Шәһри Казан

Бүген шәрәлек модада түгел

III халыкара мөселман модасы фестивале кысаларында Пирамидада узган түгәрәк өстәлгә барырга җыенганда ук, ирексездән, мода метры Васильевның ТВга биргән әңгәмәсе искә төште. Дөнья модасы тенденцияләре турында сөйләшкәндә: «Безне иртәгә ниләр көтә?» - дигән сорауга ул: «Бөтен фронтларда да мөселманнарның җиңүе, чөнки мин аларның күпме дә, үзебезнең күпме икәнлекне күреп торам....

Реклама

Пирамидада дизайнерлар катнашында узган әлеге сөйләшүдә дә һәр чыгыш ясаучы мөселман модасының бүгенге көндәге актуальлеген, шәригать кануннары буенча тегелгән кием-салымга ихтыяҗның зур булуын ассызыклады. Берсүзсез алга таба эшләрлек егәрне, көндәшләренең тупланмаларын ныклап торып подиумда күргәнче үк, биредәге ихластан сөйләшү вакытында ук алгандыр мөселман дизайнерлары. Бер өстәл янында җыелып якыннан танышу, бер-береңне күреп-танып калу да мөһим алар өчен. Мөселман модасы - инде күптән «кызыксынучанлык» стадиясен узып, үзенең ныклы юнәлешен алган тармак. Мисалны ерактан эзлисе юк. Россия мөслимәләр берлеге рәисе Наилә ханым ҖИҺАНШИНА сүзне нәкъ шуннан башлады да.
Моннан элек, мөселман дизайнерларының иҗат җимешләрен подиумда күрсәтергә, дип, Кремльнең «Эрмитаж-Казан» үзәгендә 200 кешелек залны арендага алган булганнар. Тамаша кылырга исә 500 (!) дән артык кеше килә. Сыйдыра алмыйлар.
- Шунда без моның актуальлегенә, кирәклегенә тагын бер кат инандык. Бу гамәл күңелне үстерә, чөнки без матурлык белән эш итәбез. Сүз дә юк, һәр хатын-кызның матур, заманча буласы һәм яратыласы килә. «Дине өчен, җаны өчен яратам», - дип, ир-егетләребез ничек кенә әйтмәсен, алар әле күзләре белән дә яраталар. Ир-егет беренче чиратта хатынының тышкы кыяфәтенә гашыйк була. Шуңа күрә дә без бу юнәлештә эшләми булдыра алмыйбыз, дизайнерларның елдан-ел артуын телибез. Бүгенге көндә дизайнер - Татарстанда иң популяр һөнәр. Һәр районда мөселман модасы дизайнеры бар. Әлбәттә, без аларның азмы-күпме белемнәрен күтәрүләрен, эшләгән эшләренең сыйфатын яхшыртуларын телибез.
Тагын бер нәрсә - урамнан барганда дөрес киенмәгән хатын-кызны күрсәк, аның янына барып: «Әйдә, кил, без сиңа ярдәм итәрбез», - диясе килә. Дизайнерга килеп, хатын-кыз үз стилен таба. Киенү рәвешен үзгәртеп, ул, тыштан гына түгел, эчке яктан да үзгәрә, үз-үзен хөрмәт итә башлый, егәре арта, моның сәламәтлеккә дә, рухи яктан да тәэсире зур. Хатын-кыз образын тудырганда, һәр дизайнерның үз күзаллавы булсын, кабатланмасын иде.
Шунысы куанычлы - элеккеге елларда бәйгедә катнашкан дизайнерлардан: «Эшләрегез ничек бара?» - дип сораштырганда, алар: «Минем буш вакытым юк, көннең һәр сәгате-минуты бүленгән», - диләр. Иң мөһиме - алар хәзер үзебезнең республикага гына түгел, ә чит төбәкләргә дә хезмәт күрсәтә.
Наилә ханым әңгәмә барышында Кулатка районына модельләр күрсәтергә баргач булган бер вакыйганы да искә төшереп узды. Подиумга чыгарга Мәдәният йортына килгән гап-гади кызларны чакырганнар. Тәкъдим иткән киемнәрне киеп сәхнәгә чыккач, залдагылар бермәлгә хәтта үз кызларын, оныкларын танымый торган. «Бу шундый аңлатып булмый торган бер мизгел булып алды!» - ди ул, дулкынланып. Әлбәттә инде зал, кызларны чыгарып җибәрәсе килмичә, озак итеп алкышларга күмә.
Сәхнәдән торып, милли моңнары белән генә түгел, ә үзенең зәвыгы белән дә халыкны тәрбяләүче Татарстанның халык артисты Венера ГАНИЕВАның да дизайнерларга әйтер сүзләре бар иде. Гәрчә мөселман киемен сәхнәдә генә кияргә туры килсә дә (Опера һәм балет театрында - «Башмагым» белән «Наемщик»та, Камал театрында «Зәңгәр шәл»дә): «Аларны кигәч, мин, тыштан гына түгел, эчтән дә үзгәрә идем. Янәшәдә ир-ат күрсәм, телимме-теләмимме, яулык чите белән йөземне каплыйсы килә иде», - ди ул. Венера Әхәтовнаның фикерен дизайнерлар үзләренә заказ ук булмаса да, наказ итеп кабул иткәннәрдер.
- Мондый фестивальләрнең тәрбияви роле бик зур. Мин һәрвакыт үземнең концерт күлмәкләрем белән мактанам. Чөнки артист өчен матур күренү бик мөһим. Моның өчен, синең гәүдәңнең килеп җитмәгән җирләрен каплый, матур җирләреңне күрсәтә белүче дизайнерың, модельерың булу кирәк. Минем шундый дизайнерым бар. Ул - Рината Шәйхи. Ул минем «стильный» булуыма басым ясый. Шәхсән үзем, һәрбер артистның гардеробында концерт өчен мөселман киеме булырга тиеш, дип саныйм. Бу - бик мөһим. Мин сездән, тупланмалар эшләгәндә, артистларны да күздә тотып та эшләвегезне сорар идем. Безнең репертуарда матур, яраткан җырлар булган кебек, сезнең тупланмаларда да сәхнәгә киеп чыгарлык затлы күлмәкләр булсын.
ТР Милли музееның фәнни хезмәткәре Флера ДӘМИНОВА исә, XIX-XX йөз Казан татарларының милли киемнәре экспозициясен төзүдә күп тапкырлар катнашкан кеше буларак, дизайнерларның игътибарын, хатын-кызны матурлык алиһәсе иткән калфакка юнәлтергә тырышты. Флера Каюмовна бер үк вакытта киләчәктә шул детальләрне күрергә өметләнүен дә белдерде.
Искәрсәгез, милли йөзебезне билгеләүче калфакка соңгы вакытта хатын-кызларыбыз ешрак мөрәҗәгать итә башлады күк. Наилә ханым да, кайда гына булмасын, үзен әллә каян танып «татар хатыны» дип сәламләүләренә инде күнегеп баручы ханымнардан.
- Кая гына барсам да, мине, татар хатыны, диләр. Димәк, милләт бар. Шуңа күрә, диндә милләт юк дию дөрес булмас. Мин чит илдә булганда да, үзебезчә киенергә тырышам. Чөнки мин анда кунак кына. Хәтта хатын-кызлар гел карадан киенүче Согуд Гарәбстанында да мин үземә ошаган әйбердән йөрим. Халыкара конференцияләрдә булганда, мин шундый фикерләр ишетәм - алар мине хөрмәт итә. Чөнки мин, горурланып, үз милләтемне, үз йөземне күрсәтәм. Миндә милли горурлык рухы бар. Икенче тапкыр кайда гына очратсалар да, минем Россиядән, Татарстаннан икәнемне беләләр һәм күптәнге танышлары кебек сөйләшә башлыйлар. Бу - мөһим. Заманча мөселман стиле тенденцияләре турында сөйләшкәндә без бөтенесе бертөсле булсын димибез. Һәр халыкның үз рухи кыйммәтләренә тәңгәл килгән традицияләре бар, ислам моны инкарь итми. Без үз милли йолаларыбызны, бөтен килеш саклаган хәлдә, киләсе буыннарга тапшырырга бурычлыбыз, ди ул.
Дөньякүләм танылу алган дизайнер, бәйгенең жюри рәисе Надежда ӘЮПОВА инде бишенче ел рәттән әлеге бәйге рухы белән яши. Әле күптән түгел генә Төркиядә узган Халыкара төрки дөнья дизайнерлары фестивалендә катнашып, Искешәһәрдә, Әнкарада үз тупланмасын күрсәткән оста буларак, Надежда Викторовна сүзен анда алган тәэсирләрдән башлады.
- Модельләрне тәкъдим итү белән берүк вакытта, төрки дөнья хатын-кызларына багышланган фәнни конференция дә узды. Мин анда XVII-XVIII гасыр татар хатын-кызларына багышланган үз тупланмам турында сөйләдем. Анда күрсәтелгән тупланманы эшләвемә инде 10 ел. Мин аны Казанның 1000 еллыгына багышлаган идем. Ул вакытта шул чорга караган костюмнарның бөтен детальләрен, чигүләрне музейларга барып өйрәндем, китаплар укыдым, бик күп иске фотоларны күздән кичердем. Тупланмам шуннан соң гына туды. Мөселман киеме өстендә эшләячәк дизайнерлар милли традицияләр барлыгын нык истә тотсыннар иде. Калфак турында сүз булды. Әйтик, ниндидер ефәктән тегелгән мөселман күлмәгенә стильләштерелгән калфак эшләсәң, бик матур булачак. Кызганыч ки, дизайнерларыбыз моны бик аз куллана. Бәлкем, икенче елга мин үзем дә мондый тупланманы эшләрмен, чөнки мин инде моңа өлгердем. Мине нык сөендергәне шул - бүген дөньяда ябык кием кию актуаль. Җилбәзәкләнеп, бүксә, шәрә аяк, күкрәк күрсәтеп йөрү - тәрбиясезлек. Без кызларыбыз үзенең хатын-кыз матурлыгын итәк-җиңе капланган күлмәкләр белән күрсәтә ала торган бик матур заманда яшибез. Ышаныгыз: ир- егетләребез дә шортылардан, джинс чалбарлардан, лосиналардан туйды. Аларның да, хатын-кыз узып киткәч, күлмәк итәгенең җилдә җай гына тибрәлеп алуын күрәселәре килә. Миңа бу проектта катнашу бик ошый. Тәкъдим ителгән тупланмаларны карап чыкканнан соң, эшләре чыннан да барып чыккан осталар өчен ихластан сөенәм. Туктамагыз. Үз халкыгызның костюм тарихын өйрәнегез. Мөселман динендәге татар хатыны бүген ничек киенергә тиешлеген һәммәсенә күрсәтегез. Дөрес, бу традицияләрне торгызу ул без XVII-XIX гасыр киемнәрен киячәкбез дигән сүз түгел. Замана кешеләре инде башканы тели. Шул ук вакытта, детальләрне саклап, кием бүген дә кызыксыну уятып, аны башкаларның да киясе килерлек итеп стильләштерү зарур.
* * *
Республика күләмендә үткәрелә башлап, өч тапкыр Халыкара фестиваль буларак һәм биш тапкыр Бөтенроссия күләмендә узучы әлеге бәйгенең инде үз традицияләре дә җитәрлек. «Түгәрәк өстәл» дә - шуларның берсе. Быел да аны КФУның Салих Сәйдәшев исемендәге югары сәнгать мәктәбенең сәнгать һәм дизайн кафедрасы доценты Мәдинә Мөхәммәт кызы Мәхмүтова бик эзлекле итеп алып барды. Сөйләшү елдан-ел киңәеп, аның конференция рәвешен алуын да күрербез әле бәлкем. География киңәйгән саен, яңадан-яңа төсләргә байый бара фестиваль. Быел да Төркия, Чечня, Башкортстан һ.б. күп кенә төбәкләрдән килгән дизайнер катнашты анда. Мондый очрашу-сөйләшүнең, мөселман дөньясындагы шундый зур форумның аһәңен алдагы елларда да сизәрбез әле.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: