Шәһри Казан

Бәхет хакына

Узган ел октябрь аенда Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында Башкортстанның атказанган һәм Россиянең халык артисты Фидан абый Гафаров концертында булырга туры килгән иде. Шунда Фидан абый, тиздән башкорт академия театрының «Бәхет хакы» спектакле (Халисә Мөдәррисова әсәре) белән киләсен әйтте. «Бәхет хакы» спектакле беренче тапкыр 2012 елның апрель аенда Уфада куела....

Реклама

Анда төп герой - музыкант Зариф ролен Фидан Гафаров башкара. Ф.Гафаров музыкага, сәнгатькә, театрга үз гомерен багышлаган, халык күңелен яулаган талантлы артистларыбызның берсе! Нәрсә хакына бирелә соң безнең сәнгать кешеләренә халык күңелен яулау? Тир түгеп, көне-төне репетицияләр ясап, гаиләсен, балаларын күрмичә, айлар буе гастрольдә йөрүләр хисабына, әлбәттә.
Спектакльгә кире әйләнеп кайтыйк әле. Андагы төп герой Зариф - халыкка билгеле, танылган музыкант, гаиләсе, улы бар. Җитеш тормышта яшиләр. Әмма гаиләдә барлык хуҗалык эшләрен гомер буе хатыны Әминә алып барган икән, бала тәрбияләү дә хатын өстендә булган. Малай әти тәрбиясе күрми үсә, наркотиклар куллана башлый, үзен кирәксез дип саный, һәм тиздән вафат була. Шушы авыр фаҗигадән соң, музыкант (Фидан Гафаров) «Югалту» җырын башкара. Җыр бик моңлы, сагышлы иде, залда утыручы тамашачыларның да күзләреннән яшьләр тамды.
Әйтерсең лә җиргә яңгыр түгел,
Синең күз яшьләрең коела.
Һәр тамчысы утлы күмер булып,
Йөрәгемә кереп уела.

Киткәннәргә берни кирәк түгел,
Калганнарга авыр газабы.
Газапларны җиңел басар өчен,
Ниләр генә уйлап табасы?

Музыкантның хатыны да, ирен ташлап, әнисен карарга китә. Гаилә җимерелә. Бераздан Зариф яшь җырчы кыз Альбинага өйләнә. Әмма монда да тормыш барып чыкмый - яшь хатын гел гастрольдә, эше күп, вакыты юк. Музыкант өйдә гел ялгызы. «Ялгызлыктан да авыр нәрсә юк», - ди ул. Зариф абый, өйдә берүзе калгач, яшь чакларын искә төшерә, үткәннәрне уйлап сагышлана, үкенә. Үкенмәслек итеп яшәргә иде дә бит барыбызга да...
Яшь чагында Зариф абый Заһидә исемле бер кыз белән яратышып йөргән икән, бергә булырга сүз дә куешканнар. Егет кызга: «Бәхетле булыр өчен, кемнедер бәхетле итәргә кирәк», - дип язылган медальон бүләк итә. Егет укырга китә, ә кыз балага узган була. Егетнең әнисе Заһидәнең трактор астында калуын һәм акылына зәгыйфьлек килүен хәбәр итә. Тиздән Заһидә кыз бала таба, баланы балалар йортына тапшыралар. Заһидә Зариф биргән теге медальонны сабыеның муенына тагып җибәрә.
Бераздан Заһидә вафат була, Зариф каты авырып киткәч, бер шәфкать туташы килеп аңа укол ясый. Музыкантның кызның муенындагы медальонга күзе төшә. Бу Заһидәгә бүләк иткән теге медальон була. Шул рәвешле язмыш Зарифны кызы белән очраштыра.
Фидан Гафаров үзе: «Бәхет хакы» спектаклендә мин уйнамадым, яшәдем», - ди. Әсәрдә минем тормышыма туры килгән, ике тамчы су сыман охшаган күренешләр күп иде. Шуңа минем андагы һәр кичерешем хәтер сандыгын актарды, шатлыкларны, кайгыларны яңартты», - ди.
«Бәхет хакы» спектаклендә күп кенә тамашачылар да үз язмышларын күздән кичергәннәрдер, аларның елап утырулары бер дә юкка түгелдер. Уйлатырлык, тетрәндерерлек, елатырлык шул бу әсәр. Талантлы композитор Мөдәрис Газетдиновның җырларының һәрберсе хит булырлык.
Тормыш - диңгездәге зур корабны хәтерләтә. Диңгездә көчле дулкыннар, давыллар, судагы кораб айкалып-чайкалганда, ул нык торырга, аумаска, батмаска тиеш. Фидан абыйның тормышында да көчле дулкыннар булгандыр. Әмма ул аякта нык торды, җиңелмәде. Берничә ел элек Фидан абый олы улын югалтты. Бу зур югалту гына түгел, Аллаһы Тәгаләнең сынавы да. Гаилә дус, тату булганда, барлык авырлыкларны җиңәргә мөмкин икән.
... «Башкортстан кызы» журналында баянчы Радик Фәсхетдинов болай дип яза: «Казандагы концерттан соң Фиданны көтеп торган хатын-кызлар 2-3 кварталга сузылган иде. Кем белә, бәлки алар арасында аны гомере буе яратып йөргәннәре дә бардыр». «Бардыр гына түгел, бар алар. Мин белгәннәре, мине гомер буе эзләгәннәре, очрашу көткәннәре, яратканнары бар. Тик алар өчен шунысы аянычлы: эзләсәләр дә, мин юк. Чөнки мин - гаиләмнеке, Фәридәмнеке», - ди Фидан абый. Алар Фәридәсе белән инде 46 ел бергә.
Бу спектакль күпләребезгә гыйбрәт булыр дип уйлыйм. Хәзерге ыгы-зыгы, тынгысыз заманда гаделлек, намуслылык, тәртип, әдәп, шәфкатьлелек бетеп барган вакытта, кешеләрне рәнҗетмичә, кеше каргышын җыймыйча яшәргә иде! Без монда кунакта гына бит!

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: