Шәһри Казан

Бүгенге заман шагыйрьләре - Тукайга ияреп

«Карап тора Тукай күзләре» Тукайга Кичер, диеп гафу сорамыйм мин, Гөнаһлылар әнә сорасын! Туры Тукай, өстебездә безнең Намусыбыз төсле торасың. Болгарыңны синең җимерделәр, Әле ярый исән Кырлаең. Белеп ятасыңдыр бу заманда Сорыкортлар ниләр кылганын. Синең кебек мин дә яланаяк Чыгып йөгерердәй буламын, Күргән саен карагруһларның Телне, матбугатны буганын. Ничекләр соң...

«Карап тора Тукай күзләре»
Тукайга
Кичер, диеп гафу сорамыйм мин,
Гөнаһлылар әнә сорасын!
Туры Тукай, өстебездә безнең
Намусыбыз төсле торасың.
Болгарыңны синең җимерделәр,
Әле ярый исән Кырлаең.
Белеп ятасыңдыр бу заманда
Сорыкортлар ниләр кылганын.
Синең кебек мин дә яланаяк
Чыгып йөгерердәй буламын,
Күргән саен карагруһларның
Телне, матбугатны буганын.
Ничекләр соң пакьлыйк бу дөньяны! -
Аһ, керләнә бара җан гына...
Кичер, диеп гафу сорый алмыйм,
Гөнаһым юк синең алдыңда.
Шагыйрь булып яшәү газап икән!
Хак яраткач Ходам, ни кылыйм?!
Юккамыни синең әрнүләрең
Бәгыремдә минем сулкылдый...
Илсөяр Иксанова.
Мосафир
Әзһәр Шакировка
Яланаяк чыгып киткән өйдән,-
Йолдызларга кадәр юл озын.
Өметен ул бишмәт итеп кигән,
Әлегәчә тоя җылысын.
Мең елларга бу сузылган юлны
Соры биштәренә сыйдырып,
Тыкырыкка туктаган ул - Олы!-
Татарга тиң тыйнак тыкырык.
Чигәсендә юлның ак тузаны,
Керфегендә төннәр сөреме.
Читтән генә күзәтәбез аны;
Бер Дәрвишме? Ханмы? Бүреме?
Кузгалабыз бер мизгелгә язын,
Тартылабыз аңа ерактан,-
Безгә калдырасы һәр авазын
Чык тамчысы таңның чылаткан.
Яланаяк чыгып килә илдән -
Йолдызларга кадәр юл озын.
Иңнәренә язмыш галәм өйгән,
Һәм сагышның салган олысын.
Ркаил Зәйдулла.
Очрашу
Төн уртасы.
Ишек шакый берәү.
Апрельнең соңгы көннәре.
Юкса күптән юк иде лә безгә
Тукай әфәнденең килгәне.
Ишек ачтым.
Бергә каhвә эчтек.
Төне буе шигырь сөйләде.
Ул киткәндә, бер үкенеч булып
Җирдә калган икән сөйгәне.
Тынып калдык.
Тынып торды бермәл.
Ютәлләде янә, буылды.
Сораштырды: «Яшьти, ничек, - диеп, -
Сезнең Яңа гасыр буыны?»
Саубуллашты.
Юлга чыгып китте.
Бер борылып бакты - түзмәде.
Офыктагы ал таң яктысыннан
Карап тора Тукай күзләре.
Рифат Сәлах.
И Габдулла!
Бөек Алла колы!
Синең белән даим авырдым.
Бүген җаным тагын сулкылдады,
Шигырен тыңлап яшь бер шагыйрьнең.
Әллә нинди серле уртаклык бар
Остаз белән шәкерт өнендә,
Син кичергән милли язмышыбыз
Әрнүле шул әле бүген дә.
Сабый җаннар гына өмет өзми,
Әйтерсең лә илгә кайтыр да
Төзек, матур, гадел дөнья төзер
Нәни Апуш - олы Габдулла.
Әйтерсең лә сары алтын тулы
Сандыклары булыр сабырның.
Әйтерсең лә хатыны да булыр,
Фатиры да булыр шагыйрьнең.
И Габдулла! И нарасый Апуш!
Уртаклыклар күп шул язганда...
Өметләрне сүндермәсен тормыш
Сине биргән моңлы язларда.
Шәкертләре шагыйрь-мөгаллимнең
Бәхетлерәк булсын үзеннән.
Канәгатьлек тоеп яши алсын
Тәкъдиренә язган көненнән.
Әле һаман шуны көтеп яши
Шагыйрь җаны минем холкымда.
Чөнки син бар, керсез милләт яше.
Нәни Апуш, Бөек Габдулла!
Клара Булатова.
Кабан күле
Серләреңне аччы, Кабан күле,
Сөйлә әле бөтен белгәнең,
Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен,
Шушы булыр иң зур бүләгең.
Суларың да әнә кибеп бара,
Аерылгансың инде елгадан.
Болагың да соңгы мәлен көтә, -
Яшел кәфененә уралган.
Сөйләп калчы, Кабан, серләреңне...
Йөзгән, диләр, синдә пароход.
Үпкәләмә... сине гаепләмим,
Болай гына сорыйм, яратып.
Ничә еллар инде эндәшмисең,
Бер давыллап, ярсып ал, Кабан!
Урамнарга, мәйданнарга чык бер,
Сәлам тапшыр җиргә Тукайдан.
Шаула, гөрлә Печән базарыдай,
Сөйлә әле бөтен белгәнең:
«Кисекбаш»ны сөйлә, «Шүрәле»не,
Карахмәтнең тимер беләген.
Барысы яңа, барысы кызык безгә:
Күпме алтын синең төбеңдә?
Ничә дистә мәчет манарасы?
Күпме кан-яшь сиңа түгелгән?
Чынын сөйлә... Тукайларның гомере
Нигә алай иртә өзелгән?
Аннан сөйлә ниләр күргәнеңне
Унҗиденче елның көзеннән...
Тирә-юньдә дөнья шундый матур!
Ярларыңа басып карале.
Тукай нәселе киләчәккә бара,
Безнең белән син дә бар әле.
...Эндәшмәде Кабан... Яшел күзе
Өмет катыш моң һәм зар тулы.
«Китмә!» дигән кебек, дулкыннары
Аягыма килеп сарылды.
Разил Вәлиев.
Апрель кары
Ятып ауныйсымы апрель карларына?
Апрель карларыдай әллә каралырга?
Кар сулары кебек язгы җиргә сеңеп,
Умырзая булып кабат яралырга?
Менә нинди хыял, менә нинди ярсу!
Кучкыл карны ябынып, җәйрәп ята басу...
Орлык төшәр көнне көтәсеме озак,
Кайчан кузгалыр дип елгаларда ташу?
«Кайчан яфрак ярам?» - ди каенда бөре,
Кояш нурларында бүрткән инде үзе...
Ә син, имеш, шул чак, көзләреңә китеп
Ямансулап йөре, еламсырап йөре.
..................................................................
Аунар идем диеп, апрель карларында.
Юләр хыяллар бер тиеш таралырга.
Бөре сыман бүрткән хисләреңне тыеп
Бик акыллы кеше булып саналырга.
Менә нинди хыял! Апрель кары эри...
Ә күзләргә бер дә, бер дә йокы керми!
Шытып чыгачагын умырзая булып
Апрель ае әле төшендә дә күрми.
Фәйрүзә Мөслимова.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: