Шәһри Казан

Бәхетле булырсыңмы?!

Зөһрәнең эше якында, шуңа күрә төшке ашка өйгә кайта. Шул арада өйгә килгән газеталарны да укып ала, иренең эштән кайтуына дип, кичке ашны өлгертеп куя, фатирын да җыештыра. Беркөнне шулай эшеннән кайткач, почта әрҗәсен ачып, газеталарны алыйм дисә, бер хат килеп чыкты. Кыям исеменә язылган хатның адресы юк. Зөһрә аны...

Реклама

Зөһрәнең эше якында, шуңа күрә төшке ашка өйгә кайта. Шул арада өйгә килгән газеталарны да укып ала, иренең эштән кайтуына дип, кичке ашны өлгертеп куя, фатирын да җыештыра. Беркөнне шулай эшеннән кайткач, почта әрҗәсен ачып, газеталарны алыйм дисә, бер хат килеп чыкты. Кыям исеменә язылган хатның адресы юк. Зөһрә аны ачып укыды.
«Кыям бәгырем! Мине ташлап, икенче берәүгә өйләнүең йөрәгемне бик җәрәхәтләде. Сине яратып, яшьлегемне, сафлыгымны бүләк иттем. Син аның белән бәхетле була алырсыңмы?»
Зөһрә бүтән укый алмады, агарынды, иреннәре калтырый башлады. Урынга ятты да мендәрен кочаклап үкси-үкси елады.
Эштән кайтып керүгә: «Ни булды, матурым?» - дип дәшкән Кыямга хатны гына китереп тоттырды хатыны.
- Аңлашылды, Асия бу. Үпкән-кочкан - җилгә очкан, шуннан нәрсә ди?! Яшь вакытта кемнең сөйгәне булмый, - дип, Кыям Зөһрәне тынычландырырга ашыкты.
- Ул сиңа яшьлеген «бүләк» иткән...
- Иткән ди, итмичә! Аның теләсә нәрсә әйтергә дә кыюлыгы җитә. Оныт, матурым!
«Ике генә көнгә китәм. Мин кайтканчы, бәби таба күрмә тагын, матурым!» - дип, командировкага киткән Кыям артыннан ук туды кызлары. Нәкъ Кыямга охшаган.
Яшь ана үзен бик бәхетле сизә иде. Шул вакытта шәфкать туташы палатага килеп керде дә: «Зөһрә кызым, сиңа бирергә куштылар», - дип, бер пакет ризык сузды. Пакетта алмалар, алар арасында фото иде. Фотода Кыям белән Асия басып торалар. Зөһрә тагын мендәренә капланып үксеп елый башлады.
Берничә көннән Кыям, машинага утырып, бер кочак чәчәкләр белән Зөһрәне каршыларга килде. «Менә ичмасам ир!» - диеште озатучылар.
Машинада дәшми генә кайтты Зөһрә. Өйгә кайткач та бәйрәмнең ямен бозмаска булды. Бүген бик бәхетле көннәре бит. Фотоны ике көн узгач кына күрсәтте ул иренә.
- Ах, җир бит! Һаман тынычлыкта калдырмый. Арт сабагын укытып кайтам хәзер, - дип чыгып киткән Кыям бу кичне бик соң һәм исереп кайтып керде.
- Зөһрә, Асияне машина бәргән. Мин аны күрә алмадым. Ул чыннан да үз яшьлеген миңа бүләк итте. Гафу ит, синнән яшердем.
Бу вакытта Зөһрәнең күз алдында Асиянең хатындагы «Син аның белән бәхетле була алырсыңмы?» дигән сорау гына янып тора иде...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: