу инде бәхәссез. Кайсы җырчы иҗат студиясе ачып, шул студия аша татар сәнгатен, әдәбиятын, җырын барлык халыкларга дөнья буйлап пропагандалый, язмалар эшләтә. Күп кенә мәшһүр сәнгатькәрләрнең иң кыйммәтле тавыш язмалары «Гөлзадә» иҗат студиясендә дөнья күреп, фәкать шушы студия диварлары эчендә, фондта саклана. Әлеге студиядә сакланган язмаларның бик күбесен, еллар аша алтын бриллиантлар биреп тә, башка куллардан табып булмаячак. Гөлзадәнең алдан күрүчәнлеге телне, әдәбиятны, шәхесләр иҗатының, башка күзләр игътибарына лаек булмаганнарның хезмәтләрен язып алырга өлгерде. Бик күбесе инде бакыйлыкка күчеп бара. Әгәр иҗатчы битарафлык­ка юлыкса, мәрхүмнәргә ияреп, шәхеснең иҗаты да китә. Ә битарафлык бездә түрдә утыра. Бусы минем язмам герое адресына кагылмый, әлбәттә.

Гөлзадә ­Сафиуллина белән бик күп гастроль­ләрдә йөрдем мин. Балтыйк буе илләрендә, Рига, Таллинн, Вильнюс кебек шәһәрләрдә иң беренче татар җырчылары булдык. Концертларда җырларның мәгънәсен тәрҗемә итеп эшли идек. Чөнки кайнар күз яшьләрен агызып тыңлап утырган тамашачы ханым-әфәнделәрнең исем­нәре дә җирле, ягъни Лидия Якубаускас, ә дөресе - Халидә Якупова, Адам Францис - Әдһәм Вафин. Сәясәт аша адаштырылган шушы милләттәшләренең сәхнәләргә менеп тыела алмыйча елап, Әдһәм - Халидә икәнлекләрен залларга кычкырырлык хәлгә китереп җырлый белгән, милли хисләрен актарып чыгара алган мизгелне тудыручы җырчы булган өчен мин бик рәхмәтле Гөлзадәгә.

Реклама

Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында эшләгән елларда без бергәләшеп шактый катлаулы, халык җырларыннан татар композиторларының зур-зур әсәрләренә программалар эшләдек, дуэтлар җырладык. Гөлзадә тирәсендә яшь композиторлар, яшь шагыйрьләр сыену, таяну, тамашачы белән очрашу мөмкинчелеге тоеп яшәделәр. Тамашачы залларга агылып йөрде ул елларда. Мескенләнми җырлый белгән, горур аһәңле тавышлы җырчыны халык бик яратты. Һәм керем дә әз түгел иде. Без акчаны (билет бәяләре 30, 50, 80 тиен, бик кыйммәте - 1 сум) билләргә бәйләп йөреп саклап, опера театрына алып кайтып тапшыра идек. Хәтерлим, нефть чыккан якларда ун көн буе, көненә икешәр-өчәр сеанс концертлар биреп, егерме ике мең акча алып кайтып тапшырганны. Әле бу бер очрак кына, исәпләве авыр түгел, бу сумманы туплар өчен, җырчы никадәр хезмәт, тир, кан түгәргә тиеш. Ә ул чорда бер опера премьерасын чыгаруның үзкыйммәте утыз мең сyм торган. Меңәрләгән кеше хезмәте нәтиҗәсе булып, ниндидер урыс, итальян, башка милләтләр операсы сәхнәгә куелыр өчен утыз мең сум акчаны бер татар кызы эшләп кайтарганын бик күпләрегез башына да китермәгәнгә, сезгә сөйләргә булдым. Шикләнүчеләргә киңәш: архивны күтәреп карагыз. Гөлзадәнең шушы хезмәтләре өчен, аның файдасын аңлаган хөкүмәт, ул елларда опера театры аша документлар тутырып, Татарстанның атказанган артисты исемен бирделәр. Бу гаделлек иде. Бүген дә гаделлек яшидер дип беләм, ышанам.

Бу язмам башында, форсаттан файдаланып, дигән идем. Форсат Гөлзадә Гомәр кызы Сафиуллинаны Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә тәкъдим ителгән кандидатлар исемлегендә күрүем. Исемлек дигәннән, әгәр Габдулла Тукай бүләге ияләрен бер рәткә тезеп, бабамыз Габдулладан: «Син! Милләтең, илең, җирең өчен нәрсәләр эшләдең?» - дип соратсак, бу рәтнең яртысы гына калыр иде. Бабамыздан: «Ни өчен?» - дип сорасак, ул болай әйтер кебек: «Мин милләтем өчен язып, янып-көеп, татарым, телем-динем, яшәгез, саклагыз, дип, 27 яшемдә бакыйлыкка күчтем. Ә сез минем исемне сәяси уеннарда кулланып, татарда булмаган толерантность дигән сүз белән акланып, татар милләтенә тары бөртеге кадәр дә өлеше кермәгәннәргә тактыгыз. Милләтнең баганасы булып торган шәхесләрегез бар, шуларны кадерләгез!» Әлеге язмамның герое җырчы Гөлзадә Сафиуллинага бабамыз: «Милләтем өчен кылган барлык гамәлләрең өчен рәхмәт!» - дип, үз исеме янына куярга рөхсәт бирер, якташы булган өчен горурланыр, шигырьләрен багышлар иде.

Гөлзадә Сафиуллина Тукай премиясенә күп еллар дәвамында мәдәнияттәге хезмәтләре, Халыкара «Сөембикә варислары» бәйгесе, «Үлемсез ил җыры», «Илаһи моң» фестивальләре һәм «Әй, киң төрки даласы» концерт программасы өчен тәкъдим ителә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: