Шәһри Казан

Әбиләрдән бәбиләргә кадәр...

Аның эшләренең үзенә бер тәме, яме бар. Кайсысына гына кагылма - һәммәсе дә күңелгә уелып, истә кала торганнардан. «Камка»мы ул, «Көз пышылдавы»мы, «Бер елдан соң»мы, йә булмаса шулай ук җаныңны бер кат актарып, сине тетрәндерергә сәләтле «Юл күрсәтүче»семе яисә көчле динамикага корылган «Ау»мы - шул ук хәл. «Синең картиналардан башка...

Реклама

«Әбиләр чуагы» да, «унлыкка» тигән ук кебек, хәтергә «шык» итеп кереп утыра торган эш. Тик «шык» итте дә бетте түгел, укның зыңгылдавы хәтергә сеңеп кала. Гомер иткән нигезеңә сөялеп, көзге кояшның тымызык, тансык җылысында изрәгән шундый әбекәйне табарга кирәк бит әле! Шул хозурлыктан оеп китеп, черем итәме ул, әллә еракта калган яшьлек елларын искә аламы, урманда йөреп кайтканнан соң аякларына бераз ял бирәме - бер Алла гына белә. «Авылда бөтен әбиләр дә үземнеке кебек, бар да якын, һәммәсе белән исәнләшеп йөрим», - дисә дә, алар арасында менә шушы «Әбиләр чуагы»ндагы Зәкия апаның урыны үзенә бер икәнлегенә шик калмый. Зәкия апаның ике варианты да күз алдында: берсе яннан, икенчесе алдан. Шулай да, шактый өлкән яшьтәге әбине күчергеч булып утырырга озак үгетләргә туры килдеме икән Ирик Мусинга?
- Юк. Бернинди проблема булмады. Беренчедән, кешеләргә бер вакытта да: «Мин сезне ясар идем», - дип, тота-каба килмим. Икенчедән, Зәкия апа минем бик якын дустым. Без бер авылда яшәгәч, электән бер-беребезне яхшы беләбез. Ул инде 90ның өстендә. Күпне күр­гән. Ачык, киң күңелле, бө­тен нәрсәне үзенеке кебек якын итеп кабул итә торган кеше. Авылга кайткан саен, аның янына барам, хәлләрен белешәм. Озаклап сөйләшеп утырабыз. Бик күп сораулар бирәм аңа. Мин, гомумән, өлкән буын белән аралашырга яратам. Ул үзенең тормышы турында сөйли. Ә миңа бар да кызык: ничек итеп кулларын куеп утыруы да, сөйләшү рәвеше дә. Чөнки алар белән аралашканда үзең өчен күп нәрсә ачасың. Кайчагында, бусы начар, бу бармый, дип зарланырга яратабыз. Ә менә аны тыңлагач, ис-акылың китә. Ничек алар шул авырлыклардан да кыргыйланмыйча, йомшак кү­ңелле булып калганнар дип уйланасың, - ди рәссам.
Россиянең күп кенә зур-зур шәһәрләре буйлап, күр­гәзмәдән күргәзмәгә йөреп ил гизүенә карамастан, Зәкия апа үзе әле бу эшне күрмәгән дә икән. Иҗат альбомы чыккач, беренчеләрдән булып аңа бүләк итәргә җыена автор.
Әлбәттә, әгәр исән булса, ул бик рәхәтләнеп үзенең диндар, имче, бөтен яшәеше генә түгел, бу дөньядан китүе дә сер булган Мәгъдүмә әбисен дә ясый алган булыр иде. Мондый кешенең образы да бер күрүдә истә кала торган булачагына шик калмый. Мәктәптә, училищеда укыганда, ул аны берничә тапкыр ясаган да булган. Зур эшкә тотынырга, күрәсең, әле сәгате сукмагандыр. Бәләкәй чагында аягын тайдыргач, өшкереп, шифалы куллары белән сыпырып, бер тәүлектә кеше итә әбисе Ирикны. Белмим, бу диндар карчыкны рәнҗетүдән, алай-болай булып, бәддогасы төшәр дип курыкканнармы, аннан бераз шөлләгәннәр дә икән әле авылда. Бер елны бик көчле давыл чыгып, авылда бөтен тү­бәләрне йолкып ташлый. Ә аның түл япкан йортының, абзар-курасының ник бер җире кый­шай­сын!Авыл халкы шакката. «Мәхшәр булып истә калды ул көн. Без - кечкенә малайлар ул мәлдә, куркышып, өстәл астына ук кереп постык», - дип искә ала моны Ирик.
Ә үлемен күр. Ул вакытта әбисен югалтуны дөнья­күләм фаҗига буларак кабул иткән Ирик хәзер бу вакыйганы үзе дә хәйран калып сөйли. Ничек булганмы? Ир­тән торып юынган, чиста киемнәрен кигән, авыл буйлап йөреп, бөтенесе белән хушлашып: «Гаеп итмәгез», - дип бәхилләшеп чыккан. Аннары якыннарын өенә чакырган һәм дәшеп алган кешеләре килгәч, урынга яткан да, кулларын күкрәгенә куеп: «Мин китәм», - дигән... Га­җәп бит!
Әбиләре турында озын-озак итеп сөйли алыр иде Ирик. Җәйге каникуллары юкка гына ике авыл - Елыш белән Җәнәй арасында үтмәгән шул. Әнисенең әнисе Рәхилә апа, шөкер, әле дә исән-сау.
Әбиләр дигәннән, алардан бәхете бар Ирикның. Моннан элек Красноярск шәһәрендәге күргәзмәләр вакытында бер әби Ирик Мусинның «Яз килде» дип атал­ган картинасы янында атна буе утыра. Иртән килә, кич китә. Көн дәвамында рәссам белән бергәләп чәйләр эчә­ләр, гәпләшеп утыралар. Картинадагы ярымҗимерек йорт җибәрми газаплый ул карчыкны.
- Ул өйнең тарихы, беренче карашка, гади генә сыман. Хуҗасы вафат булды. Авылга кайткан саен, шул бушап калган өйнең «үл­гәнен» күзәттем. Ул йорт белән һәр очрашуны ясый бардым. Хәзер ул бөтенләй юк. Инде шул буш калган урынга киләм. Эчтә шуның кадәр сагыш... - ди Ирек Рәшит улы.
...Рәссам әйләнә-тирәне менә шулай сабыр гына күзәтә, сүзен үтемле итеп әйтер өчен, үзенә кирәкле мизгелне «эләктереп калырга» ашыга. Чөнки белә: бер генә нәрсә дә мәңгелек түгел.
* * *
Гадәттә, рәссамнар үз хатыннарын ясый. Ирик тә искәрмә түгел. Казан дәүләт мәдәният университетының театр бүлеген тәмамлап, бүгенге көндә СТДда (Актерлар йорты) режиссер П.Соколовский куйган спектакльдә төп рольне - Лизаны башкарачак Ләйсән Каюмова ире Ирик Мусин остаханәсендә дә «төп рольләрдә» дияргә кирәк. Рәссам һәм артист тудырган образлар җете дә, җитди дә, шул ук вакытта үзебезчә дә. Монда инде Ләйсәннең 90 яшенә кадәр ялт итеп үзе теккән билле күлмәкләрен киеп йөргән Саимә әбисенең образы да калкып чыккандыр. Икәүләшеп тудырган шундый эшләрнең берсе «Чүп» дип аталуына карамастан, никадәр мәгънә салынган. Чыннан да, гомер буе әни кирәк безгә. Җан ярасымы ул, әллә тән җә­рәхәтеме - аңа сыенабыз. Бармагыңа чүп керәме, авыр сүз егамы - әни кирәк.
-Хатыным белән улым Йосыфның үзара аралашканын сокланып күзәтәм. Алар арасындагы элемтәне күргән кеше генә аңлый алыр. Бөтен аналар да шулайдыр. Шәхсән үзем бала белән алай ук аралаша алмыйм. Аларның мәхәббәте кендектән үк килә. Менә шуны күзәтәсең дә, адәм баласының ни өчен соңгы сулышында да: «Әни, әнекәем, әнием», - дип үр­сә­ләнгәнен аңлыйсың. Ни өчен соң без хәл авыр бул­ганда гына «әни» дибез. Менә шуны язасым, искәр­тәсем килде, - ди Ирик.
«Ә менә ни өчен борынгы милли киемнәрдә бирергә уйлады икән?» - дисездер. «Башкача ясый да алмаган булыр идем. Чөнки мин урысларның көнкүрешен белмим. Мин үзем яхшы белгән нәрсәне генә язам», - ди ул. Чыннан да, үз телен, халкыбызның тормыш-көнкүрешен белә. Типажларын да читтән эзлисе юк.
* * *
...Рәссамның остаханәсендә шактый гына гәп­ләшеп утырганнан соң: «Нәрсә турында сөй­ләшмәдек?» - дим, аңа соңгы сүзне үзе казып чыгару мөмкинлеге калдырып.
- Мәхәббәт! - ди ул һәм рәхәт итеп көлеп ала. - Кешегә мәхәббәтсез яшәве бик авыр. Ул - яшәешебезнең нигезе. Сиңа тормышта илһам, көч биреп торган кешеләребезнең кадерләрен генә белик!..

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: